|
Шәфкать туташы палатага кергән һәм йоклап яткан авыруны уята.
– Авыру Галиев, авыру Галиев! Уяныгыз!
– Нәрсә булды? – ди авыру, күзләрен ачып.
– Мин сезгә йокы даруыгызны китердем...
Теш табибы пациенткага:
– Авызыгызны шулкадәр зур итеп ачмагыз!
– Сез бит үзегез ачарга куштыгыз! Көзге белән инструмент сыймый дидегез!
– Әмма мин бит үзем дә анда керәм дип әйтмәдем...
Борман сейфны ачса, Штирлиц басып тора.
– Сез нишлисез монда? – ди Борман.
– Автобус көтәм.
– Ә-ә-ә, – дип сейфны яба да Борман: “Сейфта нинди автобус булырга мөмкин?” дип уйлый һәм кире ача. Ә Штирлиц юк. “Киткән”, – ди Борман.
Клиент официантка:
– Сезне бездән калган ашамлыкны ашый дип әйтәләр, шул дөресме?
– Юк, дөрес түгел. Сез бездән калганны ашыйсыз...
–Вәли, сиңа нәрсә булды?
– Нәрсә булсын? Һөҗүм иттеләр, кыйнадылар, бөтен акчаны талап алдылар...
– Кемнәр икәнен танып калдыңмы соң?
– Үземнең хатынны танымаска мин сиңа ахмакмыни?
Диванда гәзит укып, бер күз белән телевизор караштырып, бер аяк белән эт уйнатып ята идем, бүлмәгә хатын килеп керде дә миңа: бер эш тә эшләмисең дип акыра башлады. Соң ул идән юганда кем аягын күтәреп торды?
– Бухгалтер белән бюстгалтер арасында нинди уртаклык бар?
– Икесе дә күрсәтергә ярамаган нәрсәләрне яшерә һәм юк әйберне бар дип ышандыра ала.
Бер кыз ахирәтенә:
— Урамга чыгар хәлем юк, бөтен ир-атның күзе миндә.
Танышырга тырышып бәйләнә башлыйлар. Кыскасы, ир-ат
заты мине күзләре белән бораулый. үземә-үзем көнләшеп
куям: хәтта үземнең күзләремне чукып аласым килә башлый!
— Доктор, безнең кечкенә кызыбыз — ябыкканнан ябыга
бара. Аның белән физик күнекмәләр дә эшлибез, саф һавада
да еш булабыз.
— ә ашау-эчү яклары ничегрәк соң аның?
— Ах, шайтан алгыры, ул ягын онытып ташлаганбыз бит!
— Мин барысын да ташладым! Эчүемне дә, тартуымны, хатынымны
да.
— ә хатыныңны ни өчен?
— Ул җаһил мондый бәхеткә лаек түгел бит!
Ярминкәдә бер ир, шыбыр тиргә батып арба этеп бара.
Арбага тау кебек итеп яшелчә, җиләк-җимеш төялгән.
Шунда берәү:
— Нигә этеп интегәсең, тартып барсаң җиңелрәк бит, —
дип киңәш бирә.
— Син нәрсә, тартып барырга мине ат дип белдеңме әллә?
Берәү лампочка бору өчен итеген дә салып тормыйча өстәл
өстенә менеп баса.
Хатыны:
— Өстәлгә гәзит җәяр идең ичмаса!
— Көяләнмә, минем буй болай да җитә!
Олы яшьләрдәге ике таныш очраша:
— Кая киттең?
— Теш алдырырга.
— әле кичә генә суыртып кайттың түгелме соң?
— Кичәгесен теш табибы ялгышып, таза тешне алган. Бүген
сызлаганын суыртырга барам.
— Бу юлы да ялгыш алса нишләрсең?
— Бу юлы ялгышмас, минем авызда монысы соңгы теш инде.
J J J
— Исәнмесез, бу Вәли Вәлиевичның әнисе шалтырата иде.
Минем улым бүген мәктәпкә бармаячак.
— Нишләп?
— Чөнки аңа 32 яшь тулды.
Укытучы:
— Вәли, син бу матур ташны каян тапкан идең? Менә бу
геолог абыйны шул урынга алып барырсың.
Вәли:
— Булмый.
— Ник?
— Чөнки бүген музейның ял көне.
Чикерткә — филгә:
— Фил, син бигрәк зур һәм котсыз инде, әйеме?
ә менә мин кечкенә булсам да бик матур.
Фил, бер адым алга атлап:
— Идең...
2020нче елда чыккан «Сәясәттә кемнәр бар?» дигән китаптан.
Горбачев М. С. — СССРның беренче президенты.
Ельцин Б. Н. — Русиянең беренче президенты.
Путин В. В. — Русиянең Икенче һәм СССРның икенче президенты».
— Кайчан өйләнәсең әле?
— 21 июньдә.
— Төп иң кыска чакта, димәк.. Куркак икәнсең...
Вагон-ресторан директоры яңа официантка кисәтү ясый.
— Иске гадәтеңне ташла! Исерек клиентларны тышка чыгарып
ыргытудан тукта!
— Нишләптер бавырым бик авырта...
— Одеколон эчәсезме?
— Ярдәм итми..
Ике үсмер музейда абстракт картина карап тора. Шунда
берсе — икенчесенә:
— Сыпыртыйк яхшы чакта, без пычраткан дип гаеп тага
күрмәсеннәр!
— әни, мин бүген автобуста бер апага урын биргән идем,
ул утырмады.
— Шуннан син ниш-ләдең?
— Шуннан яңадан әтинең алдына менеп утырдым.
Бер тоткын икенчесенә:
— Хөкем карары укыганда ник аягүрә торасың?
— Карар укылганнан соң бик озак утырасы булганга күрә.
Гадәттән тыш тәрбияле, нәзакәтле бер егет кунакта төн
уртасына кадәр тоткарлана. Ул китәргә дип киенеп беткәч
кенә коеп яңгыр ява башлый. Кайтып йөрмә, кунып кал,
— диләр аңа йорт хуҗалары.
— Рәхмәт, дип җавап бирә егет һәм бер минуттан юкка
чыга.
Таң алдыннан ул манма суга батып кире килеп керә.
— Кайда югалдың? — дип сорый аңардан хуҗа.
— Кайтып, бүген өйдә куна алмыйм, дип, әнине кисәтеп
килдем.
Бүлмәгә бүлек начальнигы килеп керә һәм акырырга тотына:
— Күпме әйтергә була сезгә эш вакытында тәмәке тартмаска
дип?
— ә кем эшли әле монда?
— Нигә сүгенәсең?
— Утыр, яныма, аңлатам!
— Утырдым. Сөйлә.
— Эскәмия буялган булган.
Ир өенә кайта. Моны каршылаган хәләле черелдәп:
— Тагын күрмәгәндәй лакынганчы эчтеңме? — дип каршылый.
— Юк, кәпле дә капмадым!
— Алай булгач, «Сыктывкар» дигән сүзне кабатла әле!
— Ярар, әләйсәң дөресен әйтим инде: әзрәк «йоткан» идем
шул...
Шешенгән-бүртенгән, күзләре тонган ир иртән көзгегә
карап:
— Мин бу нәҗес йөзне гомер бакый да күргәнем юк, әмма
мин аны кырындырырга мәҗбүрмен,— ди.
Бер билгеле генә ирнең хатыны өенә кайтып керсә, ире
малаен эт итеп кыйнап ята икән.
— Хөрмәтлем, ни өчен баланы шулкадәр җәзалыйсың?
— Ул минем гитарамның бер кылын сафтан чыгарган.
— Шул пүчтәк өчен баланы ни өчен шулкадәр җәзаларга?
— Ул кайсы кылны эштән чыгаруын миңа әйтми бит!
Гаишник үзенең начальнигы каршына килеп баса да:
— Иптәш капитан, доклад ясарга рөхсәт итегез! — ди.
Тегесе түш кесәсен киереп ачып куеп:
— Ясагыз яса, рәхәтләнеп ясагыз!
Милиция бүлегенә бер ир тыны бетеп килеп керә дә:
— Мине тизрәк кулга алыгыз: мин хатыныма суктым!
— әллә үтердегезме?
— Юк ла, тырналган урыны да юк!
— Монда башкитмәле бер нәрсә дә юк бит. Тыныч кына кайтып
китә аласыз!
— Хатыным уклау тотып ишек төбендә тора шул!
|