|
|
|
|
|
«Өмет»
- Башкортстанда яшьләр өчен татар телендә
нәшер ителүче гәзит. Аның беренче
саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә
башлый һәм баш мөхәррир итеп Марат
Муллакаев билгеләнә. Тәүге
санын чыгаруда Римат Кашапов, Нәзирә
Баширова, Фаягөл Фаткуллина һәм
тагын да берничә хезмәткәр зур өлеш
кертәләр. Гәзит тиз вакыт эчендә
укучылар арасында популярлык яулап, республиканың
информацион киңлегендә үзенә лаеклы
урынны били. Гәзит җәмгыятьнең
рухи үсешенә, әдәбият, мәдәният,
тарих һәм этнографиядә милли традицияләрне
күтәрүгә һәм татар
телен үстерүгә зур өлеш кертә.
Шулар белән бергә сәясәтне, икътисадны
да киң яктырта. Һәр санында укучыда
кызыксыну уяткан мәсьәләләр, бигрәк
тә яшьләрне борчыган көнүзәк
проблемалар күтәрелә. 1994 елдан «Өмет»нең
баш мөхәррире итеп Фаил Фатхетдинов
тәгаенләнә. 2001 елда баш мөхәррир
булып Рәдис Ногманов килә һәм
гәзит бүгенгәчә аның кулы
астында чыга. Баш мөхәррирнең урынбасарлары
итеп Әлфия Закирова һәм
Гүзәл Гаянова билгеләнә.
Бүгенге көндә «Өмет»нең
өч махсус кушымтасы бар. 1991 елдан башлап нәни
балалар өчен «Чаткылар»
дөнья күрә башлый, 2000 елдан «Сезнең
өчен», 2001 елдан «Сихәт»
кушымталары чыга. Тормышның актуаль проблемаларын
яктырткан бик күп рубрикалар яшәп килә.
Мәсәлән, «Шәхес янында», «Күңелемдәген
ачып салам», «Бер медальнең ике ягы», даими рәвештә
чыгып баручы махсус сәхифәләр. «Сер
итеп кенә», «Гаилә учагы», «Студент сәхифәсе»,
«Соры каеш билләрдә» һ .б.. Боларны
дөньяга чыгаручы журналистлар Резеда Кадикова, Руфина
Хәсәнова, Эльвира Әсәдуллина,
Алсу Төхвәтуллина, Гөлнара Арсланова,
Эльмира Ибраһимованың өлеше бик зур.
2001 елдан төсле басмага әверелгән «Өмет»
гәзитенең тиражы елдан-ел артып, бүгенге
көндә 44 мең данәгә күтәрелде.
Бай хәзинә туплап, илебездәге матбугат
басмаларының традицияләрен дәвам итеп
«Өмет» ышанычлы адымнар белән көннән-көн
алга атлый. Бүген ул республика күләмендә
генә түгел, Русия Федерациясендә татар
телендә нәшер ителүче иң яхшы
басма дип танылды һәм «Яшьләрчә
караш» номинациясендә җиңеп, «Татмедия»
киңкүләм коммуникацияләр буенча
Татарстан Республикасы агентлыгы һәм Бөтендөнья
татар конгрессы Башкарма комитетының Дипломы белән
бүләкләнде. |
|
|
|