Республика яшьләре гәзите
Безнең кушымталар  
Өмет
Редакция
Фотогалерея
Кунакханә
Конкурслар
Архив

«Өмет»кә соравым бар

 

 

Кече яшьтәге хезмәт стажга керәме?

Укучылардан күп сораулар Бөек Ватан сугышы вакытында кече яшьтәге (10-12 яшь) хезмәт стажын дәлилләү буенча килә. Ул пенсия билгеләү өчен кирәк. Гадәттә мондый гражданнарның эшне раслаучы документлары булмый. Шул сәбәпле Пенсия фонды органнары әлеге гражданнарның мөрәҗәгатьләрен, аларның эшләре шаһитларның күрсәтмәләре белән дәлилләнгән очракта да, кире кага. Пенсия фонды хезмәткәрләре эшләүченең Бөек Ватан сугышы чорында гамәлдә булган законнар буенча хезмәт килешүе төзергә рөхсәт бирү яшенә җитмәвенә сылтаналар.

Җавап.

Мондый гражданнарның пенсия билгеләгәндә гомум стажга кертү өчен кече яшьтәге хезмәт стажын дәлилләү мөмкинчелеге бар. 2001 елның 17 декабреннән 173 санлы (03.06.2006 ел редакциясе) «Русия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» Федераль законның 13 маддәсенә ярашлы, стажны исәпләгәндә гражданны страховкаланган итеп теркәлгәнгә кадәрге эше «Мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында шәхси (персонифицированный) исәп турында» Федераль законга ярашлы, эш бирүче яки тиешле дәүләт (муниципаль) органнары биргән документлар белән раслана. «Мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында шәхси (персонифицированный) исәп турында» Федераль закон РФның бар территорияләрендә 1997 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. «Хезмәт пенсияләрен билгеләү өчен страховкалы стажны исәпләп чыгару һәм раслау кагыйдәләренең» 6 пуктына ярашлы (2002 елның 24 июленнән 555 санлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган, 08.08.2003 ел редакциясе), хезмәт килешүе буенча эш дәверен дәлилләүче төп документ булып закон белән билгеләнгән хезмәт кенәгәсе тора. Хезмәт кенәгәсе булмаганда, шулай ук хезмәт кенәгәсендә дөрес һәм төгәл булмаган мәгълүмат булса яки эшнең аерым чорлары турында язмалар теркәлмәсә, эш дәверен дәлилләүче итеп язма хезмәт килешүләре, колхозчыларның хезмәт кенәгәсе, эш бирүче яки тиешле дәүләт (муниципаль) органнары биргән белешмәләр, приказлардан өземтәләр, хезмәт хакы бирүгә шәхси исәп һәм исемлекләр кабул ителә. «Хезмәт пенсияләре турында» Федераль закондагы 13 маддәнең 3 пунктына ярашлы, документлар булмаганда стажны ике яки күбрәк шаһитның күрсәтмәләре белән түбәндәге очракта расларга мөмкин: әгәр эш турында документ табигый афәт (җир тетрәү, су басу, көчле давыл, янгын һәм башка шундый сәбәпләр) аркасында югалса һәм аларны яңадан тергезеп булмаса. әмма закон аерым очракларда эшләүченең гаебе булмаган башка сәбәпләр аркасында документларны югалтканда да (аларны тиешенчә сакламау, алдан уйланган ният белән юкка чыгару яки шундый башка сәбәпләр аркасында) ике яки күбрәк шаһитның күрсәтмәләре нигезендә эш стажын раслауны рөхсәт итә. Бөек Ватан сугышы вакытындагы эш дәвере нәкъ шундый очрак дип исәплим. Югарыда күрсәтелгән Кагыйдәләрнең 31 пунктына ярашлы, шаһитлар күрсәтмәләре буенча эш дәверләрен раслау пенсия белән тәэмин итү органы карары белән башкарыла. Бу карар шаһитларның пенсия белән тәэмин итү органнарына биргән күрсәтмәләре нигезендә пенсия билгеләү урынында яки шаһитның яшәү урынында чыгарыла. әгәр сәламәтлеге яки башка нигезле сәбәпләр аркасында шаһит күрсәтмә бирә алмаса, закон белән билгеләнгән тәртиптә расланган шаһит күрсәтмәләрен язма рәвештә дә тапшырып була. Мәсәлән, шаһитның күрсәтмәләрен нотариус раслый ала. әгәр шаһитларның берсе икенче шаһитка караганда гражданның эше турында зуррак дәверне күрсәтсә, расланган вакыт итеп ике шаһит та күрсәткән вакыт исәпләнә. Кызганычка каршы, югарыда әйтелгәнчә, пенсия Фонды органнары Бөек Ватан сугышы вакытындагы 12 яшькә кадәр эш дәверен страховкалы стажга кертүдән баш тарта. Бу вакытта алар югарыда күрсәтелгән Кагыйдәләрнең 30 пунктына сылтаналар. әлеге пунктта билгеләнүенчә, шаһитлар күрсәтмәләре буенча эш дәверен раслаганда түбәндәгеләр исәпкә алына: 4эшләгән дәвердә гамәлдә булган законнар буенча эшләүченең хезмәт килешүе төзүгә рөхсәт ителгән яшькә җиткән булуы; 4шул ук законнар буенча шаһитның да бергә эшләгән чорда рөхсәт ителгән яшькә җитүе. Ягъни, бу пунктта теркәлгән кагыйдәгә ярашлы, эшләүче дә, шаһит та билгеле яшькә җиткәндә генә эш дәвере стажга кертелә. әмма бу кагыйдәләр РФ Конституциясенә туры килми. РФ Конституциясенең 39 маддәсендә һәркемгә яшь буенча социаль тәэмин итү гарантияләнгән. Конституциянең 19 маддәсенә ярашлы, җенес, раса, милләт, тел, чыгыш, милек һәм вазыйфа (дәрәҗә), яшәгән урын, дингә мөнәсәбәт, караш, иҗтимагый оешмаларда тору, шулай ук башка шартларга карамастан, кеше һәм гражданның хокук һәм ирек тигезлеген дәүләт гарантияли. Шулай итеп, кешенең пенсия алу хокукын аның эш дәверендә билгеле яшькә җитүе белән бәйләү Конституция тарафыннан тыела. Федераль законнарда мондый чикләүләр юк, хезмәт килешүе буенча бар эш тә гомум хезмәт стажына кертелә. «РФ Югары судының граждан эшләре буенча суд практикасының кайбер сораулары» РФ Югары Судының суд практикасы Күзәтүенең (РФ Югары Суды Бюллетененең 11 санында 1996 елда басылган) 10 пунктында РФ Югары Суды да шушы фикердә тора. Бу документта РФ Югары Суды Бөек Ватан сугышы вакытында 12 яшькә кадәрге эш дәверен пенсия билгеләү өчен стажга кертүдән баш тарту очрагын карый. Эшләүче бары гомум билгеләнгән хезмәткә яраклы яшенә җиткәч кенә шаһитлар күрсәтмәләре белән стажны расларга мөмкин дигән нәтиҗә законга нигезләнмәгән, хаталы, РФ Конституциясенә туры килми дип күрсәтте Югары суд. Шулай итеп, РФ Югары Суды әлеге эш дәверен стажга кертүгә баш тарту карарын кире какты. Шуның белән Бөек Ватан сугышы вакытында 12 яшькә кадәр эшләүче гражданнарның әлеге дәверне пенсия билгеләү өчен страховкалы стажга кертү хокукы дөрес дип танылды. Минемчә, бу кагыйдәләр сугыш чорында эшләгән кешеләргә генә түгел, ә яшьли эшләүче башкаларга да кагыла. әйтергә кирәк, РФ Югары Судының мондый нәтиҗәләренә карамастан, бәлки, Пенсия белән тәэмин итү органнары югарыда күрсәтелгән Кагыйдәләрнең 31 пунктына таянып, әлеге чорны страховкалы стажга кертүдән баш тартыр. Бу очракта мин баш тартуны язма рәвештә бирүне сорарга һәм әлеге документны гамәлдән чыгаруны сорап гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. РФ Конституциясенә, РФ Югары Суды нәтиҗәләренә һәм югарыда күрсәтелгән дәлилләргә нигезләнеп, судлар мондый эшләр буенча Бөек Ватан сугышы вакытында эшләгән гражданнар яклы булырга тиеш дип исәплим. Бу законлы да, гадел дә булачак.

Илшат СәХәүТДИНОВ.

 

Ярдәм итәргә тиешме?
Ирем белән аерылыштык. Улыбызга әле 19 яшь, ул дәүләт колледжында көндезге бүлектә укый. Ирем безгә матди ярдәм күрсәтергә тиешме?
Рәлия.

Рәлия ханым! РФ Гаилә кодексының 80нче маддәсенә ярашлы, балага 18 яшь тулганнан соң, ул укуын дәвам итсә дә, аңа алимент түләү туктатыла. Бу очракта сезгә улыгыз атасының ярдәм итү теләгенә генә өмет итәсе кала.

Бала акчасы түләнәме?
2007 елдан яшь ярымга кадәр булган икенче балага 3500 сум бирелергә тиеш. Мин балага яшь ярым тулганчы эшкә чыктым. Бу очракта пособиегә хокукым сакланамы?
Гөлнара.
Чакмагыш районы.

Сезнең сорауга РФ социаль страховкалау фондының БР буенча региональ бүлеге идарәчесе Марат Латыйпов җавап бирә.
— 2006 елның 30 декабреннән РФ Хөкүмәте карары белән кабул ителгән 865нче санлы «Баласы булган гражданнарга дәүләт пособиеләре билгеләү һәм түләү турында кагыйдәнамә»нең 39нчы пунктына ярашлы, бала карау буенча айлык пособиегә гражданның хокукы шул очракта саклана, әгәр бала карау ялындагы кеше тулы булмаган хезмәт вакытында гына эшләсә. Тулы хезмәт көненә эшкә чыкканда (ягъни бала карау отпускасын өзгәндә) балага яшь ярымга кадәр түләнә торган пособие бирелми.

Пособие — игенләтә?
Бала карау буенча пособиене миңа авыл хуҗалыгы предприятиесеннән елына берничә тапкыр игенләтә бирәләр. Социаль страховкалау фонды бала акчасын безнең сберкнижкаларга күчерә алмыймыни?
Илүзә Мостафина.
Миякә районы.


әлеге сорау белән РФ социаль страховкалау фондының БР буенча региональ бүлеге идарәчесе Марат Латыйповка мөрәҗәгать иттек.
— әлбәттә, пособие акчалата түләнергә тиеш. РФ социаль страховкалау фонды карары белән 2004 елның 9 мартыннан кабул ителгән 22нче санлы «Мәҗбүри социаль страховкалау чыгымнарын исәпләү һәм тоту тәртибе турында» күрсәтмәгә ярашлы, социаль страховкалау чыгымнарын бүлү эш бирүче аркылы гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә сезнең исәпкә акча күчерергә безнең хокукыбыз юк.


Дәваханәне ник яптылар?
Аскын районының дүрт авыл советы халкын (4 меңгә якын халкы булган 19 авыл карый) 30 ел хезмәтләндерүче Иске Казанчы авыл дәваханәсен, кызганычка каршы, яптылар. Моны безнең төбәк халкы бик авыр кичерде. 19 авыл халкын район үзәгенә 24 урынлы бер автобус йөртә. Кеше күп, көчлеләр кереп тула, ә авыру, олылар, пенсия яшендәгеләр, хезмәт ветераннары утыра алмый торып кала. Иске Казанчы авылы дәваханәсен аякка бастыруны сорап район Советына һәм районның үзәк дәваханәсенә ничәмә тапкырлар мөрәҗәгать иттек. Финанс юк, дип кенә җаваплыйлар.
Хәмзә ЯКУПОВ.
Аскын районы, Алъягыш авылы.


Хөрмәтле Хәмзә әфәнде! Сезнең сорауга БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан түбәндәге җавапны бирделәр.
2003 елның 6 октябреннән 131 санлы «Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның гомум принциплары турында»гы Федераль Законга ярашлы (15нче маддә. «Муниципаль районның урындагы сораулары әһәмияте»), халыкка беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча эшләр тапшырылган урындагы үзидарәлек органы муниципаль учреждениеләрне төзү, аларны финанслау, формалаштыру һәм муниципаль заказны урнаштыру буенча вәкаләтләр белән бүленә.
Аскын районында койка фондын үзгәртеп оештыру койкалар санын ел саен БР Хөкүмәте Карары белән расланучы Башкортстан Республикасында гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүдә дәүләт гарантияләре Программасы кабул иткән күләм нормативына китерү максатында башкарылды.

Пенсия тупланмасы күчереләме?
Минем ирем пенсия яшенә җитми үлде (57 яшендә). Аның пенсия фондында җыелган акчасы хатынына өстәләме?
Рәфилә Кыямова .
Кыйгы районы, Солтан авылы.


Рәфилә ханым! Сезнең со-рауны РФ Пенсия фо-ндының БР буенча бүле-генә юл-ладык.

— «Русия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» 2001 елның 17 декабреннән 173нче санлы Федераль закон страховкаланган кешенең үлеме аңа картлык буенча хезмәт пенсиясенең җыелган өлешен билгеләүгә кадәр булганда, шәхси счетның махсус өлешендә исәпләнгән пенсия тупланмасын туганнарына түләү мөмкинчелеген күздә тота. Страховкаланган кеше үлгән очракта аның пенсия тупланмасы чыганакларын алуга хокукы булучылар әлеге Федераль закон белән билгеләнгән. Пенсия тупланмасы чыганакларын бүлү турында гариза булмаганда, пенсия җыелмасы страховкаланган кешенең туганнары арасында 173нче санлы «Русия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» Федераль законның 6 пункты, 6 статьясында саналган тәртип буенча бүленә:
беренче чиратта — балаларына, шулай ук уллыкка алынган балаларга, тормыш иптәшенә һәм ата-анасына (уллыкка алучыларга);
икенче чиратта — абый, апа, картәти, картәни, оныкларга.
үлгән туйдыручының туганнарына түләү чаралары бер чират эчендә тигез өлештә бүленә. Икенче чират туганнары беренчеләр булмаган очракта гына пенсия тупланмасын алырга хокуклы. Страховкаланган кешенең күрсәтелгән туганнары булмаганда, пенсия тупланмасы чаралары пенсия резервы составында исәпләнә.
2002 елның 24 июленнән 111 санлы «Русия Федерациясендә хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен финанслау өчен капитал салу чаралары турында» Федераль законга ярашлы, мәрхүмнең беренче варислары пенсия җыелмасын түләү буенча РФ Пенсия фондына страховкаланган кешенең үлеменнән соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итә ала.
Идарәче урынбасары
В.И. Евграфова.

 

 

Акцияләребез язмышын белергә иде

«1992 елларда халыкка ваучер тараттылар. Ул заманда «Восток» банкының ачылган чагы гына иде, күкләргә чөеп мактадылар үзен. Без, зур өметләр баглап, ваучерларыбызны шул банкка салып, акциягә әйләндердек. Хәзер шул банк хакында бер хәбәр дә юк. Дивидент та түләмәделәр,1-2 мәртәбә генә алдык, анысы да хәер акчасы хәтле генә иде. Безнең шул банк турында беләсебез килә, бер-ике җөмлә белән генә булса да шул хакта язсагыз иде».
Зөлфия Шакирова.
Шаран районы.

 

«Акцияләребез язмышын ачыклауда безгә ярдәм итсәгез иде».
Ш. Юнысов.
Благовар районы.

 

«Мин авыл халкы, күршеләр исеменнән язам. Без 1993 елда хөкүмәттән «Сертификат акций» дигән кәгазь сатып алган идек. Аны, бер чек 40000 сумлык дип, ике яклы килешү төзеп, «Восток» банкына салдык. Бар документлар да кулыбызда, тик «Восток» банкы гына югалды. Миңа хәзер 75 яшь, үз гомеремдә шул чекның нәтиҗәсен белсәм икән».
Нуриман Ибраһимов.
Дүртөйле районы, Аккош авылы.

 

Болар — әлеге тема буенча редакциягә килгән хатларның берничәсеннән генә өзек. Алар моннан 15 ел элек булып үткән вакыйгаларның күпләргә һаман тынгылык бирмәгәнлеген исбатлый.
1992 елның 15 июленнән хөкүмәт карарына кул кую белән илгә ваучер приватизациясе килеп керде. Бу уенның соңгы кагыйдәләре 21 августта билгеле булды: нәкъ шушы көнне Президент «Русия Федерациясендә приватизация чеклары системасын гамәлгә кертү турында» указга имзасын куйды. Ул кагыйдәләрне күпләр онытмагандыр әле. Илнең милли мөлкәтен — бар дәүләт предприятиеләре активларын — РФ Хөкүмәте 4 трлн сумга бәяләде. Аның 1,5 трлн (мөлкәтнең 35 проценты) РФ халкының 150 млн кешесенә бушлай бирү өчен тәгаенләнде. Һәркемнең өлешенә дәүләт приватизация чегы дип аталган 10 мең сумлык бер кәгазь туры килде. Аны шул вакыттагы базар бәясенә сатарга; чек инвестиция фонды (ЧИФ) акцияләренә алмаштырырга һәм аңардан ел саен дивидент алырга; яисә чек аукционы вакытында берәр предприятиенең акцияләренә үзаллы алмаштырырга була иде. Русиялеләрнең күбесе үзләренең ваучерларын акчага сатуны хуп күрде. Приватизацияне оештыручылар исә ваучер хакы автомобиль бәясенә җитәчәк дип вәгъдәләр яудырды. әмма әлеге кәгазьләрнең базар курсы 1993 елның көзенә генә үзенең номиналы белән тигезләште, хәтта ваучер кампаниясенең азагына да ваучер курсы велосипед хакыннан түбән иде. ә предприятиеләрнең акцияләренә ваучерны турыдан-туры алмаштыру аның үз хезмәткәрләренә генә тәтеде. Гади халыкның күбесе Ак йорт рәсеме төшерелгән кәгазен төрле ЧИФларның акцияләренә алмаштырырга мәҗбүр булды. Тик 1994 елда түләнә башлаган дивидентлар гына шатланырлык түгел иде. Билгеле, моның үз сәбәпләре дә булгандыр. 90 еллар башында Русиянең күп предприятиеләре табышлы эшли алмады, димәк, аларның акцияләре буенча керем дә бик түбән дәрәҗәдә иде. Моннан тыш ЧИФларда караклык, урлашу киң таралу ала барды, ә 1995-1997 елларда аларның күбесе үз эшчәнлеген бөтенләй туктатты. «Восток» банкы клиентлары да кәкре каенга терәлеп калды. Тик хаклык, дөреслек, вөҗдан, намус төшенчәләрендә тәрбияләнеп үскән буын моңа ышанырга теләмәде. Алар бүген дә акцияләренең язмышы белән кызыксына. Бу аптыраганнан эшләнгән әйбер түгел.
Кемнеңдер шаяртыпмы-чынлапмы әйткән сүзләре искә төшә: вәгъдә ителгәнне өч ел көтәләр, аннары оныталар. Шуның кебек килеп чыкты түгелме бу ваучер приватизациясе? Билгеле, әлеге вакыйганың үз «плюслары» да булгандыр. әмма бу ваучер тарихының очын-кырыен табып булмас, ахры. Шулай да без укучыларыбызның сорауларын җавапсыз калдыра алмадык. Билгесезлектә яшәүгә караганда, дөрес җавапны ишетү күпкә яхшы, диләр. Шуңа без әлеге сораулар белән Башкортстан Республикасының Кыйммәтле кәгазьләр базары буенча комиссиясенә мөрәҗәгать иттек. Алар безгә түбәндәге җавапны юллады.

 

Хезмәт көненә эшләгән сумма пенсиягә өстәләме?

Мин 1930 елгымын, гомер буе колхозда эшләп, 1990 елдан картлык буенча пенсиягә чыктым.1942-1956 елларда колхозда хезмәт көненә (трудодень) эшләдем. Шушы елларда эшләгән хезмәт стажымны пенсиягә кертеп санадылар, ә хезмәт хакын пенсиягә кертмәделәр. Хезмәт көненә эшләгән сумма пенсиягә өстәлергә тиешме?
Гали ХАФИЗОВ.
Миякә районы,
Яңа Ишле авылы.

 

Хөрмәтле Гали әфәнде! Сезнең сорауны РФ Пенсия фондының БР буенча бүлекчәсенә юллап, түбәндәге җавапны алдык.
Хат авторына картлык буенча пенсия билгеләү вакытында (1990 елда) гражданнарны пенсия белән тәэмин итү 14.07.1956 елдан «Дәүләт пенсияләре турында»гы СССР законы нигезендә башкарылган. Аңа ярашлы, картлык буенча пенсия билгеләү (ирләргә — 60 яшьтән, хатын-кызларга 55 яшьтән гомум хезмәт стажы 25 һәм 20 ел булганда) аны билгеләүгә мөрәҗәгать иткәнгә кадәрге соңгы 12 хезмәт аена исәпләнгән фактик уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып башкарылган, яки пенсионерның теләге буенча пенсия исәпләү өчен пенсиягә чыкканга кадәрге соңгы 10 елдагы теләсә кайсы рәттән килгән биш елның фактик айлык уртача эш хакы игътибарга алынган.
әлеге законның нормалары буенча картлык пенсиясе пенсионерның уртача айлык хезмәт хакына процент бәйләнешендә билгеләнә, бу чакта айлык хезмәт хакының размеры аны исәпләү өчен алынган фактик эш хакы күләменә бәйле булган.
Шуны истә тотарга кирәк, пенсия исәпләү өчен эш хакы аны беренче билгеләгәндә дә, яңадан исәпләүләрдә дә гамәлдә булган пенсия законы нормаларында билгеләнгән эшнең аерым периодларына гына исәпкә алынган (һәм алына). Шуңа бәйле, гражданин Г.Г. Хафизовка аның 1942-1956 еллардагы эш хакын исәпкә алып, пенсиясен арттыру мөмкинлеге турындагы сорауны хәл итү өчен РФ Пенсия фонды органнарының хокукый нигезе юк.
Гражданин Г.Г. Хафизовның пенсия эше документлары буенча шул ачыкланды: аңа картлык буенча пенсия билгеләгәндә (12.01.1990 елдан) 1.01.1982 — 31.12.1986 еллардагы эш вакытының уртача айлык хезмәт хакы исәпләнгән (124 сум 10 тиен). Ул шул вакыттагы илдәге уртача айлык хезмәт хакына (194 сум 16 тиен) 0,639 нисбәтенә туры килә (хезмәт пенсиясен исәпләү өчен расланган аның иң югары күләме 1,2 размерында булганда); пенсионерның хезмәт (страховкалы) стажы 45 елдан артык (ягъни максимальгә туры килә).
Идарәче урынбасары
Ф.Д. Бадамшин.

 

 

 

 

Пропискадан чыгара аламы?


Кызыбыз 1993 елда кияүгә чыкты, 13 һәм 14 яшьлек ике балалары бар. Кияү белән бергә яшәгән вакытта кызыбыз балаларны тәрбияләде, декрет ялында озак «утырмыйча», балаларның өч яше тулганчы эшкә чыкты. Бергә яшәгән чорда кияү белән кыз йорт сатып алдылар. әмма нигәдер әлеге йортны кияүнең анасына яздырганнар. үзләренең, шул исәптән балаларның «пропискасы» кияүнең анасының икенче йортында. Бу елның кышында кызыбыз кияү белән аерылышты, ә җәй аенда ире анасы белән йортны сатып җибәргәннәр. Без хәзер бианасы кызыбызны балалар белән бергә пропискадан чыгарыр дип куркабыз. Ул кызга хәбәр итмичә, моны эшли аламы? Кызыбыз эшсез калырга мөмкинме? Безгә кая мөрәҗәгать итәргә?
Галимә апа белән Биктимер абыегыз.
Архангель районы.

 

Хөрмәтле Галимә апа һәм Биктимер абый!
Сезнең киявегез алган йорт ир белән хатынның (Сезнең кызыгыз һәм киявегезнең) уртак мөлкәте исәбеннән сатып алынган икән, әлеге йортны РФ Гаилә Кодексының 34 статьясына ярашлы, ир белән хатынның уртак милке дип исәпләү мөмкинлеге бар. әмма моны суд тәртибендә генә башкарырга була. Мондый суд процессы шактый катлаулы булачак. Сезгә судка түбәндәге дәлилләрне китерергә кирәгәчәк:
1) йорт кияүнең анасының исеменә язылган, әмма бу турыда кызыгыз яңарак кына белгән;
2) йорт бианага язылса да, ул хатын белән ирнең уртак акчасына алынган (монда никах вакытында кияү генә эшләгән акчалар да уртак акча булып исәпләнә);
3) хатын белән ир йортны үзләре өчен алырга теләгән, ә кияүнең анасына түгел.
Мондый дәлилләр булып шаһитлар күрсәтмәсе, ниндидер язма документлар, банклардан белешмәләр (мәсәлән, сатучыга акчалар кияү исәбеннән күчерелсә), ир белән хатынның һәм кияүнең ата-анасының керемнәре турында белешмәләр һәм башкалар тора. Дәлилләр булганда гына судка мөрәҗәгать итүнең әһәмияте булачак. Бер дәгъвадә Сезнең кызыгыз судтан түбәндәгеләрне сорый ала:
— йортны хатын белән ирнең уртак милке дип тануны;
— законсыз килешүнең (сделка) нәтиҗәләрен кулланырга, атап әйткәндә, 2007 елның июненнән йортны сатып-алуның килешүен;
— ир белән хатынның уртак милкен бүлүне.
Гомум кагыйдә буенча, килешү (сделка) гамәлдән чыкканда, һәр як икенчесенә үзенә тигәнне кайтарырга тиеш (РФ Гражданлык кодексының 167 ст.). Сезнең очракта, әгәр йортны сатып-алу килешүен суд гамәлдән чыккан дип тапса, йортны сатучысына, ә акчаларны сатып алучыга кире кайтару турында карар чыгарачак. әмма, әгәр сатып алучы үзен намуслы алучы дип исбатласа, мондый нәтиҗәнең булуы мөмкин түгел (№6-П 2003 елның 21 апреленнән РФ Конституция суды Карарын исәпкә алып). Бу очракта сатучыдан зыянны каплату гына мөмкин: Сезнең очракта кызыгызның өлеше хакын ире яки бианасыннан түләттерергә (йорт акчасын кем алуга карап).
Дәлилләүнең, мондый судның катлаулы булуын исәпкә алып, мин Сезгә яхшы адвокат ялларга киңәш итәр идем. Законсыз килешүнең гамәлдән чыккан нәтиҗәсен куллану турындагы дәгъва срогы — өч ел. әлеге срок килешүне башкаруны башлаудан исәпләнә (РФ ГК 181 ст.). Никахлары таркалган хатын белән ирнең уртак милкен бүлү турында дәгъва срогы шулай ук — өч ел. Ул срок судның никах таркалу турында карары үз көченә кергән көннән башлана.
Шуны да билгеләргә кирәк, никах вакытында хуҗалык эшләрен алып барган, балаларны караган яки башка нигезле сәбәпләр аркасында үзаллы кереме булмаган ир яки хатын уртак милеккә хокуклы (РФ Гаилә Кодексының 34 ст. 3 бүлек). Уртак милекне бүлгәндә һәм бу милектә өлешләрне билгеләгәндә, әгәр дә ир белән хатын арасындагы килешүдә башкасы каралмаса, ир белән хатынның өлеше тигез дип таныла. Балигъ булмаган балаларның ихтыяҗларыннан һәм (яки) ир белән хатынның игътибарга лаек мәнфәгатьләреннән чыгып, суд бу гомум кагыйдәдән тайпылырга хокуклы. Мәсәлән, әгәр ир яки хатын бер сәбәпсез табыш китермәгән, гаилә ихтыяҗларына зыян китереп, уртак милекне сарыф иткән очракларда (РФ Гаилә кодексының 39 ст.). Гадәттә суд балигъ булмаган балалар калган якка күбрәк милек бирә.

Сезнең кызга хәбәр итмичә, аны яшәү урыны буенча теркәү исәбеннән (пропискадан) төшерү мөмкин түгел. Теркәлүче гражданның рөхсәтеннән тыш аны бу исәптән төшерү өчен суд карары кирәк (1995 елның 17 июленнән 713 санлы (12.03.1997 ел редакциясе 290 санлы) РФ Хөкүмәте Карары белән расланган «РФ эчендә яшәү урыны буенча һәм торган урыны буенча РФ гражданнарын теркәү исәбенә кую яки төшерү кагыйдәләре»нең 31 пункты, п.п. «е»).
Кызыгызны балалар белән йорттан чыгару мәсьәләсен хәл иткәндә суд аларның нинди нигездә чыгарылуы, кыз белән биана арасында нинди дә булса килешү бармы икәнен ачыкларга тиеш. Сезнең очракта оныклар (хезмәткә яраксыз гражданнар буларак) гаилә әгъзалары итеп пропискага кертелде дип дәлилләп карарга мөмкин. Торак хуҗасының гаилә әгъзалары хуҗа белән бертигез әлеге йорт белән файдаланырга хокуклы. әмма йортның хуҗасы белән гаилә мөнәсәбәтләре тукталган очракта хуҗаның элекке гаилә әгъзасының бу йорт белән файдалану хокукы сакланмый, әгәр алар арасындагы килешүдә башкасы каралмаса. Оныклар биана һәм әтиләре белән чынлыкта бергә яшәмәгәнне исәпкә алсак, кызганычка каршы, әлеге закон буенча алар торак белән файдалану хокукын югалта. әгәр элекке гаилә әгъзасының башка торак алу яки файдалану хокукы булмаса, шулай ук аның милек хәле һәм игътибарга лаек башка шартлары үзен башка торак белән тәэмин итәргә мөмкинчелек бирмәсә, суд карары нигезендә әлеге йорт белән файдалану хокукы билгеле срокка сакланырга мөмкин. Суд элекке тормыш иптәше һәм аның гаилә әгъзалары таләбе буенча алимент түләгән йорт хуҗасына аларны башка торак белән тәэмин итүне йөкләтергә хокуклы. Кызганычка каршы, Сезнең очракта бу кагыйдә кулланылмаячак, чөнки биана оныкларына алимент түләргә тиеш түгел. Суд билгеләгән срок үтүгә, хуҗаның элекке гаилә әгъзасының йорт белән файдалану хокукы туктала. әмма суд торактан файдалану срогын тагын озайта ала. Мондый аңлатма 23.11.2005 елдан РФ Югары Суды Президиумы Карары белән расланган сорауларга җавапларда бар.

Яшәгән урын буенча пропискасын югалткан очракта да Сезнең кызыгызны эшеннән чыгарырга хокуклы түгелләр. Эштән чыгаруның андый нигезе законда каралмаган. Ул гына да түгел, өстәвенә, эшкә алганда да прописка таләп итү законсыз. 2001 елның 30 декабреннән РФ Хезмәт Кодексының 64 статьясына ярашлы, яшәгән урын буенча теркәлгән булу-булмауга, шулай ук хезмәткәрләрнең эш сыйфаты белән бәйле булмаган башка шартларга карап хезмәт килешүе төзегәндә нинди дә булса хокукларны чикләү яки өстенлекләрне билгеләү тыела.
Илшат СәХәүТДИНОВ.

 

 

Җиргә салым түләргәме?


Мин 85 яшьтә, Бөек Ватан сугышы инвалидымын. Исемдә, РФ Президенты Карары һәм БР Президентының өстәмә Карарына ярашлы, салым түләүләреннән азат ителгән идек.
Бу елны салым инспекциясе минем йортым һәм куралар урнашкан җир өчен салым җибәргән. Биредә мин 40 ел яшим, участокны яңа закон буенча рәсмиләштердем.
Мин җир өчен салым түләргә тиешме?
Р.С. КудаЯров.
Бүздәк районы.

Хөрмәтле Рәвил Сафиуллович! Сезнең мөрәҗәгатьне Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә юллап, түбәндәге җавапны алдык.
«2006 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Республикасы территориясендә җиргә салым РФ Салым кодексының 31 бүлеге һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллек органнарының норматив хокук актлары нигезендә билгеләнгән. РФ Салым кодексының 12 ст. 4 пунктына ярашлы, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллек органнары салым ташламалары билгеләргә мөмкин. әлеге ташламаларны куллану нигезе һәм тәртибе РФ СК 31 бүлеге кагыйдәләре чиге һәм тәртибендә.
17.11.2006 елдан 33 санлы Башкортстан Республикасының Бүздәк муниципаль районы Советы Карарында Бөек Ватан сугышы инвалидларын җиргә салым түләүдән азат итү каралмаган.
РФ Салым кодексының 390 статьясына ярашлы, җир салымы буенча салым базасы җир участокларының кадастр бәясе кебек билгеләнә.
Физик шәхес булган һәр салым түләүче өчен җир участокларының кадастр бәясен салым органнары билгели. Ул дәүләт җир кадастрын алып баручы органнар, күчемсез милеккә һәм алар белән килешүгә хокук теркәү органнары, һәм муниципаль берәмлек органнары салым органнарына биргән мәгълүматлар нигезендә билгеләнә.
РФ Салым кодексының 391 ст. 5 пунктының 4 подпунктына ярашлы, Бөек Ватан сугышы инвалиды яки ветеранының милкендә булган, даими (сроксыз) куллануда яки гомерлек мирас биләмәсендәге җир участогына карата бер муниципаль берәмлек территориясендә бер салым түләүчегә салым базасы салым салынмаган суммага 10 000 сум күләмендә кими.
Салым салынмаган суммага кимүне исәпкә алып, Кудаяров Рәвил Сафиулла улына караган җир участогының кадастр бәясе 118 992 сум тәшкил итә, кадастр хакыннан 0,3 процент күләмендә билгеләнгән нормадан (ставка) чыгып, җир салымы суммасы — 356,98 сум.
Күрсәтелгән сумманы түләүгә Кудаяров Р.С. исеменә салым органнары тарафыннан белдерү кәгазе җибәрелгән».

Җитәкче урынбасары, 2 класслы РФ дәүләт гражданлык хезмәте
киңәшчесе А.Ю. Васильев.

 

Колхоз бала акчасын тоткарлый аламы?

Мин колхозда эшләп декрет ялына чыктым, бала акчасы колхоз аша бирелә. Тик соңгы дүрт айда бу акчаны күргәнем юк. Күпме акча алырга тиешлегемне дә белә алмыйм, әлегә 1400 сум алам. Колхоз акча бирүне тоткарлый аламы?
Г. Шәйморатова.
Чакмагыш районы, Рапат авылы.

Гүзәл ханым! Сезнең сорауга җавапны РФ Социаль страховкалау фондының Башкортстан Республикасы буенча региональ бүлегеннән алдык.
«30.12.2006 елдан 865 санлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре билгеләү һәм түләү турында кагыйдәгә» ярашлы, мәҗбүри социаль страховкага ия һәм бала карау буенча ялда булган әниләр яки әтиләр, яисә чынлыкта бала карауны башкарган башка туганнары, опекуннар бала карауга айлык пособиегә хокуклы.
Шәйморатова Гүзәл колхоз эшчесе булып тора. Бала карау буенча айлык пособие аңа эш урыны буенча бала карауга ял ае башланганчыга кадәрге соңгы 12 календарь аеның уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнергә тиеш. Бу вакытта беренче баланы карау буенча ял вакытына пособиенең минималь күләме 1725 сум, икенче һәм аннан күбрәк бала өчен 3450 сум тәшкил итә. Бала карауга айлык пособие түләүне тоткарларга колхозның хокукы юк, чөнки акча җитәрлек булмаганда социаль страховкалау фонды пособие түләүгә җитмәгән чараларны кайтара».
Идарәче урынбасары
Л.В. Черепанова.

 

 

Фатирга кем хокуклы?

Мин өлкән яшьтәге ялгыз күршемне тәрбиялим. Ул сигез ел элек фатирын миңа калдыру турында васыятьнамә язган иде. Аның еракта пенсионер сеңлесе барлыгын беләм. Күршем мәрхүм булган очракта, аның фатирга хокукы булырга мөмкинме?
Гайшә.
Уфа шәһәре.

РФ Гражданлык кодексының 3 бүлегенә ярашлы, нотариаль расланган васыятьнамә булганда, сез, берсүзсез, фатирның мирасчысы буласыз. әмма апасының үлеменнән соң алты ай эчендә сеңлесе әлеге васыятьнамәгә ризасызлык белдерә ала. Мондый очрак килеп чыгар дип уйласагыз, күршегезне тәрбияләүче буларак, аның белән рента килешүе яки бүләк килешүе төзи аласыз.

 

 

Транспорт өчен түләргәме?

Минем 1982 елгы «Жигули» автомобилем бар. әлеге вакытта мин бер ел да алты айга водитель таныклыгыннан мәхрүм ителдем. Мин транспорт өчен салым түләргә тиешме?
Роберт.

әйе. Бүген гамәлдә булган законнарда водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән физик шәхесләргә ташламалар каралмаган.

 

 

 

Уфа районы прокуроры ярдәмчесе
М.М. ЗИННәТУЛЛИН җавап бирә:

Сорау: Без ирем белән өлкән кешеләр, ике балабыз бар һәм хосусыйлаштырылган фатирны аларга калдырасыбыз килә. Моның өчен васыятьнамә язу мотлакмы? Бер васыятьнамәне икесенә дә рәсмиләштерергә мөмкинме?
Җавап: Васыятьнамә язу мотлак түгел — исән калган ир яки хатын һәм балалар мәрхүмнең бар милкен тигез өлешләрдә мирас итеп алалар. Ике кешегә бер васыятьнамә төзергә ярамый.
Васыятьнамә калдырылмаса, мирас итеп алу закон буенча башкарыла. Башта беренче чират мирасчылары чакыртыла. Алар мәрхүмнең (РФ Гражданлык Кодексының 1142 ст.):
— балалары (шул исәптән уллыкка алынган);
— тормыш иптәше;
— ата-анасы.
Бар мирасчылар да тигез өлештә мирас ала. әгәр дә мирасчылар арасында бәхәс килеп туар дигән шикләнү бар икән, васыятьнамә төзү әһәмиятле булачак. әмма ике кешегә бер васыятьнамә рәсмиләштерергә ярамый. «Васыятьнамәдә бер гражданның гына күрсәтмәсе була ала. Ике яки күбрәк гражданга васыятьнамә төзү тыела» (РФ Гражданлык Кодексының 1118 ст. п.4).

Сорау: Ирем белән аерылу турында судка дәгъва бирдем. әмма ирем ике тапкыр судка килмәде. Судья мин аны алып килергә тиешмен, дип әйтә. Миңа нәрсә эшләргә?
Җавап: әгәр Сезнең ирегез нигезсез сәбәпләр аркасында судка килмәгән икән, суд аның катнашлыгыннан тыш эшне карарга хокуклы. Сезгә ирегезне алып килүне йөкләтергә Судның хокукы юк.
Никахны таркату турында эш, кагыйдә буларак, ир һәм хатынның икесенең дә катнашлыгында карала. Суд утырышы түбәндәге очракларда кичектерелә (Гражданлык Процессуаль Кодексының 167 ст.):
— әгәр җавап бирүченең (бу очракта — Сезнең ирегез) суд утырышының вакыты һәм урыны турында хәбәр алганы билгесез булса;
— әгәр җавап тотучы хәбәр алган, әмма утырышка килә алмаган һәм килә алмауның сәбәпләре турында судка хәбәр иткән, — әгәр суд аның килә алмау сәбәпләрен нигезле дип тапса.
Шулай итеп, Сезнең ирегез килә алмауның сәбәпләре турында хәбәр итәргә һәм әлеге сәбәпләрнең нигезле булуына дәлилләр китерергә тиеш булган. әгәр Сезнең ирегез хәбәр алган, әмма килә алмауның сәбәпләре турында хәбәр итмәгән яки суд тарафыннан аның хәбәрләре нигезсез дип табылган икән, суд аның катнашлыгыннан тыш эшне карарга хокуклы.

Сорау: Хезмәт кенәгәләрендә язуларны эш бирүче — физик шәхес тутырырга хокуклымы? Мәсәлән, шәхси эшкуар.
Җавап: Соңгы вакытка кадәр эш бирүчеләр — физик шәхесләр хезмәт кенәгәләрен алып барырга хокуклы түгел иделәр. әмма 2006 елның 1 октябреннән РФ Хезмәт Кодексы шәхси эшкуарларга үз эшчеләренең хезмәт кенәгәләрен алып баруны йөкләтә, ә шәхси эшкуар булмаган эш бирүче — физик шәхесләр элеккечә мондый хокукка ия түгел.
Шәхси эшкуар булмаган эш бирүче — физик шәхес эшчеләрнең хезмәт кенәгәләрендә язулар тутырырга, шулай ук эшкә беренче тапкыр алынучы эшчеләрнең хезмәт кенәгәләрен рәсмиләштерергә хокуклы түгел (РФ ХК 309 ст.).
Шәхси эшкуар булган эш бирүче — физик шәхес билгеләнгән тәртиптә һәр эшчегә хезмәт кенәгәсе алып барырга хокуклы. Мондый эш бирүчедә эшләү вакытын дәлилләүче документ булып язма хезмәт килешүе тора.
Шәхси эшкуар булган эш бирүче — физик шәхес бурычлы (РФ ХК 303 ст.):
— эшче белән язма рәвештә хезмәт килешүе төзергә
— федераль законнар белән расланган тәртип һәм күләмдә страховка взносын һәм башка мәҗбүри түләүләрне түләргә
— эшкә беренче тапкыр керүчеләргә дәүләт пенсия страховкалавының страховка таныклыгын рәсмиләштерергә.
Шәхси эшкуар булмаган эш бирүче — физик шәхес шулай ук хәбәр итү тәртибендә яшәү урыны буенча (теркәлүгә туры килгән) үзидарә органында эшче белән хезмәт килешүен теркәргә бурычлы (РФ ХК 303 ст.).

Язгөл Юнысова әзерләде.

 

 

 

Эшләп укыганда ял биреләме?

Эшләп укыганда ял биреләме?
Мин читтән торып югары уку йортында укыйм һәм эшлим. Бу очракта миңа имтиханнар тапшыру чорында (сессия) ял бирергә тиешләр дип ишеткән идем. әмма мин укыган университет профиль буенча эшкә туры килмәгәнлектән, миңа эштән отпуск бирүгә баш тарттылар. Администрация хаклымы? Озакламый диплом әзерләп якларга һәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга кирәк булачак. Моның өчен миңа ял бирергә тиешләрме?
Гәрәев С.
Уфа шәһәре.

 

Сезгә ял бирүгә законсыз баш тартканнар. РФ Хезмәт Кодексының 173 статьясына ярашлы, югары профессиональ белем бирүче мәгариф учреждениесендә көндезге яки көндезге-читтән (кичке) формада укыган эшчегә өстәмә яллар бирелергә тиеш. Мондый яллар мәгариф учреждениеләренең оештыру-хокук формалары нинди булуга карамастан бирелә. Уку йортының профиле эшче башкарган эшкә туры киләме-юкмы икәне дә мөһим түгел. Шулай ук бу уку йортына эшче үзаллы кергәнме, әллә эш бирүче җибәргәнме икәнлеге дә искә алынмый. әмма өстәмә ялларны алу өчен түбәндәге шартлар булу кирәк:
1) уку йортының дәүләт аккредитациясе булырга тиеш;
2) эшче бу уку йортында уңышлы укырга тиеш.
Ялларның срогы закон тарафыннан түбәндәгечә билгеләнгән:
— беренче һәм икенче курсларда арадаш (промежуточная) аттестация үтү өчен — 40 календарь көн, алдагы курсларның һәрберсендә — 50шәр календарь көн (төп белем программасын кыскартылган срокта үзләштергән очракта икенче курста ук — 50 календарь көн).
— чыгарылыш квалификация эшен әзерләү, яклау һәм йомгаклау дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен — дүрт ай;
— йомгаклау дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен — бер ай.
Бу очракларның барсында да эшченең уртача хезмәт хакы саклана.
Моннан тыш, эш бирүче хезмәт хакын сакламыйча да эшчегә ял бирергә тиеш:
— югары профессиональ белем бирүче мәгариф учреждениесенә укырга керү имтиханнарын тапшыру рөхсәт ителгән эшчеләргә — 15 календарь көн;
— югары белем бирү белем учреждениесенең әзерлек бүлеге тыңлаучыларына — эшчеләргә чыгарылыш имтиханнарын тапшыру өчен — 15 календарь көн;
— дәүләт аккредитациясе булган көндезге укыту формасы буенча югары профессиональ белем бирүче мәгариф учреждениесендә укучыларга, эш белән укуны бергә алып баручыларга, арадаш аттестация үтү өчен — уку елында 15 календарь көн; чыгарылыш квалификация эшен әзерләү һәм яклау һәм йомгаклау дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен — 4 ай, йомгаклау дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен — бер ай.
Көндезге һәм көндезге-читтән торып (кичке) укыту формасы буенча белем алучы эшчеләргә диплом проектын (эшен) башкару яки дәүләт имтиханнарын тапшыру алдыннан ун уку ае вакытына аларның теләге буенча 7 сәгатькә кыскартылган хезмәт атнасы билгеләнә. әлеге эшчеләргә эштән азат ителгән вакытка төп эш урыны буенча уртача хезмәт хакының 50 проценты түләнә, әмма минималь хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш.
Хезмәт килешүенең яклары (эшче һәм эш бирүче) килешүе буенча хезмәт вакытын кыскарту атнасына эштән азат ителгән бер көн бирү яки атна буена хезмәт көне озынлыгын кыскарту юлы белән башкарыла.
Дәүләт аккредитациясе булмаган югары уку йортларында укучы эшчеләргә гарантия һәм компенсация коллектив килешүе яки хезмәт килешүе белән билгеләнә.

РФ Хезмәт Кодексының 177 статьясына ярашлы, эш белән укуны бергә алып барган эшчеләргә гарантия һәм компенсацияләр югары белемне беренче тапкыр алганда бирелә. Күрсәтелгән гарантия һәм компенсацияләр шулай ук тиешле дәрәҗә профессиональ белеме булган, язма рәвештә эшче һәм эш бирүче арасында төзелгән уку турында хезмәт килешүенә ярашлы, эш бирүче укырга җибәргән эшчеләргә дә бирелергә мөмкин.
Эш бирүче һәм эшченең килешүе буенча югарыда күрсәтелгән өстәмә ялларга чираттагы елгы отпусклар кушылырга мөмкин.
Берьюлы ике мәгариф учреждениесендә уку белән эшне бергә алып барган хезмәткәргә гарантия һәм компенсацияләр бу уку йортларының берсендә укуга гына бирелә (хезмәткәрнең сайлавы буенча).
Өстәмә яллар алыр өчен эшче эшләгән урынына 2003 елның 13 маеннан 2057 санлы РФ Мәгариф министрлыгы карары белән расланган форма буенча хәбәр итү белешмәсен, ә имтиханнар тәмамланганнан соң (диплом яклагач) раслау белешмәсен алып килергә тиеш.

Илшат СәХәүТДИНОВ.

 

 

 

 

18 яшьтән соң социаль пенсия түләнәме?

әлеге вакытта югары уку йортының көндезге бүлегендә укып йөргән улыма быел 18 яшь тулачак. Аңа әтисенең мәрхүм булуына бәйле социаль пенсия түләнә. 18 яшь тулганнан соң әлеге пенсия биреләчәкме?
Н. әминева.
Бөре шәһәре.

 


Хөрмәтле укучым! Шушы көннәрдә генә без РФ Пенсия фондының БР буенча бүлегеннән пресс-релиз алдык. Анда нәкъ сезнең сорауга җавап бар.
«Яңа елның беренче гыйнварыннан 09.04.2007 елдан 43 санлы «Русия Федерациясендә дәүләт пенсиясен тәэмин итү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде. әлеге закон буенча социаль пенсиягә хокуклы булучыларның исемлеге киңәйде. Атап әйткәндә: ата-ананың берсе яки икесе дә мәрхүм булганда, яки ялгыз ананың үлүенә бәйле социаль пенсиягә хокук Русиядә даими яшәүче 18 яшьтән өлкән, өстәмә белем бирү мәгариф учреждениеләреннән тыш, бар тип һәм төр белем бирү учреждениеләренең, аларның оештыру-хокук формалары нинди булуга карамастан, көндезге бүлегендә укыган балаларга, әлеге укуны тәмамлаганчы, әмма 23 яшь тулганга кадәр бирелә.
2008 елның беренче гыйнварына кадәр туендыручысын югалту очрагы буенча социаль пенсия, хезмәт пенсиясеннән аермалы буларак, балаларга 18 яшькә кадәр генә түләнелә иде.
Шуңа ярашлы, 18 яшькә җитү сәбәпле туендыручыны югалту очрагы буенча социаль пенсия түләү туктатылган, әмма югарыда аталган шартларда укуларын дәвам итүчеләргә яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә социаль пенсия билгеләү өчен язма гариза һәм уку турында белешмә белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
әйтергә кирәк, 2007 елның беренче декабреннән республикада бер туендыручысын югалткан һәркемгә социаль пенсия күләме 1794 сум, ата һәм анасының икесен дә яки ялгыз анасын югалтучыга 3588 сум тәшкил итә.
Ата яки (һәм) анасының үлеме белән бәйле хезмәт пенсиясенә дә (туендыручының страховкалы стажы юк), социаль пенсиягә дә (туендыручы балага 18 яшь тулганнан соң мәрхүм булган) хокукы билгеләнмәгән балалар да социаль пенсиягә хокук ала. Социаль пенсия билгеләү өчен аларга хезмәткә сәләтсез кешенең үлгән туендыручының тәрбиясендә булган фактны һәм мәгариф учреждениесенең көндезге бүлегендә уку фактын раслаучы гариза һәм документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының урындагы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк».

P.S. Мәрхүм булган туендыручының хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары туендыручыны югалту очрагы буенча хезмәт пенсиясенә хокуклы. үлгән туендыручының страховкалы стажы бөтенләй булмаганда, шулай ук аның үлеме җинаять җәзасына тарттырыла торган явыз ниятле эш башкаруга яки явыз ният белән үзенең сәламәтлегенә зыян китерүгә бәйле булса, туендыручыны югалту очрагы буенча социаль пенсия билгеләнә.

 

 

 

Нәрсәгә барып җитәрбез?

Без моңарчы Авыргазы районының Кешәнне һәм Дүртөйле авыллары кергән «Октябрь» колхозы җирендә яшәдек. үзгәртеп кору башлангач, колхоз хуҗалары үзләренең ягына үзгәртеп кора башладылар. Бара торгач, колхозны күтәрә алмаслык бурычка батырдылар. Безнең «Октябрь» колхозының җирен «Дружба» колхозының (әпсәләм авылы) рәисе арендага алып файдалана башлады. Төзелгән әйберләр, техника юкка чыга башлады, мал сарайлары ташландык хәлгә килде. Мәдәният йорты, медпункт, мәктәп, китапханә, почта, кунакханә һәм тагын берничә бинаны җылыта торган котельныйны яптылар.
Бу ике авыл халкының алдагы көндә нәрсәгә барып җитәрен беркем дә белми...
Берничә кеше исеменнән И. Нигъмәтуллин.
Авыргазы районы, Кешәнне авылы.

 

әлеге хатны без Авыргазы районы хакимиятенә юлладык, алар безгә шундый җавап бирде.
«2006 елның 2 августында «Октябрь» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы әгъзаларының гомум җыелышында карар кабул ителде:
«Авыр финанс-икътисади хәлне исәпкә алып
1. «Октябрь» АХҖКының төп чараларын киләчәктә милекне сатып алу һәм авыл хуҗалыгы техникасын күчерү белән «Урожай» АХҖКына арендага тапшырырга.
2. Авыргазы районы «Октябрь» АХҖКының авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендә булган 3178 га мәйдандагы җирен, шул исәптән, 2326 га сөренте җирен Авыргазы районының «Урожай» АХҖКына 19 ел срок белән арендага бирергә».
Хуҗалыкның әйләнеш чаралары булмау җитештерүне тулы куәткә алып барырга мөмкинчелек бирмәде. Производствоны алып бару процессында «Октябрь» хуҗалыгы сөренте җирләрне эшкәрткәндә һәм культураларны караганда «Урожай» хуҗалыгының хезмәтләре белән кулланды, чөнки үз техникалары җитми иде.
Күчемсез милек объектларын сүтү һәм алып китүгә килгәндә, чынлап та «Октябрь» хуҗалыгы территориясеннән печән саклау урыны чыгарылган иде. Сүтү вакытына бу объект файдаланышта булмаган: төзелеп бетмәгән саклау урынының түбәсен җил алып киткән һәм соңгы биш ел эчендә ремонтка тотынмаганнар. Сатып алынган трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары Кешәнне авылы МТМсында тора. «Урожай» хуҗалыгы арендасында булган калган төп чаралар тиешенчә файдаланыла.
Моннан тыш, шуны билгелисе килә, хатта «Дружба» колхозы (әпсәләм авылы) дөрес күрсәтелмәгән. «Дружба» колхозы районда юк, үзәге Семенкино авылында булган «Дружба» АХҖКы бар. ә әпсәләм авылы «Урожай» АХҖКының үзәк усадьбасы булып тора».

Авыл хуҗалыгы идарәсе
башлыгы З.Я. Идрисов.

«Яңа Кәлчер авыл Советы биләмәсе балансында торган Кешәнне урта мәктәбе, авыл мәдәният йорты, фельдшер-акушер пункты, «Октябрь» хуҗалыгы идарәсе, дүрт фатирлы йортны җылытучы Кешәнне авылындагы үзәк котельный искерү сәбәпле, 2006 елның маенда үзәк котельныйны демонтажлау (сүтү) турында карар кабул ителде. 2006 елның көзендә бар бюджет учреждениеләрендә автоном җылыту үткәрелде.
Хатта сүз барган дүрт фатирлы йортта яшәүчеләр Кешәнне авылында үзәк котельный сүтеләчәк турында алдан язма рәвештә кисәтелде. Аларга шулай ук автоном җылыту кертү тәкъдим ителде, алар моны эшләде».

Авыл биләмәсе хакимияте
башлыгы Л.Р. Бүләккулова.

 

 

Алимент күләмен киметерләрме?

Кызыбыз 1994 елда кияүгә чыкты. Оныгыбызга өч яшь тулганда алар аерылыштылар. Кызыбыз улына хезмәт хакыннан 25 процент күләмендә алимент алды. Элекке киявебез 7 ел икенче хатын белән яши, уллары бар. ЗАГСта теркәлмәгәннәр, ирекле никахта яшиләр. 2006 елда икенче хатыны да алиментка биргән, һәм суд хезмәт хакыннан 16 процент түләттерергә йөкләткән. ә кызыбыз 25 процент алуын дәвам итә иде. 2007 елның октябрендә кызыбызның аерылган ире безнең оныкка түләнгән алимент күләмен 16 процентка кадәр азайтуны сорап судка гариза биргән, чөнки ике балага нибары 33 процент кына каралган. Кызыбыз — өченче группа инвалид, үз торагы юк, безнең белән яши. Элекке ире һәм икенче баланың анасы судта бергә яшибез дип раслыйлар, икесе дә эшли. Минем соравым шул: мондый очракта элекке ир алимент күләмен азайтуны таләп итәргә хокуклымы?
Сафина Нәзирә әбиегез.
Туймазы районы.

 


Хөрмәтле Нәзирә апа!
Сезнең элекке киявегез чынлап та оныгыгызга түләтелгән алимент күләмен киметүне судтан сорарга хокуклы. РФ Гаилә Кодексының 81 статьясына ярашлы, балигъ булмаган балаларга алимент суд тарафыннан аларның ата-аналарыннан ай саен бер балага — ата-ананың хезмәт хакы һәм (яки) башка кеременең дүрттән бере, ике балага — өчтән бере, өч һәм аннан да күбрәк балага яртысы күләмендә түләттерелә. Монда теге яки бу баланың никахта туганмы-юкмы икәне әһәмиятле түгел. Русия законы законлы никахта туганнарның да, мондый никахтан тыш туган балаларның да мәнфәгатьләрен бертигез яклый. Ата-ана балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә бурычлы. Ата-ана балигъ булмаган балаларын тәэмин итмәгән очракта, балигъ булмаган балаларны тәэмин итүгә чаралар (алимент) ата-анадан суд тәртибендә түләттерелә (РФ ГК 80 ст.). Шуңа күрә, әгәр ата үзенең баласын тәэмин итмәсә, баланың анасы белән бергә яшәү-яшәмәвенә карамастан, аңардан алимент түләттерергә мөмкин. Моннан тыш, законда шул да каралган: әгәр алимент күләме суд тәртибендә билгеләнгәннән соң теге яки бу якның матди яки гаилә хәле үзгәрсә, суд теләсә кайсы бер якның таләбе буенча билгеләнгән алимент күләмен үзгәртергә яки алимент түләргә бурычлы кешене аларны түләүдән азат итәргә хокуклы (РФ ГК 119 ст.).
әмма Сезнең очракта шуны күздә тотарга кирәк, якларның матди яки гаилә хәлен һәм игътибарга лаек башка шартларын исәпкә алып, суд өлешләр күләмен киметә яки күбәйтә ала (РФ ГК 81 ст. 2п.). әлеге кагыйдәнамә алимент күләмен беренче билгеләгәндә генә түгел, ә элек билгеләнгән алиментларны үзгәртү эшен караганда да кулланыла. Моңа 1996 елның 25 октябреннән 9 санлы «Судларның Русия Федерациясе Гаилә Кодексын куллануы һәм аталыкны ачыклау турында эшләрне карау һәм алиментлар түләттерү турында» РФ Югары Суды Пленумы Карарының 14 пунктында күрсәтелә. Шуңа күрә кызыгызга судка аның авыр матди хәлен, инвалидлыгын һ.б. исбатлаучы дәлилләр китерергә кирәк. Шулай ук икенче ананың матди хәле кызыгызныкына караганда күпкә яхшырак икәнен дә дәлилләргә кирәк. Шуның белән бергә судтан оныгыгызга түләнгән алимент процентын хезмәт хакының алтыдан беренә (өчтән бернең яртысы) кадәр киметмәүне дә сорарга була. Шуны истә тотарга кирәк: гражданлык процессында һәр як үзе судка дәлилләр китерергә бурычлы (РФ Гражданлык процессуаль Кодексының 56 ст.). Суд Сезнең сүзләрне «автоматик рәвештә» дөрескә алмый. Һәр сүз, һәр аргумент дәлил белән расланырга тиеш. Алиментны киметү икенче бала белән чагыштырганда Сезнең оныгыгызның хәлен күпкә начарлатуны исбатлаганда, ике якның да матди хәлен исәпкә алып, суд алиментны элекке күләмдә калдырырга яки оныгыгызның өлешен азга гына киметергә мөмкин.

 

 

 

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 53-25-22,
53-63-31

GISMETEO.RU: погода в г. Уфа