Республика яшьләре гәзите
Безнең кушымталар  
Өмет
Редакция
Фотогалерея
Кунакханә
Конкурслар
Архив
 

Әйтергә кирәк, Җиңү көненә багышланган чаралар илнең бар төбәгендә дә берничә көн алдан башланды. Шимбә көнне РФ Президенты Д.Медведев Александров бакчасында “Хәрби дан шәһәре”нең истәлекле билгесен ачты. Бу Мәскәүдәге тантаналарның башлангычы булды. Чарада Белоруссия һәм Украина президентары да катнашты.
Франция һәм Италия җитәкчеләре Николя Саркози белән Сильвио Берлускони Мәскәүдә үткән Җиңү парадына килмәде. Килә алмауларының сәбәбен алар евро зонасы илләрендәге финанс кризисы белән бәйләп аңлатты. Имеш тә алар Еврозонаның икътисади киләчәге турындагы сөйләшүләрдә катнашмый кала алмый икән. Гаҗәп. Ә менә Германия канцлеры Ангела Меркель килде. Кемгә-кемгә, әмма аңа бу чарага килү әхлакый яктан җаваплырак булуы көн кебек ачык. АКШ президенты Барак Обаманың ни өчен Мәскәүгә килмәве дә аңлашылмый. Бөек Британия белән Молдавия лидерлары да парадта булмады. Ә Белоруссия һәм Украина президентлары – Александр Лукашенко белән Виктор Янукович герой-шәһәрләр исемен йөртүче Киев һәм Минскида үзләре Мәскәүнекенә охшаш парад кабул итте.
Гомумән алганда, Җиңүгә багышланган чараларны карарга 40лап ил вәкиле килде. Парадта 10,5 мең Русия хәрбиләре белән беррәттән Гитлер Германиясенә каршы сугышта катнашкан башка ил хәрбиләре дә Кызыл мәйдан аша үтте. Чарада 161 берәмлек хәрби техника, шулай ук 127 самолет һәм вертолет кулланылды.
Шулай да Җиңү парадында иң төп кунаклар, әлбәттә, сугыш ветераннары иде. Бүген Русиядә аларның саны 4,2 миллион тирәсе генә калган. Иң яшьләренә дә – 85 яшь. Ветераннарның сафы елдан-ел сирәгәя...

Язгөл ЮНЫСОВА.

GISMETEO.RU: погода в г. Уфа