|
Имтихан тапшырасызмы?
Башкортстанның югары уку йортлары үзләренең сайт һәм стендларында 2010 елга укырга керү кагыйдәләре хакында мәгълүматлар урнаштырды.
Анда белгечләр әзерләү, түләүле һәм бюджет урыннары күләме, студентларның категорияләре (бакалаврлар, белгечләр, магистрлар) күләме хакында мәгълүмат бар. Шулай ук анда Русия Федерациясенең Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган һәрбер юнәлеш буенча кабул итү имтиханнары исемлеге дә бар. Шуның белән беррәттән һәр вуз һәрбер юнәлешкә үзаллы 3 яисә 4 кабул итү имтиханы билгеләргә дә мөмкин.
Шулай итеп, барлык вузларга кабул итү кагыйдәләре (өстәмә имтиханнан башка) бертигез.
Үткән ел белән чагыштырганда үзгәрешләр күп түгел: 1.Вузларга укырга керү этаплары өчтән икегә калган; 2. Профильле һәм профильле булмаган предметлардан вузларга үзләренә балларның минималь чиген билгеләү мөмкинлеге каралган; 3. Максатлы юллама белән керүчеләрнең саны 30 проценттан 20гә кимеде; 4. Шулай ук укырга керүчеләр 5 вузның кабул итү комиссияләренә генә документларын тапшыра ала. Бер вуз эчендәге 3 конкурста катнашырга мөмкин.
Тагын да бер яңалык: БР Мәгариф министрлыгының белем бирү сыйфатын контрольдә тоту бүлеге начальнигы Зәки Морзагалин сүзләренә караганда, сайлау имтиханнарын БДИ формасында тапшыру өчен чыгарылыш сыйныф укучысы 1нче мартка кадәр тапшырасы фәннәр исемлеген күрсәтеп, мәктәп исеменә гариза язарга тиеш.
Әйткәндәй, БР Мәгариф министрлыгында БДИ буенча кайнар линия эшли.
Телефоны: 8(347)273-20-87. Шалтыратулар 9.00дән алып 18.00гә кадәр кабул ителә.
“Башинформ” буенча
Әлфия Бикмурзина.
Республика туризмына –
яшел ут
Бүгенге көндә бу юнәлеш «БРда 2007-2009 елларга эчке, күчмә һәм спорт туризмы үсеше» максатлы республика программасына ярашлы үсә. Программа республикада югары нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле туристик комплекс булдыруны күзаллый. Комплекс Русия һәм чит ил гражданнарының төрле туристик хезмәтләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. Коллегия алдыннан министрлыкның белгечләре югарыда әйтелгән программага ярашлы туризм үсеше пробле-маларына анализ ясадылар.
Тикшерү үзәгендә республиканың Бөрҗән, Әбҗәлил, Гафури, Баймак, Белорет, Күгәрчен, Мәләвез, Туймазы, Дәүләкән, Нуриман, Архангель һәм Караидел районнары булды.
Программаны тормышка ашыру юнәлешләренең берсе – туризм тармагының матди-техник базасын ныгыту. Югарыда санап үткән район-нарның күбе-сендә турист-ларны урнаш-тырыр өчен тө-зелеш һәм рес-таврация эшләре бара.
Мәсәлән, Бөрҗән районының Мурат Тугай дип исемләнгән урынында кунакханә төзелеп беткән. «Акбузат» туристик үзәген төзү эшләре дә тәмамлана. Урындагы «Агыйдел елгасы» ял итү участогында туристик стоянкалар төзү башланган. Иске Собхангол-Морак автоюлын реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә Күгәрчен районында «Иярле Тау» ял итү туристик базасының төзелеше дәвам итә. «Иярле тау»да балык тоту, җәяүле һәм тау чаңгысы маршрутлары, кыяга менүләр оештырыла. Гафури районында, мәсәлән, «Артыш» приюты төзелгән. Имәндәш авылында да приют төзү эшләре актив бара.
Аерым территорияләрдә, башлыча, Нуриман районында, «Павлов паркы территориясендә туристик индустриянең үсеше» проекты эшләнгән, шулай ук «2010-2015 елларга БРның Нуриман муниципаль районында спорт туризмы үсеше» программасы эшләнелә. Шундый программалар БР Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме һәм контроле астында бүгенге көндә Бөрҗән, Белорет, Әбҗәлил һәм Гафури районнарында тормышка ашырыла.
Бу проектларның тормышка ашырылуы туристларның хәбәрдар булуы белән дә бәйле. Кызганычка каршы, русиялеләр, чит ил кешеләре Башкортстанның истәлекле урыннары белән таныш түгел диярлек. Кайсыбер күренекле дөньякүләм табигать һәйкәлләре рекламалары фонында республиканың туристик проектлары хакында мәгълүмат югалып кала, диләр министрлык белгечләре.
Эчке туризм продуктын Русия һәм халыкара туризм базарларына чыгарыр өчен республикабызның зур туристик күргәзмәләрдә катнашуы зарур. Мәсәлән, 2008-2009 елларда Башкортстан үзенең туристик хезмәтләрен «Интурмаркет», «МITF», «Ял-2009», «СамараТурЭКСПО» күргәзмәләрендә тәкъдим итте.
Гомум алганда, БР Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәрләре билгеләвенчә, республика-ның туризм тармагы ел саен 7-10 процентка үсә.
Күчмә туризм оештыру белән бездә 200дән артык фирма шөгыльләнә. Аларның еллык акча әйләнеше миллиард сумнан артып китә.
Керү туризмында республика күпкә аз акча эшли. Акча әйләнеше елына якынча 50 миллион сум тәшкил итә.
«Башинформ» буенча
Әлфия Бикмурзина
Гашыйк булсаң - тилермә, сихерчегә йөгермә!
Сихри көчләргә ышану кешенең күңеленә элек-электән кереп калган. Су анасы, йорт ияләре, шүрәлеләр барлыгына һич шик тумаган. Бу куркыныч затлар дөньяны, табигать күренешләрен аңларга ярдәм иткән, шуңа да, бәлки, аларны юк дип игълан итү дөрес булмас иде, әлбәттә. Әйтергә кирәк, кеше фал ачу, юраулар аша үзе дә сихри дөньяга якынаерга тырышкан. Шул сәбәптән им-том, сихерчеләрнең тылсымлы көченә ышанмаган адәм сирәк булган.
Еллар үтә. Кешелек гасырлар баскычының егерме беренчесенә атлады. Без хәзер күккә күтәреләбез, су астына төшәбез – гомумән, үзебезне җир хуҗалары итеп хис итәбез. Әмма әле дә «әби әкияте»н авыз ачып тыңлап торабыз.
Кайсы гәзит-журналларны ачма, анда шундый игълан күрә алабыз: имеш, шул да шул әби-апа сезнең бар чирләрегезне юк итәр, сөйгән ярларыгызны кайтарып, матди хәлегезне яхшыртып, бәхет-шатлык китерер. Болар барысы да бер-ике сеанс эше (һәм бу гамәл сезгә кыйммәткә дә төшмәс). Кеше табигате шундый: ул һәрвакыт киләчәген белергә ашкына. Бигрәк тә бу хатын-кызга хас. Олы яшьтәге апалар, яшь кызлар тормыш юлларында кечкенә киртәләр күрсәләр, бәхет эзләп тизрәк күрәзәчегә йөгерәләр. Тик кайвакыт «эзләнүләр» бөтенләй көтелмәгән хәлләргә китерә.
Менә шундый очракларның берсе. Илнара кечкенәдән үк им-томга ышана иде. Шуңа да егете Рәмил бер атна үзе турында белгертмәгәч, ике уйлап тормый күрәзәчегә барырга уйлый. Гәзиттән игълан табып ала һәм күрсәтелгән адрес буенча сихерче ханымга китә. Шәмнәр белән яктыртылган караңгы бүлмәдәге чәчләре тузгып беткән хатынны күреп бераз каушап кала. Күрәзәче туган каршылыкның «сәбәб»ен әйтеп тә бирә. Баксаң, кызның сөйгән егетен зәңгәр күзле кыз сихерләп үзенә караткан. Ә Илнараның «аурасын кара көчләр биләп алган»… Әгәр дә тиз арада алардан котылмаса, кыз, һичшиксез, ялгыз калачак! Сихерне юк итәр өчен төнге уникедә тылсымлы кайнатма эчәргә кирәк. Бу сүзләрдән соң Илнара аны-моны уйламыйча «кечкенә» хакка «бәхет дару»ын сатып ала.
Кайтып түземсезлек белән караңгы төшкәнен көтә. Сәгать уникене сугу белән күрәзәче кушканча куе көрән сыекчаны эчә. Сасы, әче су аның тамагын өтә, әмма нәрсә генә эшләмәссең мәхәббәт өчен! Кыз төне буе йоклый алмый боргаланып чыга. Иртән уянып китсә, янында йөзе ап-ак булган әнисен күреп аптырап кала. Ни булганын аңламый Илнара. Көзгегә барып караса, бу шеш кызның бар тәнен биләп ала. Дәваханәдә аңа «тылсымлы кайнатма»га аллергия булганын аңлаталар. Ике көннән Рәмил кайтып җитә. Кызны күреп аның да коты оча. Сәбәбен белгәч, көлми түзә алмый.
Баксаң, ул авылда чирле дәү әтисен карап яткан. Берничә көннән Илнараның әти-әнисе милиция хезмәткәрләре белән барганда күрәзәчедән инде җилләр искән була…
Хәзер Илнара үзе дә бу хәлне көлми генә исенә төшерә алмый. Үз-үзенә сихерчегә башка ышанмаска сүз биргән ул.
«Күп белгән – тиз картайган», – ди халык. Яшәү, бәлки, билгесезлек аркасында кызыклыдыр да. Шуңа да күрәзәче-сихерчеләргә барыр алдыннан тагын да бер тапкыр уйларга кирәктер. Килер көннәрегезне белергә теләп тазалыгыгыз, хәтта гомерегез белән хушлашуыгыз да бар. Алдагысы алда булсын, тормышны камчы белән кумыйк!
А. ШӘРИПОВА,
БДУның 3 курс талибәсе.
Алда әле
заман имтиханы
Быелгы чыгарылыш укучыларын алда нинди сынаулар көтә?

Чыгарылыш класс укучылары өчен икеләтә җаваплы чор якынлашты: дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм күңелгә ошаган һөнәр сайлау бурычы ул. Яшьләргә замана үзе дә катгый таләп куя: быелдан алып бердәм дәүләт имтиханы үзенең законлы көченә керде. Законга кергән икән, тәҗрибә үткән вакыттагы кебек укучыга быелдан башлап имтихан билгесенә +1 өстәлми. Хәлне кризис та катлауландырып җибәрде: ил финанс көрчегендә тыпырчынганда ничек итеп вузга укырга керергә? Бюджет урыннары барысына да җитмәячәк, түләүлеләре болай да кыйммәт иде, кризиска сылтанып тагын да югарырак сикермәсме уку хаклары?
…Бердәм дәүләт имтиханы законлы көченә керсә дә, ул һаман сәясәтчеләр белән РФ Мәгариф министрлыгы арасында бәхәсләшү предметы булып тора. Кайбер сәясәтчеләр әйтүенә караганда, БДИны һәр дүртенче чыгарылыш класс укучысы тапшыра алмый. Былтыргы имтихан нәтиҗәләре дә сөендермәде, дип белдерде РФ Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары Виктор Шудегов.
Русия Мәгариф министрлыгы исә, быел БДИның законлы рәвештә үз көченә керүе мөмкин кадәр йомшак юл буенча бара, дип тынычландырырга тырыша. Мәсә-
лән, мәктәпне тәмамлау турында таныклык алу өчен ике имтихан тапшыру яраса, вузга керү өчен өч-дүрт сынау тоту да җитә. Тест сораулары исә сыйфат ягыннан тик яхшы якка гына үзгәрә, халыкның 43 проценты БДИ белән канәгать, диләр мәгариф белгечләре. Шул ук вакытта ил Президенты тарих фәне буенча имтихан сорауларын коточкыч дип атады. Ата-аналар исә Югары судта БДИ белән канәгать булмаулары хакында бәхәс-
ләшүләрен дәвам итәләр.
Мәгариф министры Андрей Фурсенконың фикере болайрак: БДИ сораулары катлаулы түгел, зарланулар бер сәбәп аркасында гына туа — «мәктәпләрдә укучылар мәсьәләләр чишүдән туктаганнар». Балаларны исә кызганырга кирәкми: бүген алар күп дигәндә 3-4 имтихан гына тапшыралар. Элек алар 5-6лап иде һәм аларга вузга керү имтиханнары да өстәлә иде…
Ни дип бәхәсләшсәләр дә хәзер аның файдасы юк. Финанс кризисы шартларында ничек һәм кайда укырга керергә һәм дәүләт яшьләргә ярдәм күрсәтерме — менә кайда бүген мәсьәлә. Чынбарлыкта, бүгенге катлаулы шартларда дәүләт яшьләргә карата битараф булып кала алмый һәм битараф булырга тиеш тә түгел. Шуңа күрә дә дәүләтебез кризис шартларында укучы-
ларның һәм студент-
ларның уку шартларын үзгәртергә киңәш итә. Әйткәндәй, быел ил буенча 950 меңләп яшь кеше үзаллы тормыш сукмагына басарга әзерләнә.
Илгә инженерлар кирәк
Илебездә гуманитар белгечләрнең артык әзерләнелүе һәм аларның укуларын тәмамлагач эш таба алмый тинтерәүләре турында без күп тапкырлар яздык. Моның нәтиҗәсе быел ныклап сизеләчәк: вузларда икътисад һәм юрист белгечлекләренә урыннар киметеләчәк. «Бүгенге көндә без икътисадчы, юрист, педагог гуманитар белгечлекләренең нормаль эш урыннарын тәэмин итә алмауларын исбатлый алабыз», дип белдерде Русия фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко февраль аенда вуз ректорлары белән үткән киңәшмәдә. Бу белгечлекләр буенча уку йортларын уңышлы тәмамлау да эшкә җиңел урнашуга гарантия бирми. Бүгенге көндә 7,5 млн. Русия студентының 1,8 миллионы икътисадчылыкка, 750 меңе юристлыкка укый. Шул ук вакытта хезмәт базарында кискен рәвештә техник белемле белгечләр җитешми.
Ил Хөкүмәте каршындагы эксперт советы вузларның кайбер түләүле бүлекләренә 25 процент ташлама ясарга тәкъдим итә. «Бу аеруча студент сайлаган белгечлеккә бәйле булачак, — ди «Эврика» мәгариф сәясәте мәсьәләләре институты ректоры Александр Адамский. — Хезмәт базарына таләп ителгән белгечлеккә уку арзанракка төшәргә тиеш».
Һәр теләгән вузда укырмы?
Быел ил вузларында бюджет урыннарына укырга керүе җиңелрәк, чөнки укырга керүчеләр азрак булачак, дип фаразлана. Вузлардагы барлык бюджет урыннары саны 410 мең тәшкил итәчәк. Ә мәктәпләрне тәмам-
лаучылар 950 мең чамасы. Бу былтыргыга караганда 100 меңгә азрак. Былтыр БДИны «икеле»гә тапшыручылар бюджет урыннарына гына түгел, түләүле урыннарга да өмет итә алмадылар. Хәзер хәлләрнең үзгәреп китүе мөмкин —вузларда буш урыннар калса, БДИны «икеле»гә тапшыручыга да уку бәхете елмаюы ихтимал. «Быел кайбер вузлар абитуриентлар җыеп бетә алмаячак, шуңа күрә ул урыннарга «икеле» алучыларның да эләгүе мөмкин», дип раслыйлар белгечләр.
Бюджет урыннары дигәннән, бу уңайдан безнең республикада хәлләр ничек соң? БР мәгариф министры урынбасары Елена Козлова әйтүенә кара-
ганда, республикада вузлар һәм махсус урта белем бирү йортларында бюджет урыннары былтыргы дәрәҗәдә сакланып калачак. Ә менә 90 елларда балаларның азрак тууын искә төшерсәк, БДИны уңышлы тапшырган чыгарылыш класс укучыларының бюджет урын-
нарына эләгү ихтималы зур. Мәсәлән, 2008 елда республика мәктәпләрен 35 мең укучы тәмамласа, быел 30 меңләп кенә яшь кеше мәктәп тупсасыннан чыгачак. (Дүрт-биш еллар элек 11 классны 40-45 меңләп егет һәм кыз тәмамлый торган иде). Фараз-
лауларга караганда, югары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү йортларының бюджет урыннарына 70 процент егет һәм кыз керә алачак. Әлбәттә, федераль үзәк үзенең үзгәрешләрен кертми калмаячак. Ул хезмәт базарында таләп ител-
мәгән гуманитар белгеч-
лекләрнең бюджет урын-
нарын алып, заманча икътисади шартларда актуаль булган юнәлеш-
ләргә өстенлек бирәчәк.
Хаклар «туңдырыла», имеш
Югары белем алу хаклары «туңды-
рылачак». Әлеге вакытта Мәгариф министрлыгы Русия ректорлар союзы белән уку өчен түләүне сумнарда ныгыту турында сөйләшүләр алып бара. Мәсьәлә апрель ахырларына кадәр хәл ителергә тиеш. Уку хакларын сумнарда «туңдыру» тәкъдиме белән февраль башларында Русия Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Билгеле булуынча, бүгенге көндә Русия вузларында түләүле нигездә 4,5 млн. студент укый.
Бюджет урыннары кемнәргә тәтер?
Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларның буш бюджет урыннарына түләүле нигезләрдә «дүртле» һәм «бишле»гә укыган студентларны гына күчерергә киңәш итә. Хәзер түләп укыган һәр студент урын булган очракта бюджет урынына күчү мөмкинлегенә ия. Чынбарлыкта хәлләр ничек соң? Сер түгел, вузлар бу эшне зур теләк белән эшләмиләр, чөнки уку өчен түләгән акчалардан мәхрүм калулары мөмкин, дип әйтте Президент Дмитрий Медведев. Әле Мәгариф министрлыгы тыелган чараларны уставтан алып ташлаулар турында сөйләшүләр алып бара. Ягъни, мәсәлән, кайбер вузларда акча түләп укучы студент бюджет бүлегенә моңарчы өч ел «өчле»сез укыганнан соң гына күчерелә иде. Әйткәндәй, түләп белем алучы 4,5 млн. яшь кешенең 26 меңен бюджет бүлегенә күчерү турында сүз алып барыла бүген югарыда. Бюджет бүлегенә күчә алмаганнар льгота нигезендә кредит алуга (11–11,5 процентка) исәп тота алалар. Бу кагыйдә хезмәт базарында сорау белән файдаланылган белгечлекләргә һәм сыйфатлы белем биргән вузларга ныграк карый.
Аспирантурада укыйсы килә
Киләсе елда магистратурага студентларны ике тапкыр күбрәк (20 меңнән 40 меңгә кадәр) җыячаклар. Моннан тыш, аспирантлар санын да 10 меңнән 20 меңгә кадәр арттыру күзаллана. Кризиска кадәр магистратура бюджетына иң яхшы укыган студентлар гына алынып, калган теләүчеләр түләүле нигездә генә укыячак дип планлаштырылса, бу уңайдан да хәзер хәлләр уңай якка таба борылды. Дөрес, күп очракта эшкә кабул итүче өчен белгечнең магистрмы әллә бакалаврмы икәнлеге мөһим түгел. Шуңа күрә бу пункт югары хезмәт хакына дәгъва иткән инженер яки финансист урыннары өчен генә файдалы.
Мәктәпне 20 яшьтә тәмамларлармы?
Чиновниклар бәхәсләрдән һич кенә дә туймыйлар. Аларның чираттагы теш агарткан мәсьәләләренең берсе, ул да булса, мәктәптә белем бирүне 12 елга кадәр озайту. Янәсе, безгә үрнәк итеп куярлык ил дә бар — Америка Кушма Штатларында күптән шулай укыталар. Бу чараны кабул итү ихтималлыгы бик зур, дип белдерә Русия директорлар советы рәисе Яков Турбовский. «Шулай булган очракта мәктәп программасын тагын сузачаклар һәм укуы да җиңелрәк булачак», дип төшендерә ул. Закон кабул ителсә, димәк, бүгенге 10 класс укучыларының 12 ел мәктәп эскәмиясе артында утырулары ихтимал.
Кризис мәңгелек түгел бит…
Яшьләр арасында эшсезлек — хәвефле күренеш. Бигрәк тә финанс кризисы шартларында. Кем әйтмешли, кайда эшсезлек — шунда җинаятьчелек хөкем сөрә. Шуңа күрә дә дәүләт яшьләрне ничек булса да мәктәп яки вузларда озаграк тоту җаен карый. Кызганычка каршы, БДИның законлы рәвештә үз көченә керүе финанс кризисы белән бергә туры килде. БДИдан «икеле» алганнар нишләрләр? Алар өчен вузларның гына түгел, колледж – техникумнарның да ишекләре ябык булачак бит. Бу бердәм дәүләт имтиханы белән бәйле өр-яңа хәл. Миллионнарча эшсезләр сафына басарлармы? Кризис шартларында яшьләргә нишләргә? Яшьләргә үзләрен табар, киләчәккә өмет-ышаныч белән карар өчен ни беләндер мәшгуль булырга кирәк. Яшьләрнең киләчәге өчен бүген мәгариф системасы гына түгел, дәүләт тә җаваплы булырга тиеш.
Ә кризис кайчан да булса бетәр бит…
Резеда Кадикова.
Җырлыйлар
туган телдә
Шәһәрдә
үскәннәр күп дигәндә балалар бакчасына йөри башлаганчы
гына татар телендә сөйләшә. Аннары оныта, я онытканга
салыша. Бигрәк тә Уфа яшьләре шулай кыланган була. Тик
барысы да түгел...
Эльвира Камаева белән Айгөл Бикчурина татарча сөйләшеп
кенә калмый, татарча җырлый да әле. Кызлар БДПУның татар-инглиз
бүлегендә 3 курста укыйлар. Күптән түгел Казанда татар
студентлары арасында үткәрелгән "Ягымлы яз"
җыр бәйгесендә катнашып, 3 урын алып кайттылар.
Уфаның 65 санлы гимназиясендә укыганда ук "Чияләр"
җыр ансамбленең солистлары булган алар. "Беби-шлягер"да
катнашып лауреат булгач, 12 яшьлек Эльвираны вакытында
югары рейтинглы телетапшыруларның берсе булган "Утренняя
звезда"га чакырганнар. Ул анда татар халык җыры
"Тәфтиләү"не башкарып, уңыш казанган.
Мәскәүдә, Санкт-Петербургта чыгыш ясап кына калмаган,
хәтта Финляндиягә барып чыккан кызлар җырлый-җырлый.
Казанга да беренче генә барулары түгел. әмма төбәкара
фестивальдә катнашып, илнең төрле почмакларыннан җыелган
студентлар арасында чыгыш ясап, бүләкле урынга ия булуларына
сөенеп бетә алмыйлар.
Өйдә, урамда татарча сөйләшеп йөрү бер хәл ул, ә югары
уку йортының татар бүлегендә уку, өстәвенә, татар җырлары
белән фестивальләрдә катнашу — бөтенләй икенче. Бигрәк
тә шәһәр яшьләренә авырга туры киләдер. Кызлар елмая.
— Җиңел түгел, билгеле. Уфада барысы да үзара урысча
сөйләшә бит. Кибеткә керсәң дә, кинога барсаң да шул.
Дуслар белән дә урысча аралашырга туры килә. Ләкин безгә
берәү дә "татар бүлегенә укырга барыгыз",
димәде. үзебез сайладык. Без бит татарлар, — ди алар.
Җырлы яз
Һәр яз, март-апрель айларында "Студент язы"
республика фестивале үтә. Анда катнашмаган бер генә
уку йорты да калмый диярлек. Быел да 18 вуздан 40 меңгә
якын студент чыгыш ясаган. Фестивальнең йомгаклау концерты
"Химиклар" мәдәният сараенда үтте.
Быелгы җыр-бию бәйрәме башка еллардан аерылып торды.
Чөнки анда республика Президенты М. Рәхимов, БР Хөкүмәте
Премьер-министры
Р. Байдәүләтов, аның урынбасары, БР мәдәният һәм милли
сәясәт министры И. Илешев катнашты.
Фестиваль мәдәният сарае каршындагы мәйданда башланып
китте һәм шау-гөр килеп, сәхнәдә дәвам итте. Һәр чыгышның
нигезенә дуслык һәм бердәмлек идеясе салынган иде. БДАУның
— "Шатлык", БДУның "Ирәндек" бию
ансамбльләре һәрвакыттагыча "сәхнәдә ут уйнатты".
Алардан Бөре социаль педагогия академиясе студентлары
да калышмады.
ә җырга килгәндә УДНТУ студенты Давид Саркисянцка тиңләшүчеләр
булмады. БДУның Нефтекама филиалыннан "Глория",
СДПАдан "Нәүрүз" татар вокал ансамбле, шулай
ук "Савни" чуваш ансамбле дә көчле алкышларга
күмелде.
Билгеле, халык биюләре белән беррәттән, яшьләрнең яраткан
эстрада биюләре, хореографик композицияләре дә читтә
калмады.
Кыскасы, студент чакның шаккатмалы күңелле, рәхәт, бәхетле
мизгел булуын тагын бер кат исбатлады фестиваль!
үз юлыңны үзең ач
Биш ел китап тузаны иснәп, каләм карасы бетереп утыруларыңның
заягамы-файдагамы булганын кулыңа диплом алып, эш эзләргә
чыккач ачык аңлыйсың. Кая барма, синең "катырка"ңны
түгел, стажыңны сорыйлар. ә ул кемдә генә бар инде?
әнә шуңа күрә соңгы араларда еш кына 91 елларны сагынып
искә алалар. Ул чакны диплом белән бергә кичәге студент
кулына юллама да тоттырганнар бит. Мә һәм тиешле берничә
елыңны эшләми, каядыр китү турында уйлыйсы да булма.
Нишләсеннәр бахырларың, елый-елый сумкаларын тутырып,
күз күрмәгән якка эшкә киткәннәр. ә хәзер шуны сагынып
утыр, имеш. Утырырлык шул хәлләр. Чөнки диплом алганда
өч кешенең берсе кая барачагын күз алдына да китерми.
Бер суга ике тапкыр кереп булмый, әмма дә ләкин Русия
вузларында Яшь белгечләрне эшкә урнаштыру үзәкләре булдырмакчылар.
Һәр уку йорты әзерләп чыгарган белгече өчен җавап бирсен
өчен. әмма быел 5 курсны тәмамлаучыларга аның файдасын
күрү бәхете тәтемәс әле. үзләренә ишекләр кагарга туры
килә. Аларга киңәш рәвешендә генә бер кәлимә сүз әйтәсе
килә.
Беренчедән, стажым юк дип өметеңне өзмә. Юк-юк инде,
булмаган әйберне кайдан аласың? Аның каравы, синең яшьлегең,
матурлыгың, дәртең бар. ә бүгенге көндә яшьлек зур плюс.
Офисларда, төрле фирма, оешмаларда, хәтта кибетләрдә
кемнәр елмаеп каршы ала: яшь егетләр һәм кызлар. Син
алардан киммени?
Икенчедән, кайдадыр башка бер оешмада тәҗрибә туплап,
сыртын каезлап килгән белгечкә караганда син чиста кәгазь
сыман. Бу оешма үзенә кирәк кадрны әзерли ала дигән
сүз. Димәк, тагын бер плюс.
Өченчедән, җитәкчеләрнең үз кулы астында "үскән"нәргә
ышанычы зуррак була. Тик эшкә урнашырга җыенганда күпчелек
яшьләргә хас хатаны кабатламаска кирәк. Кү-үп итеп эш
хакы сорамаска. Ишектән кермәс борын акча сораган кандидатураның
шанслары очарга маташкан Икарныкы белән бер. Эшлеклеләр
дөньясында "тәүдә үзеңне күрсәт, аннан эш хакы
сора" дигән принцип яши. Яшәр урының бар, ашарлык
хезмәт хакы вәгъдә итәләр икән, ризалаш. Тәүдә бераз
билеңне кысыбрак бәйләп торырга туры килер. әмма үзеңне
яхшы яктан күрсәтә алсаң, үзләре хезмәт хакыңны күтәрер.
Тик, зинһар, шуны онытма, бер җирдә дә, беркем дә сине
колагыңнан тартып үстермәячәк. (Блатың булмаса, әлбәттә.)
Шуңа күрә үз өстеңдә туктаусыз эшлә. Беренче эш урыныңда
үсәргә мөмкинлек юк икән, һич борчылма, икенчесенә күчәрсең.
Ул вакытка синең тәҗрибәң тупланган була бит инде.
Һәм соңгы киңәш: кыю бул! Бу тормышта кыюлар гына үзләренә
юл ача.
Артистлар имтиханы
Бишенче курсны тәмамлаучылар студент булуның
соңгы көннәрен кичерә. Бер яктан бу зур сөенеч булса,
икенче яктан бераз моңсу да. Ни дисәң дә, биш ел буе
бергә "ут-су" кичкән якын дусларыңнан аерылуы
ансат түгел. Күпләр инде соңгы дәүләт имтиханнарын тапшырган,
бары тик гыйльми хезмәтен генә яклыйсы да, кулга диплом
аласы... ә менә сәнгать академиясендә эшләр башкачарак.
Биредә укучылар да курс эше яза, теоретик имтиханнар
тапшыра, ләкин моның белән генә эшләре чикләнми әле
аларның. Иң мөһиме, жюри (алар арасында танылган артистлар,
сәнгать әһелләре дә була), укытучылар һәм тамашачылар
алдында чыгыш ясау. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа
дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетында быел
яшь актерлар белән беррәттән, эстрада артистлары бүлегенең
тәүге карлыгачлары да кулларына диплом ала. Дүрт ел
элек кенә ачылган бу яңа бүлек унбер яшь белгечне Башкорт
дәүләт филармониясе өчен махсус әзерләде. Алар узган
атнада гына биш көн буена сәхнә түрендә имтихан тотты
— концерт-спектакльләр белән чыгыш ясады. Шуларның иң
чагуы һәм истәлеклесе — бөек шәхес Шәехзадә Бабич рухына
багышланган әдәби-музыкаль композиция булгандыр. Сценарий
авторы, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Таңчулпан
Бабичева сүзләре буенча, бу тамаша студентларга профессиональ
белем тупларга зур мөмкинлек биргән. Алар нәкъ шушы
әсәр белән БДУ, БДПУда чыгыш ясаган, Дүртөйле, Дәүләкән,
Зилаер районнарына гастрольләргә барган.
Бүген яшьләр дүрт ел буе белем туплаган академиясе белән
хушлаша, әмма сәхнә белән түгел. Араларыннан киләчәктә
республикабызның горурлыгы булып торырдай бөек шәхесләр
дә чыгар, бәлки, кем белә!
Лилия ШАКИРҖАНОВА.
үзеңә
ышанырга кирәк
"Шәһәр
— зур көч ул, куркыныч көч". Бәхет эзләп чыгып
киткән авыл баласын "изәргә" генә тора. Начаррак
киенгән, кыюсызрак атлаган берәрсен күрсәләр, "авыл
баласыдыр инде" диләр. Дөрес, күп очракта алар
хаклы була. Шуңа күрә "авыл баласы" мөһереннән
котылырга те-ләүчеләр җитәрлек. Ләкин авыл баласының
да зур уңышларга ирешә алуын исбатлаучылар да юк түгел.
Гөлшат Рамазанова — "чи" колхозчы гаиләсендә
туып үскән төпчек кыз. Тумышы белән Илеш районы Иштирәк
авылыннан. Карабаш мәктәбен тәмамлагач, укытучы һөнәрен
сайлап, БДПУга имтихан тота. Авыл кызларының 80-90 процентының
биографиясе шулай башлана: мәктәп, вуз (гадәттә филфак)
һәм шәһәр балалар бакчасында тәрбияче. әлеге язылмаган
канунга буйсынмый читкә тайпылыр өчен үзеңдә зур көч
табарга кирәк. Гөлшат тапкан. Шуңа күрә бүген ул Уфа
медиатөркеменең бер тармагы булган РенТВ Уфа каналында
PR менеджер булып эшли. Бу медиатөркемгә шулай ук Европа+,
Шансон, Ретро FM, Хит FM радиолары, "Стольник"
журналы, "Рекламная газета", "Евразия"
гәзитләре карый. Никадәр киң челтәр икәнен күз алдыгызга
китерәсездер. Андый җиргә "блат"сыз кереп
булмый кебек. Ләкин... Гөлшат эшен интернет аша эзләп
тапкан, үзенең резюмесын җибәргән һәм аны әңгәмәләшүгә
(собеседование) чакырганнар. Өч әңгәмәләшү үткәргәннән
соң, бер урынга егермедән артык кеше арасыннан сайлап
алганнар аны.
Укытучы дипломы алган кешенең генә башы җитәрлек эш
түгел. Гөлшат та өстәмә әллә ничә курсларга йөргән:
пионервожатыйдан башлап компьютер, медиахолдинг курсларына
кадәр. Машина йөртү өчен "права"га да күптән
укып куйган инде ул.
— Бу тормышта "блат" түгел, баш белән тел
һәм үз-үзеңә ышаныч кирәк. ә минем үземә ышанычым "Айдар"
җыр студиясендә пресс-атташе булып эшләгәндә артты.
Кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә дә шунда өйрәндем,
—ди Гөлшат.
Хәзер менеджмент, я булмаса, җәмәгатьчелек белән бәйләнеш
буенча белемен камилләштерү өчен читтән торып укырга
керергә җыена. Тирә-яктагылар "Савымчы баласының
да кулыннан килә" дигәнче тырышачак ул.
— Күп очракта гади авыл баласы үз көченә ышанмый юкка
чыга. Ләкин без барыбыз да тигез яратылган. Тормышта
нәрсәгә дә булса ирешер өчен тырышырга, үзеңә ышанырга
һәм калганнарны да ышандырырга кирәк. Һәм, иң мөһиме
— оптимизм.
Дөрес әйтә бит Гөлшат, кемнең пессимист миллионер турында
ишеткәне бар?
Эльмира ИБРАҺИМОВА.
Асрамага
биргәнче
Телевизордан ятим балаларны күрсәтә башласалар, җаннар
өши. үз нарасыен язмыш куенына ташлап китүчеләр артканнан-арта
шикелле. Ташландык балалар язмышын җиңеләйтергә тырышып,
патронат тәрбиясе уйлап таптылар. Бер карасаң, бик изге
эш. Сабыйлар гаиләнең нәрсә икәнен белеп, гаилә җылысын
тоеп үсә. Аларны үз кочагына алып, туңган йөрәкләрен
эретергә әзер аналар да бар. Алар алдында баш иям. Ләкин
әллә законында төгәлсезлекләр бар, әллә детдом җитәкчеләре
намус белән эшләми, белмим, тик соңгы арада ятим балаларны
акчаларына була гына алучылар күбәя. Ана кешегә — 2500
сум хезмәт хакы, балага 4000 сум пособие түләнә, ди,
бит. ә авыл җирендә бу әз акча түгел. Аннары үсмер бала
булса, эшләтергә була. үзендә 5-6 бала булганнар шуңа
гына ала да инде аларны. Мин боларның барысын да күктән
алып язмыйм. Безнең авылда гына да әллә ничә бала алдылар.
Шулар арасыннан берәр гаиләне яхшы, халык арасында мактаулы
дип әйтеп булса икән! Ул балаларны асрамага бирәләр
икән, нигә гаиләләрне тикшермиләр башта? Нигә күрше-ләреннән
сораштырмыйлар? Алардан хезмәтче ясыйлар бит. Болай
да язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны кем якларга
тиеш? Нигә хөкүмәт күзен йомып аларны асрамага тарата?
Асия ҖиҺанурова.
Чәчен
генә булсын башыңда
Безнең
сөйләштә "чәч толымнары" дигән төшенчә көннән-көн
сирәгрәк яңгырый. Толымнары киселгәч, сүзе нигә кирәк
инде.
әмма кайберәүләр уйлаганча, бу яшьләрнең иренүеннән
килми. Алар нибары яңалык эзли. Хәтта үз башларында
да. Шуңа күрә аны тәҗрибә участогына әйләндереп бетерәләр:
буйыйлар, кисәләр, бөдрәләтәләр, турайталар... Ниләргә
генә барып җитмәс иде микән яшьләр, аларга ярдәмгә парикмахерлар
килмәсә.
Гөлназ Дәүләтшина белән Надежда Агафонова әнә шул фантазияне
эшкә җигәргә мөмкинлек бирүче һөнәр ияләре. Икесе дә
Уфа кызы. Студент шәһәрчегендә урнашкан "Виола"
чәчтарашында эшлиләр. Шуңа күрә клиентлары да, нигездә,
студентлар.
— Һәр кешенең киенү стиленә, имиджына карап, киңәш бирергә
тырышабыз. Башларында чәчләре генә булсын, ә прическасын
уйлап табарга була, — дип көлешә кызлар. Көлкесен көлке
белән, ләкин күпләрнең чишмә суына өйрәнгән чәчләре
Уфаның хлорына күнегеп китә алмый, коелырга тотына.
Аларны карарга кирәк. Моңа карата, Гөлназ үзенең күзәтүләреннән
чыгып, кызыклы ачыш ясаган. Егетләр кызларга караганда
да чәчләренә зуррак игътибар бүләләр һәм чәч өчен маскаларның
рецептын да күбрәк беләләр икән.
Баш чәч йөртер өчен генә кирәкми, билгеле. әмма чәчең
булса, яхшырак инде. Баш миенә җылырак була.
Эльмира ИБРАҺИМОВА.
УДАТУ
яңарышлар юлында
2007
елны УДАТУ үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу
ел уку йорты һәм 20 меңләп студент өчен, чынлап та,
яңа ачышларга, уку һәм фәнни-техник тикшеренүләр мәсьәлә-
сендә биекләргә үрләү өчен яхшы ел булды. ә юбилей елының
иң мөһим яңалыгы — югары уку йортының «Мәгариф» милли
проектында җиңеп чыгуы.
Шулай ук фән казанышлары буенча да ул алдынгылар рәтендә.
УДАТУ 70 еллардан ук югары уку йортының киләчәккә максатын
билгеләгән: «Фән — сыйфатлы белем нигезе».
Бүген уку йортында фәнни-инновацион комплекс (УНИК)
булдырылган, монда төрле фәнни-тикшеренүләр алып барыла.
әлбәттә, бу фәнни-техник ачышлар ясар өчен суперкомпьютерлар
кирәк. Чөнки гади компьютерда андый зур масштаблы әйберләрне
исәпләп чыгару бик авыр һәм озак. Бүгенге көнгә УДАТУда
Уфа 13-15 террафлоклы суперкомпьютерны җыю эшләре тәмамланып
килә, ул Русиядә иң яхшы суперкомпьютер буларак танылган.
Аны студентлар укытучылары ярдәме белән җыйган. Суперкомпьютер
киләчәктә студентларга профессиональ пакетлар, программалар
белән эшләргә ярдәм итәчәк. Шулай ук проектта җиһанга
фәнни-гыйльми микро-спутник җибәрү каралган. Бу — Җир
орбитасында икенче студентлар спутнигы (беренчесе МДУның
«Татьяна»сы).
Студентларның актив катнашлыгы белән искитәрлек ачышлар
ясап булачак. Мәсәлән, алар табигать стихияләрен, төрле
янгыннарны, җир һәлакәтләрен, тирә-як мохитнең пычрануын,
һава торышын алдан хәбәр итә алачак.
Инновацион технологияләр, фәнни-тикшеренүләр уку барышында
киң кулланыла. Шуңа да, УДАТУга җиңүче буларак техник
җиһазлар алуга, укытучыларның квалификациясен күтәрүгә
ике ел буена 583 миллион сум акча бүленәчәк.
Уку йортының тагын бер үзенчәлеге бар: мондагы китапханәдә
укучылар электрон каталогтан файдалана ала. Шулай ук
китапларны бернинди чиратсыз Интернет аша да эзләргә
мөмкин. Бу бик уңайлы.
УДАТУ дөнья күгендә танылды, башка уку йортлары арасында
да бер баш югары күтәрелде.
әминә Еникеева.
Алда
максат булсын
Мин
кичә генә мәктәп укучысы идем, ә бүген инде менә БДУның
журналистика факультетында укып йөрүче 1 курс талибәсе.
Кайчандыр бары тик хыял гына булып торган һөнәремне
үзләштерәм. «Булдыра алмассың, «блатсыз» хәзер уку юк,
нигә сиңа журналистика?» дип тә әйтүчеләр булды, тик
мин барыбер куйган максатларыма ирешү юлын эзләдем.
Бер остазымның әйткән сүзләре һаман да исемдә: «Иң мөһиме
— үз-үзеңә ышану. Кешенең уңыш юлының 99 проценты аның
тырышлыгына һәм бары тик 1 проценты аның талантына бәйле,
онытма», — дигән иде ул. Онытмадым. Бүгенге укучыларга
да үзләренә ышанырга, булачак һөнәрләрен бүгеннән үк
ялгышмыйча дөрес сайларга киңәш итәр идем. әйе, була
ул шундый бер вакыт: башыңа төрле уй-сораулар тула.
Мәктәптән китеп ычкынырга берничә генә көн калганда
да «нинди һөнәр сайларга һәм кая юлланырга?» дигән сорауларга
җавап эзләүчеләр була.
Дуслар, итәгегезгә ут капканын көтеп тормагыз, бүгеннән
хыялларыгызны барлагыз, максатлар куегыз. Һәм шуларга
таба атлагыз.
Гөлназ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
БДУ талибәсе.
Бишбүләк, Елбулактамак.
Без
укыйбыз
Студент еллары шундый чак икән ул:
лекцияләр вакытында тыныч кына укып, язып йөрисең, театр,
киноларга барып көн үткәрәсең дә, семинарлар, имтиханнар
җитү белән ыгы-зыгыга чумасың. Кемдер китапханәгә йөгерә,
кемдер язмаган лекцияләрен күчерә. Уку залларында да
чиратлар тезелә. Мин — БДУның 1 курс талибәсе, тәүге
сессияләр тапшырганчы уку залларына, китапханәләргә
юлны өйрәндем.
БДУның җиде китапханәсе бар икән. Шуларның өчесе университетның
үзендә, калганнары башка корпусларда урнашкан. Һәм шулай
ук биш уку залы бар. Һәрбер факультетның үз уку залы
булу бигрәк уңайлы. «Студентлар кайчан китапханәләргә,
уку залларына күбрәк йөриләр?» дигән сорау белән кайсы
гына китапханәчегә мөрәҗәгать итмә, барысы да «сессия
вакытында» дип җавап бирә. Хрестоматияләр, дәреслекләр
шул чакларда аеруча кадерле булып китә икән. Озын чират
торып, китап алуларның ни икәнен үз җилкәмдә татыдым
мин хәзер.
Шунысы гына сәер: сессия үткәч, бу кыенлыклар онытыла.
Уку заллары бушый төшә. Чиратлар кими...
Студентлар киләсе сессиягә кадәр «ял итә», күрәсең...
Зөлфия ЙОСЫПОВА,
БДУның 1 курс талибәсе.
Кем
пешерә, кем төзәтә...
Күптән
түгел Уфа механика-технология колледжында үткән ачык
ишекләр көнендә башкаланың бик күп мәктәпләреннән, әлшәй,
Благовар районнарыннан һәм башка төбәк-
ләрдән укучылар җыелды.
Уфа механика-технология колледжы — абруйлы уку йортларының
берсе. Монда хисап эшенә, икмәк, кондитер эшләмәләрен
пешерү, сөт, сөт продуктларын саклау, электр һәм электр-механик
корылмаларны карау һәм хезмәтләндерү серләренә өйрәтәләр.
Колледждагы уку тәртибе, белгечлекләр белән якыннан
таныштыру өчен уку эшләре буенча директор урынбасары
Елена Радик кызы Верещагина һәм өстәмә профессиональ
белем бирү һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе вазыйфасын
башкаручы Лариса Гаян кызы Вәлинуровага сүз бирелде.
Уфа механика-технология колледжы да заман сулышы белән
атлый. Быелгы уку елында ике яңа юл: гомум туклану һәм
электр корылмаларын хезмәтләндерү буенча белгечлек барлыкка
килгән. Уку йортының кондитер цехы, остаханә бүлмәсе
бар. Моңардан тыш, төрле оешмалар белән килешү нигезендә
хезмәттәшлек итә — практика вакытында күп нәрсәгә өйрәнәләр
студентлар.
әлеге уку йорты спортка зур игътибар бирә. Укучылар
төрле ярышларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннарны
алып торалар. Европада танылу яулаган дөнья чемпионы
Максим Чудов та әлеге уку йортында белем алган. Колледж
аның белән горурлана. Уфа механика-технология колледжы
дипломына ия булучылар укуларын колледж белән бер бинада
урнашкан Ырынбур дәүләт университетының Уфадагы филиалында
дәвам итә ала.
Ачык ишекләр көне мәгълүмати яктан бай, кызыклы үтте.
Ләйсән Базикеева.
Автор фотосы.
Кулларыннан
килә
Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясендә
"БДД-32: Быть, Думать, Действовать" дип исемләнгән
фотокүргәзмә оештырылды. "Aca-
demia" галереясендә сигез студентның эше урын алды.
Булачак дизайнерларның һәркайсы безнең гади, әмма шул
ук вакытта күпкырлы һәм серле дөньябызга үз карашын
белдерергә омтылды. Фотосурәтләрдә портретлар да, вакыйгалар
да, шәһәр пейзажы да чагылдырылган. Шунысы кызык, фотода
сурәтләнгән урыннарны күпләр таный, әмма үзе өчен яңа
яктан ача. Бу студентларның, чыннан да, талантлы булуын
күрсәтә. Профессионал дизайнер рәссам да, фотограф та,
компьютер остасы да һәм шул ук вакытта яңалыкны күрә
һәм башкаларга күрсәтә белә торган иҗат кешесе дә булырга
тиеш.
ә. әҺлиуллина.
Беләсегез
килсә…
12 мартта Мәскәү дәүләт техник университетына ректор
сайлаганнар. Хәзер илнең алдынгы вузларының берсе белән
Русиядәге иң яшь ректор җитәкчелек итәчәк. Андрей Николаенкога
нибары 30 яшь. Ул үзе шушы уку йортын тәмамлаган.
Аннан соң РФ Президенты каршындагы Русия дәүләт хезмәте
академиясендә укыган. Икътисади фәннәр буенча диссертация
яклаган. 2006 елдан МДТУның икътисад һәм финанслар буенча
проректоры булып эшләгән. Сайлаулар барышында ул 70,4
процент тавыш җыйган.
Менә бит! Тырышкан кешеләр булдыра!
"Зур
кешеләр" кайда укый?
Санкт-Петербургның юридик факультеты
безнең илдә иң популяр урындыр. Чөнки вакытында анда
Керенский, Блок, Гумилев, Зощенко, Дягелев, Рерих, Стравинский
укыган. Путин, Медведев, Миронов, Козак, Коновалов,
Греф исемнәре дә шушы факультет белән бәйле.
Хөкүмәт өчен кадрлар әзерләү анда өзлексез бара. 2000
елның иң яхшы студенты әллә кайчан Президент Аппаратында
эшли башлаган инде.
90 елларда бу факультетның "тышкы кыяфәте"
кызыгырлык булмаган: салкын, түбәдән тамчылар тамган.
ә хәзер "чәчәк ата". Сорбоннадан килгән бер
укытучы андагы китапханәгә эләккәч, хәтта елап җибәргән
дип сөйлиләр. Чөнки дөнья бетереп эзләгән китабының
оригиналын тапкан.
әлеге факультетта укытучылар өчен генә түгел, аспирантлар
өчен дә аерым кабинетлар бар. Укытучыларның хезмәт хакы
исә 1000 доллардан башлана.
|