Республика яшьләре гәзите
Безнең кушымталар  
Өмет
Редакция
Фотогалерея
Кунакханә
Конкурслар
Архив
 

Аксәеттә яшьләр
сынатмый

һәркайсы эш белән мәшгуль, тырышып дөнья көтә

Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, Аксәет авылына килеп кергәч тә, кабатланмас гүзәл табигатеннән тыш, иң тәүдә безнең күңелне матур капкалы күркәм йортлары, тигез һәм киң юллары җәлеп итте.
Аксәет авылы биләмәсенә җиде авыл карый: Илмәт, Артавыл, Биз, Йосып, җиремҗи, Яңа Чокыр һәм Аксәет. Шул авылларны берләш-тергән Әмиров исемендәге хуҗалык нигездә малчылык һәм басучылык белән шөгыльләнә.
– Төрле вакыйгаларга бай булган 2009 елны без уңышлы тәмамладык, – дип башлады сүзен хуҗалык җитәкчесе. – Ел җиңел булмады, әлбәттә, әмма урып-җыю эшен яхшы башкарып чыгып, 61233 центнер иген җыеп алдык. Бу сан, үткән ел белән чагыштырганда, күпкә нәтиҗәлерәк. Хуҗалыкның, гомум алганда, 10529 гектар җире бар, шуның 6176 гектары – сөренте җирләр. Бездә басуларның бер генә почмагы да эшкәртелмичә һәм чәчелмичә калганы юк. Җиребезнең 2880 гектарын бөртекле культуралар били. Уҗым арышы, бодай чәчү куандырырлык уңыш бирә. Көздән 1000 гектардан артык жиргә арыш, 200 гектар чамасы җиргә көзге бодай чәчеп калдыр-дык. Югары уңыш алу өчен бар тырышлыгыбызны салабыз. Уңышның нигезе – орлык дип юкка әйтмиләр, шуңа күрә аның элиталы сортларын чәчәбез. Җир тәрбияләгәнне ярата. Аңа никадәр игътибарыңны юнәлт-сәң, ул да сиңа яхшылык белән җавап бирә. Барлык басулар да бездә ел саен көздән сөрелә. Минераль ашламадан да өзелгән юк, чөнки аны кулланмасаң, көткән нәтиҗәгә ирешеп булмый. Шуңа алдан хәстәрен күреп куябыз. Узган елда алынган дотация исәбенә 400 тонна минераль ашлама алдык. Авыл хуҗалыклары өчен республикабыз хөкүмәте тарафыннан ярдәм күрсәтелеп торылуы куанычлы, – дип сөйләде безгә хуҗалыкның көнкүреше хакында Нәсибулла Хәбибулла улы.
Язгы басу эшләре, мал азыгы әзерләү, урып-җыю кебек иң кызу эш вакытларында күпчелек хуҗалыкларга МТС техникалары ярдәмгә килә. Ә Әмиров исемендәге хуҗалык читтән техника җәлеп итмәскә тырыша. Ни дисәң дә, үз көчең белән генә башкарып чыгу күпкә отышлырак. Былтыр көзге уңышны да үз техникалары белән вакытында җыеп алуга өлгәшкәннәр алар. Техникасыз заман белән бергә атлап булмый. Хуҗалыкта техника паркын даими яңартып торалар. Әлеге вакытта трактор-комбайннар, чәчкечләр һәм башка агрегатлар төзекләндерелә. Кыскасы, язгы чәчүгә әзерлек монда тулы куәттә бара.
Терлекчелектә дә хуҗалыкны үрнәк итеп куярлык. Соңгы елларда бу тармак тагын да тотрыкланган. Биш бригадада малларны кышлату өчен шартлар булдырылган. Фермаларның эчләре җылы, уңайлыклары бар. Мал азыгы җитәрлек күләмдә тупланган. Беренче һәм икенче класслы сутлы мал азыгы әзерләнгән. Печән дә мул булган. Ул ферма маллары өчен генә түгел, шәхси хуҗалыкларга тарату өчен дә җитә. Әйткәндәй, авыл халкына, хезмәтчәннәргә һәрвакыт ярдәм күрсәтелеп тора. Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай 2шәр центнер бодай тараткан, ә хезмәт ветераннарына, пенсия яшендәгеләргә хуҗалык үз хакыннан күпкә түбән суммага ашлык саткан.
Терлекчелек турында сүзне дәвам иткәндә, бүгенге көндә кооперативта 2254 баш мөгезле эре мал исәпләнә. Шуларның 550се – савым сыерлары, 1011 баш бозау. Хуҗалыкта йөзгә якын ат исәпләнә. Ит өчен “Абердин-Ангус” токымлы малларны үрчетәләр. Терлекчелекне табышлы тармак итү өчен замана технологияләреннән дә артта калмаска тырышалар.
– Сөт көн саен кулга кереп торган тере акча чыганагы булып тора. Ягулык-майлау материаллары сатып алу, хезмәт хакларын түләү һәм башка чыгымнарны каплату өчен кайгыбыз юк, – дип дәвам итте сүзен Нәсибулла Хәбибулла улы. – Һәр көнне Уфа сөт заводларына 78 центнер сөт озатабыз. ә еллык саткан сөт 22900 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткеч үткән ел белән чагыштырганда күпкә югарырак, – ди җитәкче.
Игенчелек һәм малчылыкта да сынатмыйча уңган-лык һәм тырыш-лык күрсәтүче хез-мәтчәннәре белән горурлана җитәкче. Бигрәк тә яшьләрнең авылга кайтып төпләнеп, эшкә чын күңел биреп эшләүләре куандыра. Механизаторлар Алик Яппаров, Рәмил Гарифуллин, Радмир Миңнеәхмәтов, Эдвард Вәлиев, комбайнчы Альберт Миңнегулов, водительләр Юнир Исмәгыйлев, Роман Салихов һәм башкалар мактауга лаек. Гомумән, бу хуҗалыкта яшьләр күп. Берсе дә эшсезлектән интекми – һәркайсы үз эше белән мәшгуль. Алар белән якыннан танышып сөйләшү өчен җитәкче берничәсен безнең янга чакырды. Баш инженер Рөстәм Маликов, Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң, авылга кайтып хезмәт юлын башлап җибәрә. Гаилә корган. Матур өй тергезгән. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр. Уңган, үз эшенә җаваплы белгеч буларак хөрмәт итәләр аны. АТП инженеры Илшат Ибраһимов та күптән түгел шул ук уку йортын тәмамлап кайткан.
– Университет елларында уку практикасын төрле районнарда үтәргә туры килде. Әмма туган җир барыннан да кадерле икән. Максатым да укуны тәмамлагач, авылыма кайтып төпләнү иде. Кеше үз илендә, үз җирендә генә чын-чынлап бәхетле була алуына тагы бер кабат инандым, – ди Илшат. Тагын бер уңган егетләре үзен Руслан Әзмиев дип таныштырды. Баш ветеринар булып эшли. Пермь өлкәсенең авыл хуҗалыгы академиясенә читтән торып укырга да кергән.
Хуҗалыкта эшләүче гүзәл затларыбыз белән танышырга да чират җитте. Яшьләр үзләре турында артык мактанырга яратмасалар да, Нәсибулла Хәбибулла улы аларның һәммәсе турында безгә бераз сөйләп үтте. Әнфисә Насретдинова хуҗа-лыкта алдынгы савымчы икән. Моңардан тыш, ул һәр сыердан савылган сөтнең исәбен дә алып бара. Һәр эшне дә төгәл һәм җитез башкаруын, уңган һәм булдыклы икәнлеген белдек. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Лилия Локманова, ветеринар фельдшер Эльвир Суфиянов, баш зоотехник Алмаз Калләмов турында да тик мактау сүзләре генә ишеттек.
2008 елдан “Башкортстан Респуб-ликасының яшь белгече” дип аталган республика программасы эшли башлады. Үткән ел йомгаклары буенча “Оешмада яшьләр белән эшләүне иң яхшы оештыру” номинациясендә Әмиров исемендәге хуҗалык коллективы 3нче урынга лаек булган. Әйе, чыннан да, бу лаеклы җиңү, чөнки биредә яшьләр күп һәм аларга тырышып эшләү, үзеңне таныту, күрсәтү өчен барлык шартлар да булдырылган. Хезмәт хаклары айдан-айга түләнеп килә, өй тергезеп керүчеләргә дә кулдан килгәнчә матди ярдәм итәргә тырыша җитәкче. Коллектив эштә генә түгел, спортта да сынатмый. Район күләмендә үткәрелгән ярыш-ларда да катнашырга өлгерәләр. Шулай булмый ни, хуҗалык рәисе үзе спорт белән якыннан дус булгач, спортны яратмау мөмкин дә түгел. Нәсибулла Хәбибулла улы Хөс-нуллин халыкара класслы спорт мастеры, йөгерү буенча БДБ чемпионы, 3 тапкыр Русия чемпионы исеменә лаек булган.
Аксәет авылы традицияләргә дә бик бай. “Әри буе сандугачы” исемле җыр конкурсы былтыр 17нче тапкыр үткәрелгән. “Саумысыз, авылдашлар”, “Шәҗәрә бәйрәме” сабантуйлар гөрләп үтә. Салават Фәтхетдинов һәр елны туган авылына кайтып, авылдашлары өчен “Салават җыены” бәйрәмен оеш-тыра. Бу көнне Аксәет чын-чынлап зур бәйрәм үзәгенә әверелә. Тирә-як районнардан, шәһәрләрдән дә җыела халык бирегә.
Менә шулай эшкә дә, спортка да, җыр-моңга да гашыйк халык яши бу төбәктә.
Ләйсән Базикеева.

 

Авылда яшьләр кими, шунысы бәла

Тозлыкуш фермеры Мәсгуть ага Камаловның аны бала-чагалы, шау-шулы итеп күрәсе килә

Чакмагыш районында эшкуарлар да, фермерлар да җитәрлек. Кемдер күпләп иген үстерә, кемдер мал асрый, ә кемдер… чиста чишмә суы белән генә тулган буада балык үрчетә икән. Әнә шул районда балык үрчетү белән шөгыльләнгән Тозлыкуш фермеры Мәсгуть ага Камалов белән танышырга насыйп булды безгә.

Мәсгуть ага һөнәре буенча инженер-механик, 1980 елда Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган авылына эшкә кайта. Инженер, партком секретаре йөген тарта, партия таралгач, район үзәгенә дә йөреп эшли. Ләкин җир кешесен басулар тарта. 1999 елдан алып ул «Камалов крестьян хуҗалыгы»н оештырып, үз эшен башлап җибәрә. Баштан ук басучылык, эшкәртү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрен үз итә. Күп тә үтми «Фермер-2» тегермәнен эшләтеп җибәрә, ул тарткан югары һәм беренче сортлы бодай онының даны еракларга китә һәм аңа тирә-яклардан халык агыла башлый. Җәен иртәнге 8дән төнге 12 сәгатькә кадәр, ә кышларын 8дән – 18 сәгатькәчә туктамый эшли аның тегермәне.
Тик менә икътисади кризис фермер хуҗалыгын да урап узмаган: соңгы чорда тегермәнгә килүчеләр кими төшкән икән.
Мәсгуть Гатуф улы бүген 95 гектар җирдә иген һәм мал азыгы үстерә. Ике ДТ-75, «Белорусь» тракторлары бар. Күптән түгел миллион сумга диярлек өр-яңа трактор һәм 5,4 метр киңлектәге чәчкеч сатып алган. Бүген табышның күп өлеше әнә шулар өчен кредит түләргә кереп бара. Трактор өчен түләп бетерүгә, берәр комбайн сатып алу уе белән дә яши фермер.
– Техниканы яңартмый эшләү мөмкин түгел, хәзер иске трактор ватылса, төзәтергә урынын да, кешесен дә табу кыен, – ди ул. – Нигездә, өч культура – арпа, бодай, карабодай чәчәм. Узган ел карабодайны эссе куырды, ә менә бодай яхшы уңыш бирде. Аны без тегермәндә тартып саттык.
Илдә ашлыкка хакларның артык арзан булуы борчый Мәсгуть аганы. Ни өчен дигәндә, уңышны үстереп эш итү бик зур чыгымнар, көч таләп итә. Шуңа да эшкәртми генә ашлык сату табыш китерми, дип исәпли ул. Карабодайны, якындагы Дүртөйледә эшкәртеп алып, халыкка сата икән.
Үз эшчеләре мал азыгына кытлык кичермәсен өчен 5 гектар чамасы җирдә костер, люцерна үстерә ул. Кышын алар бөтен эшне тормыш иптәше Тәнзилә һәм күршесе Хәниф Кәбиров белән башкара, ә җәен трактор-комбайнга кеше алырга туры килә.
– Игенен үстереп, онын үзегез тарткач, пекарня ачарга да исәбегез юкмы? – дигән сорау бирәм мин аңа.
– Элегрәк бар иде андый уй, тик соңгы елларда икмәк пешерү цехлары бик күп ачылды. Шуңа да бу эшне калдырып торырга булдым, – дип җавап бирә Мәсгуть ага
Инде сүзне фермерның буасына, балыкларына күчерик.
Район сабантуе уза торган гүзәл табигатьле Кәшәк авылы янында челтерәп аккан чишмә һәм кечкенә инеш суын буып, Чакмагышның «Башводмелиорация» оешмасы платиналары, доннигы (суны ачып җибәрү мөмкинлеген бирүче) белән бергә эшләп биргән аны. Өслеге 4 гектар мәйданны биләүче буаны менә өченче ел инде Мәсгуть абый арендалый.
– Элекке елларда җибәргән карплар инде 5 килога җитте. Узган ел барлыгы 200 кг. берьеллык балыклар җибәрдем әле. Алар, нигездә, карп, ак амур, толстолобик, карабалык һ.б. Балыклар 2-3 елда үсеп, яхшы товар булып җитешсен өчен, аларны көн саен ашатырга кирәк. Тукландыру өчен мин арпа, бодайны ваклагычтан үткәреп түп, акбур өстәп, катнашазык формасына кертәм. Балыклар кышын ашамый, бер ел эчендә минем балыклар 600 грамм тирәсе артты. Бу мин көткән нәтиҗә түгел, азрак. Дөресен әйткәндә, моңача минем белемем дә җитмәгән. Балык үрчетү буенча махсус китаплар укый-укый инде белемем «техникум» дәрәҗәсенә җитте бугай. Ләкин әле өйрәнәсе эшләр чиксез. Менә күптән түгел белгечләр миңа буаны тазартырга киңәш бирде. Чынлап та, аны табан балык, ташбаш басты – ә алар инде табыш китерүгә комачаулый. Суны тазартып алмый булмас. Буага су 3 атна эчендә тула, аннан киләсе елга яңа балык запасы җибәрергә дә мөмкин булачак. Инде шуны да белдем – буага балыкны берьюлы күпләп җибәрү дөрес була икән. Узган ел мин 7 мең баш җибәрдем.
– Ә ишле балыкны сату кыенлыклар тудырмасмы соң?
– Тере балыкка сорау һәрчак зур ул. Узган елда әле үзебезнең авыл халкына гына да җиткерә алмадык. Чират торып сатып алып бетә бардылар, килосын 60-70 сумнан. Шуңа күрә бу яктан проблема булмас дип уйлыйм.
– Мәсгуть абый, сезнең буа буйлары бик ямьле, ул җәен халыкның яратып ял иткән урынына әверелә, дип ишеттек...
– Әйе, искиткеч хозурлык анда. Халык әллә кайлардан ук килә. Куна ятучылар да күп. Тик… мине шул борчый: кешеләр килә – табигатьтә ял итә. Матурлыкка соклана һәм… үзе артыннан бер өем чүп-чар калдырып кайтып китә. Акылым берничек тә кабул итә алмый менә шуны. Без, әлбәттә, егетләр белән җыештырабыз инде ул, ләкин бит кеше үзе аңлап, артыннан матур эз калдырырга тиеш түгелме?
– Сез – Советлар чорын да, үзгәртеп коруны да күргән, бүгенге демок-ратия чорының да үзәгендә кайнаган кеше. Бүгенге көнгә карашы-гыз?
– Әлеге заман элегрәк булса, нинди яхшы булыр иде дип уйлыйм. Ул елларда бит партия белән куркытып яшәттеләр, кешегә үсәргә, үзен күрсәтергә ирек бирел-мәде. Эшләгәне дә, эшләмәгәне дә бер үк хезмәт хакы алды. Ә бүген мин эшлим икән, үзем өчен дип көч салам. Әлеге дәвергә сөенеп бетә алмыйм.
Ә менә мине борчыган нәрсә шул – авылда яшьләр кими. Күпләр эш җитмәү аркасында шәһәргә чыгып китә, Себердә көч сала, ә бит болай барса – авылларның юкка чыгуы да бик мөмкин. Киләчәктә авылны бала-чага шау-шуы белән гөрләп торган итеп күз алдына китерәсем килә.
Гаиләдә без 9 бала үстек, бүген барыбыз да исән-сау, Аллага шөкер. Иптәшем белән өч бала үстердек. Төпчек улым бүген БДАУның электрификация факультетында өченче курста укый. Ул гел ярдәмләшә-киңәшә. Киләчәктә эшемне дәвам итәр, авылны күтәрү өчен көчен жәлләмәс дип ышанам.
– Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
– Техника өчен махсус склад төзү уе белән яшим. Тагын да бер изге хыялым бар, тик… аны тормышка ашыру өчен вакыт кирәгәчәк әле. Шуңа да әлегә сер булып калсын. Гомумән, мин киләчәккә өмет, ышаныч белән яши торган, оптимист характерлы кеше.
Гөлара Арсланова.

 

 

 

GISMETEO.RU: погода в г. Уфа