Республика яшьләре гәзите
Безнең кушымталар  
Өмет
Редакция
Фотогалерея
Кунакханә
Конкурслар
Архив

Оныгыбызның язмышы борчый

«Кызыбызның балаларын опекага алып тәрбиялибез: Ләйсәнгә 12 яшь, 6нчы сыйныфта укый, Тимурга 4 яшь, балалар бакчасына йөри, – дип мөрәҗәгать итте безгә Благовар районының Языково авылыннан Филзә Әхмәтдинова. – Безне шун-
дый хәл борчый. Ләйсәнебезнең 8-9 яшьләрдә колагы начар ишетә башлады. Юллама буенча Уфага бардык. Ике колагына да аппарат кияргә куштылар. Ул аппаратларны кигәч, баланың башы, күзләре авырта. Дәрес вакытында беренче партада утырса да, ныклап ишетмәгәч, диктантларны язалмый, елап кайта. Башкаланың Дим бистәсендә махсус мәктәп бар икән, шунда бардык. Ләкин безгә: «Инвалид һәм акылга зәгыйфь балаларны гына алабыз», – диделәр. Юллама белән тагын Уфага, сурдологка инвалидлык сорап бардык – балагыз ишетә, дип инвалидлык бирүдән баш тарттылар.
Сезгә сорауларыбыз бар – акылы, психикасы нормаль, әмма начар ишетүче балалар өчен махсус мәктәпләр бармы? Булса, кайда урнашкан ул? Укуларын тәмамлагач, мондый балалар кая эшкә бара ала? Үзебез дә олы яшьтәбез. Оныкларыбызның киләчәге өчен борчылабыз».

Филзә апа! Оныгыгызны Уфага, начар ишетүче балалар укый торган мәктәпкә алып килергә ниятләсәгез, аңа яшәргә урын, ягьни интернаты булган мәктәп кирәклеген аңлыйсыздыр. Башкаланың 30нчы санлы мәктәбе шундый – биредә начар ишетүче балалар белем ала, авылдан килеп укый торган кызлар-малайлар өчен интернаты да бар. 30нчы санлы мәктәпнең завучы Зәйтүнә Мәсәлим кызы безгә түбәндәгеләрне аңлатты:
«Бездә белем алу өчен баланың инвалидлык алуы кирәкми. Ләйсәнгә иң беренче чиратта нәнәе белән бергәләп Уфаның Октябрь Проспекты, 185/2 йорт адресы буенча урнашкан республика медик-педагогик комиссиясенә («Дан бульвары» тукталышы) барырга кирәк. Анда аны караячаклар, тикшерәчәкләр. Тикшерү протоколын төзия-
чәкләр. Аннары респуб-
ликаның Мәгариф министр-
лыгына, 102нче бүлмәгә (адресы – Театр урамы, 5) килергә кирәк булыр. Биредә Любовь Ивановна безнең мәктәпкә юллама бирә.
Мәктәбебездә тәртип шун-
дый – кызлар-малайлар шимбә көнне дә укыйлар. Шимбә укудан соң авылларына кайтып китеп, якшәмбе ял итеп, дүшәмбе укырга килергә тиеш-
ләр. Ялларга бер бала да калмый. Әгәр Ләйсәннең туганнары атна саен шимбә баланы алып кайтып, дүшәм-
бегә китерә алсалар, без аны шатланып кабул итәбез. Безнең мәктәпне тәмамлаган яшьләр артабан икътисад колледж-
ларына, медицина училище-
ларына укырга кереп, төрле белгечлекләр алып чыгалар, тормышта үз урыннарын табалар».
30нчы мәктәпнең телефонын да тәкъдим итәбез: 264-11-02, 264-11-67.
Руфина Хәсәнова сораштырды.

 

Җиргә хуҗа булганчы…

Бу хокукын рәсмиләштергәнче авыл кешесенә чын мәгънәсендә сират күпере үтәргә кирәк.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне гражданнарга бүлү хәбәрен ишеткәч тә, мөгаен, күпләр “үз кисәген” күз алдына китергәндер. Әмма... Әнә шул “әмма” һәр җирдә ияреп йөри һәм күп сораулар тудыра. “Алло, “Өмет” тыңлый”га килгәннәре генә дә бихисап. Шуларны җыйдым да Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Әминев Илдар Сәгыйть улына мөрәҗәгать иттем.

– Илдар Сәгыйть улы, җир пайлары нинди документларга таянып бүленә? Шуны хәтергә төшереп үтик әле.
– Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән бер тапкыр бушлай гражданнарга милеккә җир өлеше (пай) бирү мөмкинлеген башта “Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында” 05.01.2004 елдан 59-з санлы БР Законы билгеләгән иде. “Дәүләт милкендә торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән гражданнарга бушлай бер тапкыр гомум милек хокукында җир участоклары бирү буенча эчке хуҗалык һәм район комиссияләренең эш тәртибен раслау турында” 15.03.2006 елдан БР Хөкүмәтенең 60нчы санлы карары кабул ителгәч, эш башланды.
Шулай итеп, 2009 ел башына республиканың 53 районында гражданнарның исемлеген төзү эшләре тулысынча тәмамланды.  981 авыл хуҗалыгы оешмасы (авыл биләмәсе) буенча 348 мең гражданга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 2 321 мең гектар җирне гомум өлеш милке итеп бирү турында муниципаль район хакимиятләре карарлар кабул итте.
– Җиргә кем дәгъва итә ала?
– Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бушлай бер тапкыр хосусыйлаштырганда җир өлеше алырга хокуклы гражданнар категориясе “БРда җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында”гы БР Законында билгеләнгән:
1) колхоз-совхоз һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үзгәртеп-корганда хезмәт коллективлары карарларына ярашлы, 1992 елның 1 гыйнварына җир пае алуга хокуклы гражданнар;
2) 1992 елның 1 гыйнварыннан соң авыл хуҗалыгы оешмасын бетерү (предприятие) яки штат санын кыскарту сәбәпле, эштән чыгарылган авыл хуҗалыгы оешмасы эшчеләре;
3) авыл хуҗалыгы оешмасында даими эшләүче һәм әлеге оешма урнашкан территориядәге авыл биләмәсендә (муниципаль берәмлек) даими яшәүче эшчеләр;
4) авыл хуҗалыгы оешмасыннан пенсиягә чыккан һәм әлеге оешма барлыкка килгән авыл биләмәсе территориясендә яшәүче пенсионерлар;
5) авыл хуҗалыгы оешмасы барлыкка килгән авыл биләмәсе территориясендә урнашкан сәламәтлек саклау, мәдәният предприятиеләре һәм оешмалары, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре;
6) авыл хуҗалыгы оешмасының вакытлыча хезмәт урыннарыннан китеп торган эшчеләре – призыв буенча хәрби хезмәттәгеләр, хуҗалык стипендиатлары, квалификациясен күтәрүгә җибәрелгән эшчеләр, гамәлдәге законнарга ярашлы элекке эш урынына кайтырга хокуклы булучылар (әйләнеп кайткан очракта), йөклелек һәм бала табу буенча һәм бала карау буенча ялдагы хатын-кызлар.
Югарыда әйтелгән Законга ярашлы, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән бушлай бер тапкыр җир участокларын хосусыйлаштыруда катнашу хокукы 2006 елның 1 гыйнварыннан башлана.
– Күпләрдән “Нигә бездән фәлән сум акча җыялар?” дигәнне ишетергә туры килә.
– Әйтеп үтүемчә, әлеге җир пайлары гражданнарга бер тапкыр һәм бушлай бирелә. Шулай да гражданнар кадастр эшләрен башкарганда һәм Федераль теркәү хезмәтенең БР буенча идарәсендә үзләренең милек хокукын теркәгәндә чыгымнарны түли. Бу якынча 2-5 мең сум тирәсе.
– Бер уңайдан, киләчәктә җир хуҗасы түлисе салымны да ачыкласак иде.
– Физик шәхесләрнең милкенә салымны федераль салым законы билгели. Җир участогына карап, аның суммасы төрле булырга мөмкин. Салым ставкасын муниципаль район Советы хәл итә, әмма ул җир участогының кадастр хакының 0,3 процентыннан артмаска тиеш.
– Җир паен торак төзү өчен файдаланып буламы?
– Юк, булмый. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр бары авыл хуҗалыгы өчен кулланыла. Торак төзү өчен аларны башта авыл хуҗалыгы билгеләнеше категориясеннән торак пункты җирләре категориясенә күчерергә кирәк. Аңа җитди нигезле сәбәп булырга тиеш.
– Үз пайлары белән аерылып чыгу өчен ничә кеше берләшергә тиеш?
– Моның өчен 50 гектар җир булырга тиеш. Димәк, берничә пайчы берләшеп аерылып чыга ала (Башкортстан Республикасының 59нчы санлы Законы, 22 статья).
– Әйтик, аерылып чыгучылар берлектә фермер хуҗалыгы оештырырга булды, ди. Моның өчен алар эшне нидән башларга тиеш? Тәртибе ничек?
– Иң тәүдә җир участогы дәүләт кадастр исәбенә куелырга тиеш. Шуннан соң Федераль теркәү хезмәтендә теркәлә. Тәртибе шундый. Әле әйткән оешмалардан таныклык алына. Анда һәркемнең өлеше ачык күрсәтелергә тиеш. Уртак җир өлешеннән аерылып чыгарга теләгән кеше башка өлешчеләргә язма рәвештә, я район гәзите аша хәбәр итә. Ул үз җиренең кайда урнашканын күрсәтергә (әйтергә) тиеш. Болары инде авыл хуҗалыгы предприятиесенең план-картографиясеннән күчермә итеп эшләнә. Игълан биргәннән соң бер ай үтүгә берәү дә каршы булмаса, аерылып чыга торган җирнең урыны килешенгән дип санала. Бу сораулар шушы авыл хуҗалыгы предприятиесендәге уртак өлеш хуҗаларының җыелышында хәл ителә.
Шуннан соң заявка биргән кеше җирнең чикләрен билгеләүче, аны аерым хуҗага беркетү белән шөгыльләнүче оешмалар белән эш алып бара. Әлеге эшләр беткәч, җир участогы дәүләт кадастр исәбенә куела. Кадастр планы әзер булгач, заявка хуҗасы үз җирен теркәү палатасында тагын бер тапкыр терки.
– Җир участогын колхозга, я аерым бер кешегә сатып буламы?
– Тәүдә хуҗа кеше аны дәүләткә, азактан муниципаль берәмлеккә тәкъдим итәргә тиеш (“Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында”гы Законның 24 ст.). Закон буенча, ул бу турыда Башкортстан Хөкүмәтенә, аннан муниципаль берәмлеккә язма рәвештә хәбәр итә. Анда җирне сатарга теләве, аның хакы, мәйданы әйтелә, урыны күрсәтелә. Саткач, нинди срокта акчасын алырга теләве дә күрсәтелә. Әгәр Хөкүмәттән, я район җитәкчелегеннән җавап булмаса, җир паен авыл хуҗалыгы предприятиесенә яки аерым кешегә үзегез теләгән хакка сатарга мөмкин.
– Үз көче белән эшкәртә алмаган кеше җир паен колхозга кире кайтара аламы?
– Әгәр бу пай теркәү палатасында теркәлгән икән, аннан баш тарту тәртибе юк. Бу очракта аны сатарга, бүләк итәргә мөмкин. Ләкин закон кушкан тәртиптә генә: тәүдә Хөкүмәткә, аннан муниципаль берәмлеккә тәкъдим итеп карарга кирәк. Моннан тыш, пай хуҗасы аны башка бер авыл хуҗалыгы предприятиесенә арендага биреп, я сатып тапшыра ала. Ә пайга хокук бөтенләй теркәлмәгән хәлдә аннан баш тартып була.
– Эшкәртелми яткан җирне тартып алсалар, аны кайтарып буламы?
– Тартып алынган җирләргә “заявка булмаган җирләр” статусы бирелә. Мондый җирләргә дәүләт үзе, я аерым бер район гына хуҗа була ала. Димәк, җиреңнән бер колак каксаң, аны кире кайтарып булмый. Бу турыда “Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында”гы Законда әйтелгән.
– Законлы итеп алынган җир паен тагы ничек кулланып була?
– Әгәр район карар кабул иткән икән, ул җирне бирергә, әгәр дәүләт кадастр исәбенә куелган икән, гражданнар җыелышында бу җир пайларын вакытлыча куллану турында килешергә мөмкин.
– Колхозга арендага биргән җир өчен нәрсә алып була?
– Килешү төзелә. Анда килешүнең төре, җир күләме, ничек түләү юллары күрсәтелә.
– Кеше хосусыйлаштыру хокукын кулланмаган очракта ничек була?
– Әгәр бер тапкыр бушлай җир пае алуга хокукы булган гражданин билгеләнгән вакытка тиешле гариза бирмәсә, ул әлеге җир участогы милекчеләре исемлегенә кертелми. Димәк, киләчәктә милекче буларак җир һәм граждан законнарына ярашлы файдалану (васыять итеп калдыру, сату, устав капиталына кертү һ.б.) өчен пае булмый.
– Теркәү вакытына кагылышлы үзгәрешләр көтелмиме?
– “Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында” БР Законына ярашлы, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән гражданнарның җир участокларын бушлай бер тапкыр хосусыйлаштыру срогы 2010 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән.
– Бүгенге көнгә ничә кеше үз җир өлешенә хокукын теркәгән?
– Февральгә 152 меңнән артык граждан бу эшне башкарган. Ягъни 1 миллион 10 мең гектардан күбрәк җир участогы хосусыйлаштырылган дип әйтергә була. Аена якынча 15-16 мең граждан үз хокукын терки. Әйтеп үтәргә кирәк, Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Дуван, Краснокама, Стәрлетамак, Чишмә һәм Учалы районнарында чаралар оешкан рәвештә бара.
– Гражданнарның ашыкмавы нәрсәгә бәйле соң?
– Районнардан килгән мәгълүматлар буенча, бу оештыру эшләренә бәйле. Бигрәк тә гражданнарның хокукларын теркәү тәртибенә. Документларны дәүләт теркәүчеләренә тапшыру өчен район үзәкләренә барырга кирәк, ә аларны атнаның билгеле көннәрендә генә кабул итәләр. Субъектив сәбәпләр дә бар – кешеләр көтеп торалар.
– Пайлы булучыларга тагын нәрсәне белергә кирәк?
– Гражданнарга шушы теләкне җиткерәсе килә: үз пайларыгызны файдалануны ашыгып хәл итмәгез.
Язгөл ЮНЫСОВА.

 

 

 

 

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 53-25-22,
53-63-31

GISMETEO.RU: погода в г. Уфа