|
Студент ахирәтләр
Күптән түгел шаулап-гөрләп узган Башкорт дәүләт университетының 100 еллыгы күпләрнең күңелен кузгатты. Белем учагының барлык шәкертләре берьюлы башкалага килеп очрашып бәйрәм итә алмасалар да, алар гәзит, телевидение, радио аша юбилей турында һәрдаим хәбәрдар иде. Алай гынамы, университет юбилее студент ахирәтләр, ахирләр арасында сагыну тойгыларын көчәйтеп, янә күрешүләргә бер сәбәп тудырды.
Бөек Ватан сугышыннан соң җимерек илне аякка бастыру чоры. Юклык, хәерчелек, ятимлек, авыр тормыш… 1948нче ел. Шулай да гыйлемгә сусаган яшьләр өчен югары уку йортларының ишеге ачык. Бәхеткә, Земфираның әтисе укытучы Сәгыйть абый биш ел буе немецларга каршы сугышып яудан исән кайта. Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган кызның әти-әнисе кебек бик тә укытучы буласы килә. Бу теләк Земфира Шәрәфетдинованы Тими-
рязев исемендәге педагогия инсти-
тутының (хәзерге Башкорт Дәүләт университеты) химия-биология факультетына алып килә. Гомерлек ахирәте Чакмагыш районы Яңа Коты авылы кызы Раяна Дәүләтшина белән шушында таныша да инде алар. Йомры гәүдәле, тыныч холыклы, гаҗәеп сөйкемле Раяна һәм юкарак гәүдәле, яңгыравык тавышлы, ачык күңелле Земфира бер-берсен бик тиз иш итә. Институтта бер парта артында утыралар, Тукай урамының аскы өлешендә Ырынбур переправасы янындагы тулай торакта бергә торалар. Бер бүлмәдә биш кыз. Калган өчесе югары курслардан. Торак ташкүмер ягып җылытыла. Кызлар чиратлашып мичкә яга, су кертә, бүлмә җыештыра, кичләр буе тырышып-тырышып дәрес хәзерли. Вакытның күп өлеше институтта, дәресләрдән соң республика китапханәсендә үтә. Студентлар төрле түгәрәкләргә йөрергә дә вакыт таба. Еш кына институтның тамаша залында студентлар өчен кичәләр уздырыла, язучылар, сәнгать әһелләре белән очра-
шулар үткәрелә. Ә кайчакта М. Гафури исе-
мендәге театрда барлык югары уку йортлары студентлары җыела. Алар өчен театр артистлары чыгыш ясый.
Студентлар инсти-
тутның ашханәсендә төшке ашны ашый: бу, нигездә, тары боткасы һәм шикәрле чәй. 1948-1950 елларда ипигә карточка системасы кертелә. Көненә һәр студентка 400 грамм ипи. Авылдан күтәреп алып килгән бәрәңге бераз булса ярап куя. Ләкин авыл-
ларына да бәй-
рәмнәрдә генә кайта кызлар. Автобус-ма-
шиналар аз. Кушнаренко районы Әх-
мәт авылына кадәр җәяү ике көн кайтырга кирәк. Бе-
ренче көн-
не Шәрипкә кадәр генә кайтып җитеп була. Ә Чакмагыш кызы Раянага авылына кайтып җитү өчен өч көн вакыт таләп ителә. Кызлар юлга чабатадан чыга, чөнки институтка киеп йөри торган аяк киемен юлга әрәм итәргә ярамый.
Авылга кайтып булмаса, шул 400 грамм ипи белән көн итәсең инде. Кайберәүләр аны сатып, кинога керү юлын да әмәлли. Әнә шулай итеп, моннан 60 ел элек тә югары белем алырга тырышкан адәм баласы. Елларның авырлыгына карамый бердәм, тату, ярдәмчел булган алар. Югыйсә, 56 ел үткәннән соң, инде сигезенче дистәне тутырып килүче ике ахирәт очрашабыз диеп канатланыр идеме?
Земфира Шәрәфетдинова укыткан Тәтешле районы, Югары Кодаш авылына Чакмагыш районы Иске Калмаш авылы мөгаллимәсе Раяна Дәүләтшина килде. Ике ахирәтнең соңгы тапкыр күрешүләренә 30 ел вакыт узган. Дулкынландыргыч очрашу мизгелләре…
Икесе дә озак еллар химия-биология укыткан. Дүртәр бала тәрбияләп үстереп, югары белем биргәннәр. Икесенең дә тормыш юлдашлары – педагоглар, озак еллар мәктәп директоры, башка җитәкче эшләрдә эшләүчеләр. Икесе дә пар канатлы.
– Инде сигезенче дистәне тутырабыз. Ә йөрәкләр унсигез яшьтәге кебек. Тормыш булгач, еш очрашып булмады. 56 ел буе ике арада хатлар йөреде, – ди алар.
– Сез бик катлаулы чорда укыгансыз. Элекке студент нинди иде? – дип кызыксынам.
– Безнең чорда студентлар шулкадәр тырыш иде. Авыл мәктәбен тәмамлап килүчеләргә урысча уку авыр булганлыктан, урысча төшенчәләрне ятларга туры килә иде. Барлык студентлар да стипендия алырга дип тырыша иде. Чөнки башка акча килер җир юк. Укуга шулкадәр җитди караш булды. Дәрес калдыруны белмәдек. Лекцияләрдә укытучының авызына керердәй булып утыра идек, – диләр алар.
– Ә кайсы преподавательләр күңелегезгә кереп калды соң? – дигән сорауга ханымнарның күзләре очкынланып китә:
– Кураторыбыз Тея Адамовна Эмих. Милләте буенча немка, безнең якларга эвакуацияләгәннәр аны. Химия-биология факультеты деканы Чанышев Рөстәм Мөхәммәдъяр улын хөрмәт иттек, – дип хәтер дәфтәрен ача Раяна ханым.
– Ә иң шәп укытучыларның берсе умырткалылар зоологиясе буенча профессор Михаил Яковлевич Соколов иде. Аның лекцияләре лекция генә түгел, чын мәгънәсендә театр. Соколов дәресләренә хәтта башка факультет студентлары да кереп утыра иде, – дип сүзгә кушыла икенчесе.
– Ә хәтерлисеңме, Земфира, берзаман Соколов сине лекциядән чыгарып җибәрмәкче булды? – дип елмая Раяна ханым. – Син бит артык яшь күренә идең. Ул сине бала-чага дип белде. Без дәррәү: “Она же студентка!” – дип кычкыргач, Михаил Яковлевич бөгелеп-сыгылып гафу үтенде.
Алар инде гомерләренең чуак көзендә. Бирешергә уйламыйлар да, гөрләтеп дөнья көтәләр, үзләре эшләгән мәктәпләрдә алар – кадерле кунак, авыл-күршедә – абруйлы мөгаллимә, гаиләдә – ышанычлы тормыш иптәше, әни, дәү әни.
– Алда гомерләр булсын. Без әле тагын сагынышып очрашырбыз. Без һаман да студент ахирәтләр, – диләр алар.
Ләйсән КӘШФИ.
Тары
Бу хәлне ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә язарга булдым. Гомер узган саен һич оныта алмыйм.
Каһәрле канкойгыч сугышның өченче елы, бу елларда авыл халкы, бигрәк тә ир-ат күзгә күренеп азайды.
Кулына корал тота алганнар барсы да фронтта. Кешеләр генә түгел, атлар да калмады. Башкорт кавалериясенә йөзгә якын иң яхшы атлар озатылды. Бәләкәй генә Яңа Йомран авылыннан 49 яугир чит илләр җирендә мәрхүм булып калды.
Сугыш кырларыннан шатлык-
лысына караганда, хәбәрләрнең кайгылылары күбрәк килде. Авырлыкларның иң зуры авыл халкына төшкәндер. Авыл хуҗалыгына кагылышлы бар эшләр олы яшьтәге аксакаллар, тумыштан инвалид агайлар, әби-апалар, яшүсмер балалар өстендә калды.
Ничек кенә авыр булмасын, авылдашларым изге бурычны намус белән үтәп чыктылар. Бер генә гектар җир дә сөрелмичә, чәчелмичә, урылмыйча калмады ул дәһшәтле сугыш елларында. Бәйләнгән көлтәләрне кыш буе молотилкаларда суктылар, йөкләмәләрне намус белән үтәп чыктылар.
Безне, бала-чаганы да, читкә типмәделәр. Басудагы чүп үләннәрен без утадык. Бригадир үлчәп бирә дә китә, ә без нечкә генә хәлсез бармаклар белән 30-40 градус эсседә басуда чүп үләне белән көрәшәбез. Көне буе эшлибез, ә бит безгә нибары 7-10 яшь иде ул вакытларда. 1943 елның язы аеруча хәтергә сеңеп калды. Без үзебез бик нык ачыкмадык, ни дисәң дә, көн дә бер мәртәбә умач эләгеп торды. Чәрмәсән дә бик балыклы елга – балык та эләккәли иде.
Көннәрдән беркөнне әнием: «Улым, Талбазыга барып килик әле, авылда ниндидер фаҗигале хәл килеп чыккан», – дип, мине үзе белән чакырды.
Барып кайтыйк, диюе генә җиңел, ул юл бер якка гына 7 чакрым. Көн эссе, әнием төенчеген, бидонны миңа тоттырды. Мин йөгерә-йөгерә атлыйм, тәпине кызган каты балчык кисеп керә, ләкин ничек тә түзәргә кирәк.
Өч чакрымнан соң карама агачы күренде. Бу агач юлның уртасында диярлек, шунысы кызык: тирә-якта бернинди урман заты юк, ә ул горур булып ботакларын тирә-якка таратып: «Я, юлаучы, хәл ал, ял итеп кит», – дип колачын җәеп тора.
Шунда җиткәч, әни әйрәннән бер йотым авыз иттергәннән соң, хәл кереп киткәндәй булды. Без авылга кергәндә кояш бик кыздыра, тынны куыра иде. Монда безнең әни ягыннан ике туган апалар яши. Тирә-якта бер тавыш та юк, күңелгә шик төште. Элек-электән дан казанган яшелчә-җимеш бакчасы яныннан үтәбез. Утыртылган яшелчәләр күренми, тирә-юньдә гел чүп үләне, корыган агач ботаклары. Кеше аягы күптән басмаган, ахрысы. Кайчандыр бер пот авырлыгындагы кәбестә, сары-көрән шалканнар, кишер, кызыл чөгендер, кыяр белән бөтен тирә-якны туйдырган бакча бүген үлеп ята.
– Әни, нигә бер кеше дә күренми?
– Улым! Бу авылда тере кеше бар микән, бик шикләнәм.
Чынлап та, әтәч кычкырган, эт өргән тавыш юк. Ә бит авыл зурлардан исәпләнә, чөнки урта мәктәп, базары бар.
Урамга кергәч тә зур булмаган йортка юл тоттык. Монда да гүр тынычлыгы, бәләкәй генә йөрәгемә шик төште. Ни өчен бала-чага уйнамый? Күтәрмәдән менеп ишек кагарга уйлаган идек – ишек ачык икән. Керү белән ниндидер ят, укшыта торган ис борынга капланды. Баш әйләнеп китте, күңел тулды – идәндә хәрәкәтсез дүрт гәүдә ята.
Әнием күз яшьләрен сөртеп алды да, әллә соңга калдык инде дип, тиз генә минем җиңнән эләктереп алды һәм йөгерә-атлый туганнарга юл алды. Без бу йортта шундый күренешкә тап булдык: утыргычлар өстенә киез җәеп зурәтәйне салганнар. Әйе, ничек кенә ашыксак та, җан биргәнче килеп җитә алмадык. Йортта әнинең сеңлесе Зөләйха апа, ике каенсеңлесе һәм ике малае. Малайларның зурысы минем яшьтә, Рәвиле ике яшькә кече. Күз йөртеп чыккач, телсез калдым. Каршыда зур күзле 5 шәүлә, тәндә тире дә сөяк, ачка интеккәнлекләре күренеп тора. Әни: «Зөләйха, әйрән булса да ясап эчер, юкса, җан бирүләре бар, алар кузгалырга куркып утыралар», – диде.
Ул тиз арада зиратка илтәр өчен кешеләр эзләп чыгып китте. Бәләкәй арбага салып берничә хәллерәк күршеләр зиратка илттеләр. Мин дә ияреп бардым. Зиратта ләхет алып тормыйча ару гына чокыр казыганнар. Шушы чокырга салып, аз-маз җир белән каплап куялар.
Авылга нинди фаҗига, нинди бәла-каза килгән соң? Моның серен, туганнарның күршесе – укытучы Нәсимә апа сөйләде. Ул ботаника, биология фәннәрен укыта иде.
– Сүземне тыңламадылар бит, ач кешене тыеп буламыни? Үткән ел басуда тары урылмыйча калды, иген бик уңышлы, тары башы төлке койрыгы кебек булды. Кар эретә башлагач, барчасы шунда ябырылды. «Авылдашларым, авыр булса да түзик, бу бит агу!» – дип күпме әйттем аларга. Тары бит үзенчәлекле иген, әгәр кислород кермәсә, ул үзенә агу җыя. Җитмәсә, ул кыш буе кар астында кышлаган. Менә шушы яратып ашый торган ризык яман агуга әйләнде. Нәтиҗәсе – ярты авыл халкы кырылды.
– Ә ни өчен әтәч кычкырган, эт өргән тавышлар юк?
– Аларны күптән ашап бетерделәр. Күрәсеңме, хәтта зират ягында каргалар да юк. Аларны да ашады халык. Әгәр налог белән бумасалар, болай да булмас иде. Ач сыердан 450 литр сөтне ничек тапшырасың, бирмәдең исә сыерны алып китәләр. Налог инспекторлары хәтта тавыкның йомырка салганын саклыйлар. Кытаклап чыкса, шундук абзарга йөгерәләр. Бу кадәр кысмасалар кара көнгә дә төшмәс иде халык.
Тагын да бер кызганыч, йөрәк өзгеч күренешне искә төшерми булдыра алмыйм. Мәрхүм яшь кенә җиңги, күкрәк баласын йөрәгенә кысып тоткан. Бала бик ябык, аңа нибары 5-6 ай бирергә була. Күзләре ачык, хәзер елмаер төсле. Ана кеше соңгы минутларында баласын туйдырырга булгандыр күрәсең. Сөте булмагач, шул каһәрле тарыны, чәйнәп, йомшартып марляга салып, балага каптырган. Сабый әллә имәлгән, әллә юк, чөнки имезлеге ирене читендә. Бу ике җанның да гомерләре шулай аяусыз өзелгән.
Баланың күзләрен йомдыргач, түзә алмадым, көне буе тыеп килгән яшьләрем ургылып чыкты. Бөтен көчемә кычкырып еладым.
Кире кайтканда әни дә, мин дә бер сүз дәшмибез. Һәркем үз уенда. Кайтып җиткәнче бер уй борчыды: «Бу ни хәл? Нигә дөнья шулай рәхимсез корылган? Фронтта ирләр кырыла, тылда – хатын-кыз, бала-чага».
Талбазы авылы зираты туганнар каберенә әйләнде. Сугыш бик кыйммәткә төште. Киләчәк буын, хәзерге мөхтәрәм агай-энеләр шуны онытмасын иде. Сезнең бәхетле, тыныч тормышта яшәвегез хакына миллионлаган халык гомерен бирде, башын салды. Әле өстәлдә нәрсә генә юк, ә бит ул елларда безнең барлык уйларыбыз туйганчы икмәк ашау хакында булды.
Нинди зур бәхет бит ул өстәлдән икмәк өзелмәве, хәтта итле аш та аның исен басалмый. Безнең туганнар исән калды. Һәр атнаны аларга азык-төлек илттек. Чөгендер яфраклары үскәч, базарда гармун тавышлары ишетелә, әтәчләр дә кычкыра башлады. Шулай итеп, хәлсез авыл әкрен генә һуш ала башлады.
Фәрит Гыйләҗәв.
Чакмагыш районы,
Яңа Йомран авылы.
Вәкил абыйга
инвалидлык
тиешме?
“Шатмантамак – Миякә районының иң ерак авылларының берсе. Шушы авылда Чернобыль һәлакәтендә катнашкан Вәлиев Вәкил Барый улы яши. Аның беркеме дә юк. Ярый бертуган абыйсының кызы Мөнирә ерак түгел яши әле.Вәкил абыйның барлык эшләрен ул башкара: өс-башын юа, аш-су хәзерләп китереп ашата. Мөнирә үзе дә хуҗалыкта яшь бозаулар карый, өч бала үстерә. Вәкил абыйны Уфа шәһәренә алып барып, медкомиссия үтәргә ярдәм итүче дә – Мөнирә. Дәваханәләрдә еш ятып чыкса да, Вәкил абыйга никтер инвалидлык группасы бирмиләр. Район үзәк дәваханәсенә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итсә дә, файдасы юк. Вәкил абый үзе 1938 елгы, пенсиясе 5 меңнән артыграк. Өенең түбәсе җимерелеп килә, ихатасын әйтәсе дә юк. Берничә тапкыр районның халыкны социаль яклау бүлегенә гариза язып карадылар, “ярдәм итәрбез”дән башка сүз юк. Шатмантамак авылы Җилдәр авыл советы биләмәсенә керә. Бу тирәләрдә Чернобыльдә катнашучы башка кеше юк. Менә күптән түгел районда 3 кешегә медальләр тапшырдылар, Вәкил абыйны искә дә алмыйлар. Яшьли Чернобыльдә булганга өйләнмәде дә, бала-чагасы да юк. Шул кешегә ярдәм кулы сузасы иде. Сезгә зур ышаныч белән хезмәт ветераны, Җилдәр авылында яшәүче пенсионер
Гатауллин
Илдус Фазулла улы.
Менә шундый эчтәлекле хат килеп төште редакциябез почтасына. Бәхәссез – кайчандыр, 86-87нче елларда йөзәрләгән, меңәрләгән гаиләләр өчен зур фаҗигагә әверелгән Чернобыль һәлакәтенең шаңдавы бүген дә бетми, күңелләрне тетрәткән хатирәләр һаман онытылмый. Чернобыль һәлакәте тудырган нә-тиҗәләрне бетерүдә заманында безнең якташлар да катнашты. 70 яшьлек Вәкил Барый улы да шундыйлар исәбендә булган. Аның үзе, тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышып кайтуны максат итеп куеп, ул яшәгән Миякә якларына, Шатмантамак авылына юлландык.
Миякә район хакимияте баш-лыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хәниф Шамил улы Мусин белән дә, район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Резеда Фәнүр кызы Сәлихова белән дә әңгә-мәләштек без. Резеда ханым безгә телефоннан:
– Вәкил Вәлиев безгә мөрәҗәгать итмәде, үзе килмәде,– диде. – Авыруга инвалидлык бирү-бирмәү мәсьәләсен медицина комиссиясе хәл итә. Ә авыру үзе килеп күренмәгәч, инвалидлык бирү мәсьәләсен кузгатып булмый.
* * *
...211 йорты, 521 кешесе булган Шатмантамак авылы – Җилдәр авыл советына караган сигез авылның берсе. Авыл советы башлыгы Зиннур Заригать улы Идрисов бу вазыйфада 2007 елдан алып эшли икән. Элек картлар йорты директоры булып эшләгән. Зиннур Заригатович Шатмантамак авылында яшәүче һәр кеше турында тулы мәгълүмат бирә ала. Редакциябезгә килгән хатның эчтәлеге белән танышып чыккач менә ниләр турында сөйләде ул безгә:
– Әйе, Вәкил Вәлиев чыннан да Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. 2008 елның декабрь аенда аңа 70 яшь тулды. Элек ул хуҗалыкта эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Холкы белән, әлбәттә, йомыграк кеше инде, ләкин, кем әйтмешли, телсез-тешсез, бик ипле, тыныч абзый. Алар гаиләдә 4 бертуган үскәннәр: 2 ир бала һәм ике кыз. Бүгенге көндә туганнарыннан бер Вәкил абый гына исән. Туганнарының балалары бар. Миңа, авыл советына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәне булмады аның. Хәер, без Вәкил абзыйны онытмыйбыз – ел саен, 26 апрель көнне, радиация авария-ләрендә һәм фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көнендә кимендә 500 сум исәбеннән бүләк бирәбез. Бертуган абыйсының кызы Мөнирә апага рәхмәт әйтергә кирәк. Вәкил абзыйны тәрбиясеннән, тәмле ашыннан, мунчасыннан, кадер-хөрмәттән калдырмый. Аның тормыш иптәше, алдынгы механизатор Рушан да, Мөнирәнең өч улы да Вәкил абыйга бик җылы мөнәсәбәттә. Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗә-ләрен бетерүдә катнашкан кеше буларак, Вәкил Вәлиевка 254 сум 14 тиен күләмендә айлык акчалата компенсация, ашау өчен 344,65 сум, елына бер мәртәбә 516 сум 99 тиен түләү каралган. Барлыгы пенсиясе белән бергә аена 8 меңләп сум акчасы чыга.
Вәкил абзыйның йорты янына килеп туктыйбыз. Дөрес, өй нык кына искергән, аеруча түбәсенә ремонт кирәклеге күренеп тора, ләкин ныклы, эш рәте белгән куллар тисә, бу йортның торырлыгы бар әле. Иң мөһиме – йорт эченә газ үткән, җылы. Урам яклап яңа койма куеп булышкан яшь иркәйнең кем булуы белән кызыксынабыз. “Вәкил абый-ның бертуганының улы Зөфәр”, дип аңлатты безгә авыл советы башлыгы Зиннур Идрисов. Шушы ук Зөфәр ишек алдында да тәртип урнаштырып, чүп-чардан тазарткан булып чыкты.
70 яшьлек Вәкил абый үзе төскә-башка мөлаем генә. Ап-ак күлмәктән, чәче пөхтәләп алынган. Исәнлек-саулык сорашкан арада якын-тирәдә генә яшәүче Мөнирә апа да йөгереп килеп җитте.
– Вәкил абый – әтиемнең бертуган энесе, – дип башлады сүзне Мөнирә апа. – Менә бу йортны 1964 елда салган иде. Язмышы бик күңелле булмады инде абзыемның. Бер гаиләдә 4 бала үскәннәр алар, хәзер менә үзе генә калды. Өйләнеп тә караган иде заманында. Рауза апа белән берәр ел яшәделәр дә – ул Исламгол авылыныкы иде – апабыз үз ягына кайтып китте. Абыебыз элек хуҗалыкта тракторда да эшләде, сарык көтүе дә көтте. Хәзер тазалыгы юк инде: табиблар ашказанында гастрит, ашказаны җәрәхәте авыруы бар, диләр. Аннары бавыры да начар.
– Чернобыль якларына ничек барып чыктыгыз? – дип кызык-сындык без Вәкил абзыйдан.
– Безне военкомат җыйды, – Вәкил абыйның йөзе боегып китте. – Миңа ул вакытта 38 яшь иде. Шундый-шундый хәл, барасыңмы, дип сорагач, риза булдым. Гаиләм дә юк иде. Мин анда радиацияле зонага кергән-чыккан машиналарны су белән юдыртып тордым. Бер биш айдан артыграк эшләгәнмендер әле. 14ләп кеше булдык Башкортстаннан. Бергә киттек, бергә кайттык. Чишмә авылыннан Габдрахманов Марат дигән кеше белән дус була торган идек. Миннән башкаларыбыз казармада яшәде.
– 86 елның язында киткән иде, шул ук 86 елның көзендә кайтты, – дип аңлатты безгә Мөнирә апа. – Төгәл генә үзе әйтеп бирә алмый инде, хәтере бик начар. 2008 елда район дәваханәсендә медкомиссия үткән иде. Заключение алу өчен Уфага җибәрделәр. Анда да республика клиник дәваханәсендә медкомиссия үтәргә туры килде. Чернобыль-челәрнең үзләренең табиблары бар. Аннан кайткач, монда участок дәваханәсендә дә дәваланды. Кирәкле даруларны үзем дә алам. Болай, Аллага шөкер, пенсиясе, пособиясе үзенә җитеп бара. Шул акчадан газына да түлим. Кан басымы түбәнрәк, әлбәттә, шуңа күрә ике-өч көнгә бер мәртәбә кофе китерәм.
– Тәмәкене генә ташлап булмый, – дип елмайды Вәкил абзый. – Аны да Мөнирә ала.
– Шушы йортында яши алган кадәр яшәр инде. Бик авыр булса, Җилдәр авылында картлар йорты бар. Ләкин Вәкил абзый анда бармыйм, әлдә син бар әле, Мөнирә, дип миңа рәхмәтләр әйтеп тора... – Мөнирә апаның сөйкемле йөзен моңсу елмаю каплый. – Тик менә йортының түбәсен рәтләргә туры килер, тузган инде.
– Түбәне ремонтларга ничек тә ярдәм итәрбез, – дип ышандырды авыл советы башлыгы Зиннур Заригатович.
Вәкил абыйның йортында тормыш өчен кирәк-яраклар барсы да бар дияргә ярый. Һәрхәлдә, ялгыз кешегә нәрсәләр кирәк, шулар бар: ике кровать, телевизор, өстәл-урын-дыклар, идәндә искерәк булса да, келәм, газ плитәсе. Хәтта газ үткәргәннән соң сүтелми калган мич тә түр башында “менә мин” дип кукраеп утыра. Суыткыч кына юк.
– Үзе газны кабызып, үзаллы чәй кайнатып эчә алмый Вәкил абый, – диде безгә Мөнирә апа. – Хәтере дә начар, башы да әйләнеп китә, чит кешеләр йортында адаша. Шуңа да йортыннан ерак китми үзе.
Бергәләшеп Вәкил абыйның документларын, таныклыкларын, башка белешмәләрне карап чыгабыз: менә пенсия, чернобыльче танык-лыклары, 2 дәрәҗә “Туган ил алдындагы хезмәте өчен” медаленә бирелгән таныклык. Бар да тәртиптә, пөхтәләп җыйнап куелган. Инва-лидлык турында сүз кузгаткач, Мөнирә апа “ничек тә юллап алырга тырышырбыз”, диде.
* * *
Миякә районы хакимияте баш-лыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хәниф Шамил улы Мусин бүгенге көндә районда 19 чернобыльченең яшәве турында әйтте. Аннары безнең бу сәфәребез вакытында “чернобыльчеләргә инва-лидлык юллап алу бик авыр, алар инвалидлыкны махсус медкомиссия үткәннән соң, Санкт-Петербургта урнашкан ВТЭК аша гына алырга тиешләр” дигән фикер дә яңгырады. Әгәр бу чыннан да шулай икән, бу инде болай да тазалыклары какшаган чернобыльчеләргә өстәмә мәшәкать-ләр, чыгымнар тудыра, дигән сүз. Ничек кенә булмасын, кайчандыр военкомат чакыруы буенча сәла-мәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп радиацияле зоналарга эшкә барган якташ ир-егетләребезгә һәрдаим игътибар, ярдәм һәм таяныч булырга тиеш.
Руфина Хәсәнова.
Ни өчен авыл хатыны эчүгә сабыша?
Күптән түгел университетта бергә укыган сабакташымда кунакта булырга туры килде. Очрашу шатлыгыннан ашыга-ашыга чәй табыны әзерләп йөргән Динәдән елмаеп: «Җан кисәгең кая соң әле?» дип сорадым. Җан кисәк дигәнебез Динәнең ире Руслан була инде.
– И, и, сорама инде, ахирәт, туган авылына кайтып китте. Разведкага. Туганнары телефоннан шалтыратып әйттеләр, җиңгәсе тагын «ычкын-ган» бит... – Динәнең пошынуы тавышына чыкты.
Сүз артыннан сүз чыгып, Динә сөйләгәннәрдән шул аңлашылды. Русланнар гаиләдә сигез бала үскәннәр. Шуларның икесе шәhәp тормышын сайлаган, калганнары төрле авылларда төпләнеп калган-нар. Һәрберсендә 3-4әр бала икән.
– Туган авылында төпләнеп калган бер абыйсының хатыны – 37 яшьлек Мәдинә, 4 бала әнисе, ничектер әкрен генә эчүгә сабышкан, – дип сүзен дәвам итте сабакташым. – Иң сәере шул – аның эчүе дә үзгә, «салырга» ярата торган башка хатыннарныкы кебек түгел. Эш шунда, җиңги кеше ел дәвамында менә дигән иттереп дөньясын көтә, балаларын карый, укуларына күз-колак була, мал-туарны тәртиптә тота, йортта – чисталык-пөхтәлек... Иренә карата да ягымлы, тәмле итеп ашарга да пешерә. Шулай бер ел чамасы әйбәт кенә яшәгәннән соң җиңгәбез, кем әйтмешли, «бәйдән ычкына». Бер сүз белән әйткәндә, йорттан чыгып югала. Нәкъ бер ай чамасы берәдәклектә йөреп кайта.
– Кайда йөри соң ул, Динә? – дим аптырап.
– Ышанмасаң ышан, күрше-тирә авылларны бер итеп чыга. Кайда эчәргә мөмкинлек бар, бер урынны да калдырмый. Өйдән өйгә кереп, теләнеп йөри. Үткән елгы «сәяхәте» бигрәк тә үзенчәлекле булды. Шулай чыгып югалган-нан соң бер ун көн үтүгә Мәдинәнең иренә (телефон номерын каян табалганнардыр) шалты-рата башлаганнар. «Сез-нең хатыныгыз фәлән авылда фәлән урамда күлләвек эчендә ята, килеп алыгызчы»; «Кичә безгә сәмәй эзләп кергән иде, ул чыгып киткәч, кесә теле-фоныбызның югалуы билгеле булды»; «Кичтән ягып кергән мунчабызны бикләми калдырганбыз, иртән керсәк, ләүкәдә бер хатын йоклап ята... Сезнең хатын, диделәр. Нигә карамыйсыз үзен?» һәм башкалар. Ире, бахыр, нәрсә эшләргә дә белми. Бер авылга эзләп барса, Мәдинәдән инде җилләр искән, икенче якта йөреп ята. Икенче авылга эзләп килсә, яңа гына монда иде, чыгып китте, диләр. Җиңгинең койрыгын тиз генә тотарлык түгел. Иң аянычы шул: тормышны азмы-күпме аңлый башлаган балалары әни-ләре чираттагы «гулян-ка»га чыгып киткәннән соң өйләреннән чыгарга оялалар. Кешеләрнең авызын томалап булмый бит, төртмә теллеләре юк-юк та начар сүз әйтеп, сабыйларның күңел ярасына тоз сибеп китә.
– Әтиләре ниндирәк кеше соң? Ул да эчәргә яратамы?
– Ю-ю-к, әтиләре тамчы да капмый ул зәхмәтне. Киресенчә, тырыш, акыллы, тәр-типле ир ул Денис. Хатынын да ярата. Тик менә нишләп, кайсы мәлдә Мәдинә шушы юлга баскандыр, беребез дә төгәл генә әйтә алмыйбыз. Шулай бер ай чамасы «ычкынып» йөреп кайтканнан соң тагын ипләнеп китә үзе. Син дә мин дөньясын, балаларын, ирен карый башлый. Үткән елны шулай йөреп кайткач, Денис түзмәгән, хаты-нын нык кына тукмаган. Мәдинәнең атна-ун көн күзе-башы күгәреп йөрде. Менә тагын «ычкынган» ди бит әле... Кайсы якларга чыгып киткәндер, каян эзләп табарга инде аны?
Әйе, соңгы елларда матур итеп дөнья көтәр урынга тирә-як авыл-ларны «тигезләп», эчәргә теләнеп йөргән салмыш авыл хатын-нарының күбәюе зур борчуга сала.
Аптырамаслык та түгел шул. Әйтик, бер үк авылда күршеләр булып ике гаилә яши, ди. Берсендә әни кеше 4-5 бала тәрбияли, хуҗа-лыгын гөл кебек карый. Икенчесенең дә менә дигән ире, йорты, бакчасы, балалары бар. Ләкин бу хуҗабикәнең тормышта гаме юк. Аңа йорт та, мал-туар да, бакча да кирәкми. Аңа эчәргә кирәк. Көн саен берәр каян шайтан суы табып эчсә, шуңа канәгать булып, исәңгерәп йөри ул.
– Барысы да кешенең үзеннән тора, балам, – диде миңа бер өлкән яшьтәге апа шушы темага сүз кузгаткач. – Хәзер күп җирдә колхозлар бетте, яшьләргә дә, урта яшьтәгеләргә дә эш юк. Әнә шул эшсезлек, вакытны кая куярга белмәү этәрә дә инде авыл хатынын эчүгә. Ни өчен, әйтик, сау-сәламәт хатынга ире, балалары белән бергәләшеп теплица эшләп, рәхәтләнеп яшелчә-җимешләр үстереп сатмаска? Балалары да эшләп үсәрләр иде, акчасы да булыр иде. Нигә мал үстереп сатмаска? Умартачылык белән шөгыль-ләнмәскә? Теләге булган кешегә эш табыла ул, балам.
Хак сүзләр. Авылларда күптән пенсия яшендә булган 60-70 яшьлек өлкән апаларның эчүгә сабышуы да күзәтелә. Күп түгел алар, әмма барлар. Авыл саен 4-5 апа булыр. Тормышның ачысын-төчесен күргән, балалар үстереп, укытып, үзаллы тормыш юлына бастырган бу авыл апалары гадәттә гомер юлдашлары – ирләре вафатыннан соң аракы белән дуслашалар.
– Сагышларына түзә алмыйлар алар, балам, – диде миңа шул ук өлкән яшьтәге әңгәмәдәшем. – Гомер буе тормыш йөген бергә тарткан, авырлыкларны бергә үткәргән, бер түшәкне уртак иткән ирләрен юксынудан килә аларның эчүе. Ирләре үлгәннән соң яшәүнең яме калмый.
...Уйлар йомгагының очы-кырые юк. Бик аяныч хәл ул – авыл хатынының эчкечегә әверелүе. Кем гаепле моңа: авыл апалары үзләреме, әллә заманамы? Замана дигәннән, ачлык, сугыш, мохтаҗлык хөкем сөргән авыр чорларда да, аннан соңгы елларда да авыл хатыннары намус, әдәп дигән төшенчәләрне өстен куйганнар. Ураза тотканнар. Бисмилласыз бер эш башламаганнар. Кая ул эчеп, азып-тузып йөрү? Ә хәзер бер карасак, илдә тынычлык, туклык, муллык, киемнең, ризыкның ниндие генә юк, ә хатыннар эчәләр. Әллә рәхәтлеккә чыдый алмыйлармы? Әллә соң ялкаулык һәм эшсезлек этәрәме хатыннарны тайгак юлга? Сораулар күп, тик җаваплар гына табылмый.
...Ә сабакташым белән тагын да бер атнадан соң очраштык без. Үткән сөйләшүне хәтерләп, Динә болай диде:
– Мәдинәбез кайткан, ире, балалары алдында бүтән бервакытта да авызыма аракы капмам дип сүз биргән, гафу үтенгән. Үз куллары белән яшереп куйган «запас»ларын чыгарып түккән. Ире Мәдинәгә «тагын бер мәртәбә балаларны ташлап, эчеп йөрсәң, өйгә кертмибез», дигән...
Шушы сүзләрне ишеткәч, мин ихлас күңелдән сөенеп киттем. Никтер бу яшь хатынның тәүбәгә килеренә ышанасы килә. Тик... ярый ла биргән вәгъдәләре тукран тәүбәсе генә булмаса.
Руфина Хәсәнова.
|