|
Моңнар
кайтсын авылга!

Илдә илле дустың булсын!
Язның күңелләргә бәйрәм алды күтәренкелеге индергән кояшлы бер көнендә без Дүртөйле тарафларына юл алдык. Максатыбыз – 2009 елның 1нче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу кампаниясен уңышлы тәмамлаган, республикада «Өмет»не иң күп алдырган һәм шул рәвешле 1нче урынга чыккан Дүртөйле районы һәм шәһәре халкы белән, гәзит укучылар белән күзгә-күз очрашу.
Вакыт искән җилдәй җитез. Хәтта искән җилдән дә җитезрәк бугай. Әле кайчан гына быелгы елның беренче яртыеллыгына подписка игълан ителгән иде. Инде килеп 2нче яртыеллыкка язылу вакыты да килеп җиткән. Дүртөйле районы һәм шәһәрендә бүгенге көндә 3200 гаилә «Өмет»не алдыра. Беренчелек аларда. Бу гынамы әле. Киләсе яртыеллыкка элек-ке хаклар белән язылу мөмкин-леге игълан ителгәч, дүр-төйлелеләр монда да беренче бу-лып чыкты. «Өмет»кә бү-ген подписка 52 процентка үтәлгән! Афәрин дими ни дисең инде. Без дә үз чиратыбызда аларга ихлас рәхмәтебезне белдердек – Дүртөйле якла-рына «Моңнар кайтсын авылга!» акциясе белән кайттык. Күчтәнә-чебез – Баш-кортстанның атка-занган, Татар-станның халык җырчысы Айдар Галимов!
Очрашуыбыз Дүтөйле районының Иванай авылы мәдәният йортында үтте. Безне дә, Айдарны да бик җылы кабул иттеләр. Әле бездән, әле Айдардан автографлар алдылар, фотога тө-шүебезне үтенделәр. Әнгам абый әйтмешли, «почет хәтәр, шай-тан алгыры». Бу бәйрәмдә Айдар янә бер тапкыр үзенең чын мәгъ-нәсендә халык артисты икән-леген исбат итте. Кеше күңеленә үтеп керер өчен аның үз алтын ачкычы бар икәнлегенә янә инандык! Ә «Өмет» хакында күпме җылы сүзләр ишеттек без! Дүртөйле районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы урынба-сары Ваһапов Рәмил Миңнегали улы, почта җитәкчесе Сәетов Әнзәм Әдһәм улы сүзләренә караганда, бүген Дүртөйледә «Өмет»сез гаиләләр саны сирәгәеп бара. «Киләсе яртыеллыкта һәр гаиләне тагын да «Өмет»ле итәчәкбез», дип ышандырдылар алар. Бирсен Ходай! Вәгъдә– иман, диләр. Подписка нәтиҗәләре сөендерерлек булса, без Дүртөйлегә янә җыр-моңнар белән кайтырга вәгъдә бирәбез! Сез – безне, без сезне куан-дырып яшик, дуслар!
Канатлар куеп, фатиха биреп, олы тормышка озаткан талантлар сәнгать, әдәбият дөньясында иркенләп очсын дисәң, әлбәттә, терәк кирәк. Ә терәк ул туган җир. Табигате гүзәл җирдә туып-үскән кешеләр романтик рухлы. Дүртөйледә халык «бездә җыр-ламаган, гармун күреге тартмаган кеше юк», дип әйтә. Ышанабыз. Н. Нәҗми, Ф. Гафаров, Р. Динәхмәтов, Р. Хәкимов, һ.б. шундый талантларны биргән җирдә, чынлап та, сәнгать сөюче, җыр-моңны үз итүче халык яши. Без моңа инандык. Авыл – ул безнең җыр-моң чишмәсе, туган телнең, гореф-гадәтләрнең бишеге. Рухиятебезне саклаганбыз икән – без моның белән авылга бурычлы. Авыл бүген сәнгатькә сусаган, сер түгел. Шушыларның барысын да истә тотып, без «Моңнар кайтсын авылга!» акциясен игълан иттек тә инде. Ул алдагы ярты елда да дәвам итәчәк. Илдә илле дустың булсын диләр. Дуслар илле генә булмасын, күбрәк булсын ул. Безгә алдагы көннәрдә матур һәм эчтәлекле гәзит чыгарырга, почта кызлары тарафыннан аны уку-чыларыбызга җиткерергә, сезгә, хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз, рәхәтләнеп «Өмет»не укырга язсын! Шунда гына безнең дуслык ныклы һәм озын гомерле булачак! Әлфия Закирова.
Авыл
биләмәсе башлыклары,
хуҗалык җитәкчеләре,
почта хезмәткәрләре игътибарына!
Авыллар сүнә, моң югала, клублар тына,
дибез. Зарланабыз, уфтанабыз. Сезгә ярдәм итмәк булып,
без дә шәһәрдән торып язган булабыз. Ләкин сүз белән
генә моңны кайтарып булмый икән. Шуңа күрә без конкрет
эшкә күчәргә булдык — "Моңнар кайтсын авылга!"
дип исемләнгән "Өмет" акциясен башлап җибәрәбез.
Агымдагы матбугатка язылу чорында район эчендә кайсы
авыл биләмәсе "Өмет"кә иң күп языла... шул
авылга "Өмет" җырчылар алып кайта.
Акциядә катнашырга теләгән авыл биләмәсе башлыклары
һәм урындагы хуҗалык җитәк-
челәренә почта хезмәткәрләре белән берлектә әлеге хәбәрне
һәр авыл йортына җиткерергә кирәк. Матбугатка язылу
чоры тәмамлангач, авыл биләмәсе башлыгы кичекмәстән,
нәтиҗәләрне хәбәр итеп, "Өмет" редакциясенә
хат юлларга тиеш булачак (конвертка "Моңнар кайтсын
авылга" дип язарга онытмагыз). Анда биләмәгә ничә
авыл кергәне, шәхси хуҗалыклар саны һәм "Өмет"
укучылары саны турында мәгълүмат булырга тиеш.
Шулай итеп, яраткан җырчыларыгызны авылыгыз сәхнәсендә
күрергә телисез икән, "Өмет"кә мөрәҗәгать
итегез.
"Өмет" белән булсагыз, моңнар авылга кайтачак!
|