|
Күтәреп кенә йөртмиләр…
2009 елның ноябрь аенда, күзләрем начар күрә башлау аркасында, операция ясатырга туры килде.
Табиб Ливанов Антонин Ивановичка рәхмәтем зур. Операцияне башлар алдыннан: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, уңышлы булсын, әбекәй», – диеп башлады. Андагы чисталык, пөхтәлек, яхшы караш минем күңелемә бик хуш килде. Шәфкать туташлары күтәреп кенә йөртмиләр. Мин сезнең гәзит аша табибка, шәфкать туташларына зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Н. ГЫЙльманова.
Шаран районы
Кызларның әдәпсезл егенә аптырыйбыз
Без Дәүләкән шәһәрендә яшәүче, 1992 елдан башлап «Өмет» гәзитен алдырып, җыеп баручы Габдрахман Хафизов һәм Ләлә әбиегез булабыз.
Дини темаларга, гаҗәп хәлләр, ахырзаман турында күбрәк язсагыз иде. Әхлакый тәрбиягә күбрәк игътибар бирергә кирәк дип уйлыйбыз. Яшьләр, иң аянычы, яшь кызлар арасында эчкечелек, наркомания, тәмәке көйрәтеп йөрү кебек күренешләр көннән-көн арта. Әгәр халыкларыбыз дини тәрбия алса, хәрәм белән хәләлне аерырлар иде.
Кызларның әдәпсезлеге бигрәк тә нык аптырата. Егет белән танышкан көнне үк «яратам» дип, никахсыз килеш сафлыкларын югалтып, гомерлек хата ясыйлар. Еш кына тәрбияләп үстергән әти-әниләренә әйтеп тә тормый, «гражданский брак» дип егет белән яши башлыйлар. Ислам һәм христиан динендә «гражданский брак» дигән нәрсә юк. Кайда язылган ул? Шушындый кыска вакытлы никахлардан туган балалар иргә дә, хатынга да кирәк түгел – мондый сабыйларны ташлап китәләр.
Илебездә 700 мең ятим бала бар, диләр. 1990 елга кадәр безнең Дәүләкән шәһәрендә дә ятим балалар йорты юк иде, хәзер икәү. Сугыш та юк, ә ятим балалар саны арта. Күпләренең әти-әнисе эчкече… Сабыйларның ни гаебе бардыр. Хайваннар да үз баласын ташламый. Адәм баласы хайваннан да түбәнрәк төшә булып чыга түгелме соң?
Элекке заманнарда әхлакый, патриотик тәрбия бирү барыбер дә көчлерәк иде. Мәктәпләрдә сборлар, тәрбияви темага класс сәгатьләре, экскурсияләр үткәрәләр, һәр укучының тәртибен укытучы апалары белән бергә укучылар үзләре тикшерә иде.
«Өмет»тә «Мистер Арсен» турында укып, 8 яшьлек малайның уңышларына сөендек. Бәхетле язмышлы бала булсын иде дигән теләктә калабыз.
Ләлә һәм Габдрахман Хафизовлар.
Дәүләкән шәһәре.
Ике «Өмет»кә язылганмын
Гәзит килгәнен өметләнеп көтеп алучы Фәрәһия апагыз булам. Мин үзем Дүртөйле районы Иске Баеш авылы кызы, Уфада 40 ел яшәдем. Хәзер Кушнаренко районында яшим.
Язуымның сәбәбе шул: яңа елдан минем почта тартмасына ике «Өмет» гәзите сала башладылар бит. Нигә болай икән, әллә берәрсенекен салалармы, дип, почтага киттем. Анда миннән көлделәр, үзегез язылгансыз бит, диделәр. Берсе – август аенда, ә икенчесен декабрь аенда булып чыкты. Шулай икән, картлык шатлык түгел. Инде күп уйлап тормадым, Ухта шәһәреннән яшәргә кайткан күршеләргә адресын төзәтеп кайттым да, «Зәлифә (күршемнең исеме) сине 8 Март белән котлыйм», диеп квитанциямне бирдем. Ә ул, гыйнварда 8 март буламы ни, дип көлде. Менә бит килеп тә җитте 8 Март – бер кешегә бүләгем дә кимеде.
Мин үзем кайда гына яшәсәм дә «Өмет»сез булмадым, һәрвакыт алдырам. Беренче санын дус кеше Баян Котлыев биргән иде, кулы җиңел булды.
Ф.МИҺРАНОВА.
Телевизор сирәк чакта
Исәнмесез “Өмет”челәр!
Мин сезнең һәр саныгызны көтеп алып, яратып укучыгыз. 61 яшьтә булуыма карамастан, бигрәк тә “Чаткылар” ошый. Кроссворд, башваткычларын чишеп утыруымны күрсәгез: “Әби бала булган” дип шаккатар идегез әле.
Менә Рәсимә Кәримова турында укып утырдым да яшь чаклар искә төште. Авылга ике телевизор булса да бәхетле идек без.
Бервакыт шулай бер өйгә җыелыштык. Кем урындыкта, кем идәндә утырган. Телевизорда балет күрсәтәләр. Бервакыт идәндә утырган мут күзле бер абзый китте бит мүкәйләп телевизор янына. Идәнгә ятып-ятып карый бу биюче кызларны. Хатыны да эшне аңлап алды. Хуҗабикәнең аш чүмечен алып килде дә менә иренең кирәген бирә. Үзе суга, үзе сорый: ”Карт күрдеңме?” – ди. Ә тегесе: ”Карчык күрмәдем, күренми бит”, – ди. Әллә ни төрле кызык хәлләр булды инде ул вакытта...
М.Сираева.
Туймазы шәһәре.
Китап эзлим
Уфада китап кибетләре күп. Еш кына теге яки бу китап эзләп аларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. «Белая река», «Планета» һ.б. шундый зур, заманча кибетләрдә үзебезнең милли китапларыбызны сирәк очратырга мөмкин. Инде 2 ел рәттән Айдар Зәкиевнең татар телендә нәшер ителгән китабын эзлим, сораштырсам, «тиражы әздер», диләр. Безнең милли китапларыбыз кайда күпләп сатыла соң ул?
Лилия Батталова,
БДУ талибәсе.
Редакциядән: Без бу сорау белән З. Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшрияты җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Алар әйтүенчә, республикада ел саен дистәләгән авторның яңа китаплары дөнья күреп килә һәм аларны «Китап» нәшриятының Октябрь проспектында урнашкан кибетендә сатып алырга мөмкин. Анда Айдар Зәкиевнең дөнья күргән китабы да бар. Кибетнең телефон номеры: 223-09-01.
Юлсыз интегәбез…
Сезгә күп сәламнәр белән хат яза Балтач районы Кызыл-Восток авылыннан Зәйнуллина Фируза апагыз.
Безнең авыл кечкенә. Шулай да сугыштан соңгы елларда бик тырышып эшләдек. Атлар – алтмыш-җитмеш баш, тавык, дуңгыз, сарык фермаларыбыз бар иде, ә соңрак сарыкларны бетереп, сыерлар китерделәр. Шушы фермаларны яңартырга дип үзебез урман кистек, тракторлар тартып пилорамага итәләр, ә без, хатын-кызлар, ярдырып-төяп, өеп куябыз, ирләр абзар эшлиләр.
Шул вакытларда безнең колхоз рәисе Гәрәев Мәснәви Гәрәй улы бик тырышып колхозыбызны төзекләндерде. Карыш авылына кирпечтән фермалар, яшьләргә егермедән артык өйләр, авыллар арасында юллар салдырды. Безнең авыл сигез чакрым ераклыкта урнашкан. Анда да юл эшләтә башлаган иде, эшләтеп бетерә алмады, пенсиягә китте. Һәрбер йортта, ким дигәндә, бишәр бала үсте, хәзер алар да үсеп, таралышып бетте. Әле кайта башласалар, юл юк, машиналарын сигез километр ераклыкта калдырып кайталар. Элек ферма булганда юл өзелми иде. Хәзерге вакытта фермаларны, магазиннарны, клубны бетерделәр. Аллам сакласын, чирләп китсәң, машина юлы да юк. Ут-күз чыга күрмәсен, дип телибез. Безгә нишләргә хәзер? Менә үзем 5 малай үстердем, Аллага шөкер. Бишесе дә армиядә хезмәт итеп кайттылар. Тик барыбызның балалары читкә таралыштылар эш булмагач. Безне иң әрнеткән сорау шул – 8 км. юлны эшләп бирсеннәр иде, Алла хакы өчен үтенеп сорыйбыз!
Изге теләкләр теләп Фируза апагыз.
Кайда сез?
Мин үземнең 1962-1965 елларда Йоматау авыл хуҗалыгы техникумында бергә укыган иптәшләремне уйлыйм, сагынам, күрәсем килә.
Борай районыннан – Сираева Фируза һәм аның энесе Сираев Фирдус, Гарифуллина Альфира, Фиданияләр, Миякә районыннан – Сираҗетдинова Зәлифә. Шул еллардагы хатирәләрне искә төшерәм: нинди бәхетле булганбыз!
1967-1973 елларда Уфа авыл хуҗалыгы институтында (икътисад факультеты) бергә укыган дусларым – Галиева Фәния, Гыймазетдинова Альбина (Уфада яшиләр иде), Ярмәкәйдән Нафыйков Рим – сез кайда?
Кыскасы, барын да сагынам. Дусларымның барысы да яшьләр, матурлар, тырышлар, читтән торып укучылар иде.
«Өмет» гәзите аша аралаша алмабыз микән, хат языгыз, дусларым!
Минем телефон: 8 (34782)48716.
Туймазы районы, Ярмөхәммәт авылы,
Үзәк урам, 93.
Хәния Мөхәмәтдинова.
Авылдашларыма рәхмәт
Үткән 2008 ел «Гаилә елы» дип игълан ителгәч, авылларны, зиратларны тәртипкә кертергә, өйләрне, коймаларны буярга, авылны матурларга куштылар.
Без Борай районы Мулла авылында яшибез. Авылыбыз зур, өч зираты бар. Безгә шуларны көйләргә дип әйтелде. Тик такта, кадак, багана, буяу – аларны каян алырга? Алар күпме тора, берсе дә әйтмәде. Авыл Советына зиратлар өчен акча бүленгән дип ишеткәч, 1 мең 500 сум акча сорап барганнар иде. Акчаны Әҗәк зираты өчен генә алдык дип, бер сум да бирмәделәр. Безнең авыл зур, ярты авылны Түбән оч, яртысын Югары оч дип йөртәләр. Шушы Югары очта, урам уртасында бик күптәнге иске зират та бар. Аның коймалары җимерелгән, баганалары ауган, анда үскән наратларга каргалар оялый. Районнан рөхсәт сорап, Югары оч халкы шушы агачларның беразын кисеп, такта борыс ярдылар. Кем бушый, барысы да эшкә чыкты, бу гомум эшкә кем ничек булдыра, шулай булышты. Колхоз җитәкчебез Ринат Раяновка зур рәхмәт. Сораган саен тракторын, зиратка баганалар бирде, күрше колхоздан пилорама сөйләште. Яше-карты бергә койманы эшләп тә куйдылар. Мәетләрне жирли торган авыл очындагы зиратка матур итеп борыстан өй дә салып куйдылар бик тиз арада. Безнең ир-егетләргә, бабайларга яңгыр да, суык та комачауламады. Шушы эшләрдә беренче көннән азагына кадәр бөтен әйберсен әзерләп йөрүчеләр Риәләм һәм Дамир Даутовларга без зур рәхмәт әйтәбез. Койманы буяуда катнашкан 83 яшьлек Әнисә апага, Җәмиләгә, 6 айлык сабыен калдырып булышкан Зилия һәм башкаларга барысына да зур рәхмәт. Коеп яуган яңгыр астында такта ярып, борыс әзерләп зират йортының ишегенә йозак куйганчыга кадәр эшләүче 80 яшькә җитеп килүче Риәләм Даутов, 70 яшен тутырган Касыйм Гыйльметдинов, 70нче дистәне башлаган Фәнил Даутов һәм Рифкать Ганиевларга да авылдашлар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Безнең чит җирләрдә яшәгән авылдашлар да, кайткан саен хәерләр биреп, бу изге эшкә үз өлешләрен кертәләр. Авылда гомер итүче Раил, Илгиз, Винер таза булыгыз, сезгә дә зур рәхмәт.
Мулла авылына килеп чыксагыз, карагыз, сул якта Югары оч зираты, шул зиратта яшел өй күренеп тора. Аны безнең оч халкы җыелышып үз көче белән салып куйды.
Зират – ул безнең уртак йортыбыз, иртәме-соңмы адәм балалары барысы да шунда бара. Ә әлегә без, исәннәрнең, бурычы – әнә шул зиратны тәртиптә, пөхтәлектә тоту. Үткән ел безнең оч халкы әнә шундый изге эш эшләде. Изге гамәлләр җирдә ятып калмас. Хөрмәтле авылдашларыма озын гомер, тазалык телим. Ходай сезгә киләчәктә дә саваплы гамәлләр насыйп итсен.
Бәһия Гыйльметдинова.
Борай районы, Мулла авылы.
|