Республика яшьләре гәзите  
   

Приоритетные национальные проекты

Өмет

Реклама

 

Алло <Өмет> тыңлый

Дөнья

Ерактагы якын кардәшләр

Хәлең ничек, авыл?

Конкурслар

Сихәт

Елмаеп алыйк әле

Мин - яшь!

«Өмет»кә соравым бар

Язмыш

Сезнең хатлар

 

 

 

«Өмет» гәзите Русия каталогына кертелгән. Аңа илебезнең бар төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.

 

 

54, 10 май, 2010 ел.

 

Җиңү җиңел бирелмәде

Күп югалтулар, кан-яшь түгеп яулап алынган Бөек Җиңү көненнән безне 65 ел вакыт аерып тора. Бөек Ватан сугышы тарихка дәһшәтле еллары, коточкыч вакыйгалары белән кереп калды. Җиңү өчен үзен-үзе аямый сугышкан, эшләгән өлкән буын вәкилләрен онытырга хакыбыз юк.
“Безнең якташлар барлык зур сугышларда катнашкан. Алар Рейхстаг өстенә Җиңүнең Кызыл Әләмен кадаучылар арасында беренче рәттә булган. 280 сугышчы – якташларыбызга тиңдәшсез батырлык һәм кыюлыклары өчен Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелгән. Башкортстанның 37 улы Дан орденының тулы кавалеры булды. Ә барлыгы республиканың 200 меңнән артык солдат һәм офицеры орден һәм медальләр белән бүләкләнгән”, – диде БР Президенты Мортаза Рәхимов 8 майда Конгресс-холлда үткән тантаналы кичәдә. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланды. Мортаза Гобәйдулла улы әйтүенчә, Җиңү көне – гомум горурлык һәм бар илнең бәяләп бетергесез казанышы. Һәм бу Җиңүдә Башкортстан улларының да өлеше гаять зур. Тыл хезмәтчәннәренең өлеше дә бәяләп бетергесез.Тулысынча...

 


Җиң ү хакын мәңгеләштереп

Алар арасында фронтовикларның иҗаты аерым урын алып тора. Ул эшләр моңарчы Михаил Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда сакланган.
Күргәзмәдә ветеран-рәссамнар Илья Гутин һәм Григорий Кругловның катнашуы аеруча шатлыклы күренеш иде. Ачылу тантанасында Григорий Круглов, Константин Симоновның шигырен яттан укып, дулкынландыргыч минутлар бүләк итте.
Рәссамнарны тәбрикләү сүзләре белән БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев чыгыш ясады. Ул бу чараның ветераннарга дан һәм хөрмәт билгесе булуын әйтте һәм Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәдә фронтовиклар белән беррәттән яшь рәссамнарның да катнашуы зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Жанр ягыннан күргәзмәнең байлыгы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Биредә картиналар гына түгел, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать төре дә бар иде. Жанрлар төрле булса да, эшләрне уртак тема һәм бер максат берләштергән: Бөек Җиңү хакын мәңгеләштерү. Җирдә тынычлык хакына аны онытырга ярамый.
Эльмира ШАһГАЛИЕВА.


 

Аның хезмәте – икмәк тәмендә

Ленария Шәймөхәммәтова Миякә районының Богдан авылында туган. Кызга бер яшь чакта Приютовога күчәләр. Менә шунда үсә ул. 11нче сыйныфны тәмамлагач, Башкорт дәүләт аграр университетының азык-төлек технологияләре факультетына укырга керә. “Баштагы мәлләрдә өйрәнеп китүе авыр булды”, – ди ул. Бу инде туган йортыннан еракка чыгып өйрәнмәгән һәр балага хас нәрсә. Шуңа атна саен өйгә кайтасы килеп тора. Әмма студентның төп шөгыле – уку. Ленария дә “үз эшенә” җитди карый: тырышып укый ул. Аеруча нык ошаганы техник предметлар була. Уфаның икмәк заводларында практикаларга йөргәндә дә үзен яхшы яктан күрсәтә. Бер сүз белән әйткәндә, югары уку йортыннан кызыл диплом алып чыгып китә.
Укып беткәч, кая барырга, нишләргә дигән сорауга җавапны да алдан хәстәрли Ленария. Соңгы курста укыганда практикасын Уфаның җиденче санлы икмәк заводында үтә. Ә күп тә үтми бу предприятиегә ул югары белемле белгеч буларак килә. Башта машинист, ягъни камырларны җәюче булып эшләргә туры килә. Аннары Ленарияне икмәк цехына технолог итеп үрләтәләр. Монысы бик җаваплы вазыйфа. Ипинең сыйфаты өчен җаваплылык ул. Ленария Рәлиф кызы чимал һәм ярымфабрикатларны анализлый, эшләнмәләрнең сыйфатын, дымлылыгын, кислоталылыгын тикшерә. “Эш авыр, төнге сменаларда эшләгәндә арыта, әмма сайлаган һөнәрем ошый”, – ди ул.
Ленария белән озак гәпләшеп булмады. Төнге сменага эшкә ашыга иде. Алдагы 12 сәгатьлек сменада пешәчәк күмәч-булкаларның сыйфатында ул салачак хезмәтнең өлеше зур булачак.
Язгөл ЮНЫСОВА.

 

 

 

 

Иң яхшы яшь эшкуар

Апрель ахырында БР Сәүдә һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитетында
“Русиянең яшь эшкуары – 2010” конкурсының төбәк этапы үтте

“Русиянең яшь эшкуары – 2010” – РФ Хөкүмәтенең кече эшкуарлыкны үстерү һәм яшьләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыру ниятеннән булдырылган федераль проект. Конкурсның финалы Санкт-Петербург шәһәрендә 15-16 июньдә Яшьләр халыкара икътисад форумы кысаларында үтәчәк.
Проектның максаты – талантлы яшь эшкуарларны табу, яшь эшкуарлыкның позитив йөзен формалаштыру.
“Ел саен үтүче бу конкурс үрнәк булырдай яшь эшкуарларны табарга мөмкинлек бирәчәк, дип күзаллана. Конкурс берничә этапка бүленгән: төбәк, округ һәм бөтенрусия этаплары. Бу, үз чиратында, уңган яшьләрне төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтенрусия күләмендә дә билгеләргә ярдәм итәчәк”, – дип сөйләде БР Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгының икътисадый программалар һәм мәшгульлек бүлеге әйдәүче консультанты Гөлназ Моратова.
Үзләренең “эш”ләрен 4 номинация буенча 23 яшь кеше тәкъдим иткән.
“Русиянең яшь эшкуары – 2010” конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре:
“Эшкуарлыкның яшь остасы” номинациясендә “Тантана” сату-сәнәгать компаниясе” директоры Д.Рысаев, (Стәрлетамак шәһәре) җиңеп чыкты, “Уңышлы старт” номинациясендә “Кош ихатасы” проекты белән Р.Сәхибгәрәев (Бакалы районы) беренче булды, “Мәктәп һәм студентлар эшкуарлыгы” номинациясендә башкалабызның 158нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Д.Зарифуллина җиңсә, “Социаль җаваплы бизнес” номинациясендә “БТА Калейдоскоп” җәмгыятенең генераль директоры В.Петровка (Бәләбәй шәһәре) җитүчеләр булмады.
Алар барысы да әлеге конкурсның Ульяновск шәһәрендә үтәчәк округ этабында катнашачак.

Эльвера Хәйбуллина.

 

 

 


 

Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
 
2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31  

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 253-25-22,
253-63-31

Хат алышу


статистика посещений