Республика яшьләре гәзите
Безнең кушымталар  
Өмет
Редакция
Фотогалерея
Кунакханә
Конкурслар
Архив

Бавырым-бәгырем

Бавыр белән шаярырга ярамый… Чөнки бу әгъза безнең организмда бик җитди эшләрне башкара. Ә сезнең бавырның хәлләре ничек икән? Бу тест сезгә әлеге сорауга җавап алырга булышыр.

1. Кайчан да булса гепатит (сары авыруы) белән авырганыгыз булмадымы?
а) юк, беркайчан да – 0; б) әйе – 3; в) әйе, табиб әйтүенә караганда, минем бавырның хәле җитди – 6.
2. Майлы яки кыздырылган ризык ашаганнан соң кайчан да булса косасыгыз килә идеме, яки хәзер дә шулаймы?
а) юк, хәтерләмим – 0: б) әйе, кайчандыр шулай иде, ә хәзер бар да тәртиптә – 2; в) әйе, бик еш – 4.
3. Ризыкны сеңдерү мәсьәләсендә проблемалар юкмы, эчегездә спазмалар (авырту) бармы һәм газ җыеламы?
а) юк – 0; б) әйе, кайвакыт, әмма еш түгел – 2; а) әйе, бу проблема миндә даими – 4.
4. Үт куыгы авыртканы яки аның тирәсендә башка төрле тайпылышлар булганы юкмы?
а) юк, беркайчан да – 0; б) әйе, әмма берничә ел элек – 1; в) әйе, соңгы ике елда берничә тапкыр – 4.
5. Арыганлык, апатия (битарафлык) һәм гел ял итәсе килү теләге еш буламы?
а) юк, бик сирәк – 0; б) әйе, шактый еш – 2; в) әйе, даими рәвештә – 4.
6. Алкогольне көн саен кулланасызмы? Бу сорауга бары чын дөрес җавап кына бирелергә тиеш, чөнки монда иң зур хәвеф.
а) юк, атнага бер-икедән артык түгел, бәлки, кимрәктер дә – 0; б) әйе, көн саен диярлек, бары ике-өч бокал сыра, шәраб яки ике-өч рюмка аракы – 3; в) әйе, көн саен, алдагы җаваптагыдан күбрәк – 6.
7. Даруларны еш эчәсезме?
а) юк, бик сирәк, баш авыртудан берәр таблетка гына – 0; б) әйе, еш кына, әмма даими түгел – 2; в) әйе, көн саен, дарусыз тора алмыйм – 4.
8. Салкын еш тияме, грипп белән еш авырыйсызмы?
а) юк, елга бер тапкырдан артык түгел – 0; б) әйе, еш, ләкин каты түгел – 2; в) салкын еш һәм каты тия, озакка сузыла – 4.
9. Авырлыгыгыз нормадан 10 кг га артык түгелме (плюс-минус 2 кг)?
а)юк – 0: б) әйе, 8 белән 12 кг арасында – 2; в) әйе, нормадан шактый артык – 4.
10. Кан составында холестерин күп түгелме?
а) юк (һәр ике ел саен тикшертәм) – 0; б) юктыр дип уйлыйм, ләкин күптән тикшерткәнем юк – 2; в) әйе, моны төгәл беләм – 4.
11. Хезмәтегездә һәм шәхси тормышта чамадан тыш күп көч куюыгызны сизәсезме?
а) юк, бик сирәк – 0; б) әйе, минем мондый чорлар еш була – 2; в) әйе, мин моны үземдә даими рәвештә сизәм – 4.
12. Начар кәеф, депрессия (күңел төшенкелеге) яки агрессив (явыз) халәт еш буламы?
а) юк, берничә көнне исәпкә алмаганда – 0; б) әйе, кайвакыт көннәр буена – 2; в) әйе, даими рәвештә – 4.

Нәтиҗәләр
10 баллга кадәр: бавырыгыз алай бик көчәнеп эшләми, ләкин шуңа да карамастан, аны саклау комачау итмәс. Чөнки бавырыгыз яхшырак эшләгән саен, үзегезне тагы да сәламәтрәк хис итәрсез.
11дән 20 баллга кадәр: бавырыгыз турында һич кичекмәстән кайгырта башлау мәҗбүри. Чөнки аның функцияләре инде көчәнеп кенә эшли. Алкогольне авызга да алмаска.
21дән 30 баллга кадәр: бик еш авырый башлау ихтималы зур, иммун системагыз көчсезләнгән. Бавыр канны начар чистартканлыктан, аны тукландыргыч матдәләр белән баета алмый. Кыскасы, бавырыгыз хәлсез. Җитди чаралар күрә башларга вакыт.
31 һәм аннан артык балл: әгәр дә сез бөтен сорауларга да дөрес җавап биргән булсагыз, бавырыгыз бик начар дигән сүз. Әгәр дә сез әле яшь икән, бу үзен хәзергә бик үк сиздермәскә мөмкин. Алдагы көнегез турында уйлагыз. Бавыр – безнең тормышның иң мөһим химик «җитәкчесе». Тулы тикшеренү узыгыз. Алкогольне бер тамчы да капмагыз.

 

 

Ышанычлы калкан

Мөгаен, һәркемнең дә шундый тойгылар кичергән очраклары булгандыр: бергә эшләгән хезмәткәр, дус-иш яки туганнар белән әңгәмәләшкәннән соң үзеңне ниндидер физик хәлсезлек һәм рухи төшенкелек хәлендә хис итәсең. Әйдәгез, бүген әнә шул хакта сөйләшик әле: ни өчен шулай килеп чыга соң ул һәм моның өчен нәрсә яки кем гаепле? Уйлап карасаң, катлаулы тормыш шартларында, ә бүгенге кризис һәм кыйммәтчелекне һич икеләнми шулай дип атарга мөмкин, сәламәтлекне саклау безгә аеруча мөһим бит.
Әйе, бүгенге заманда тормыш итүләре җиңелдән түгел. Төрле көтелмәгән чирләр дә баш калкытып кына тора. Ә инде йөрәк, кан тамырлары һәм яман шеш авырулары кешелекнең иң зур проблемаларына әйләнде. Инфаркт һәм инсульт яшәргәннән-яшәрә, әзмәвердәй ир-егетләр һич көтмәгәндә якты дөньядан китеп бара...
Ни өчен шулай? Цивилизациянең алга китүендә дә хикмәт юк түгел, әлбәттә. Үзебезне үзебез агулыйбыз. Химия, нитрат… бу хакта әллә күпме тезеп китәргә дә була. Шуңа бүгенге нерв киеренке леген дә өстәп куярга мөмкин. Бөтен чирләр дә нерв лардан баш лана дибез бит.

Тик менә, сүз башында әйтеп үткәнчә, көтмәгәндә кинәт хәлсезлек, ниндидер рух төшенкелеге пәйда булу кайдан килә соң? Бу сорауга да җавап тапты галимнәр: димәк, безнең тагын да бер күзгә күренмәгән дошманыбыз – вампирлар да бар икән әле. Еш кына безнең хисләребез, эмоцияләребез һәм күңел талпынуларыбыз белән энергетик вампирлар бик оста куллана. Ә инде энергияң яки көчең беткән икән, хәлсезлек халәтенә төрле чирләр дә ябышуы бик ихтимал ич. Ләкин алар космостан очып килгән затлар да, өрәкләр дә түгел, ә башкаларның яшәү энергиясен үзенә суырып ала торган гадәти кешеләр. Һәм әлбәттә, алар безнең каныбыз белән туклануга мохтаҗ түгел (фантастик кинолардагы кебек) аларга безнең табигый рухи омтылышларыбыз, хисләребез, курку тойгыларыбыз да бик җитә. Шулай итеп, әйдәгез, аларның чын йөзен ачыйк: чынлап та, кем соң ул – вампир?

Алар
төрле була

Белгечләр раславынча, энергетик вампирларны шартлыча ике төргә бүләргә мөмкин: аларның бер төрлеләре – аңлы рәвештә кеше энергиясен үзенә «суыручылар», ә кайберләре кем энергиясе белән туклануларын үз-
ләре дә белми.
Ничек кенә булмасын, теге-
ләре дә, болары да – икесе дә шактый куркыныч. Игътибар белән әйләнә-тирәгезне карагыз әле – андый кешеләрнең күңел күгендә һәрвакыт агрессия, усаллык, явызлык һәм негатив болыт-
лар гына өерелеп йөри кебек. Ан-
дыйлар белән мөгамәлә иткәннән соң еш кына баш авыртырга мөмкин яки кәеф кырылу-
чан. Кайбер очрак-
ларда энергия белән тукла-
нучылар ничек тә гауга куптара яки кемне дә булса үпкәләтеп булса да, шул рәвешле кешедә эмоцио-
наль тойгы-
ларының ярусына китерә, ә үзенең, киресенчә, кәефе яхшыра: елмая, шаяра – бер сүз белән әйткәндә, рух күтәренкелеге кичерә.

Энергия җыю ысуллары

Ызгыш – ул үзенең формасы белән һәр гаиләдә яки коллективта була торган гади, ягъни сәламәт конфликттан аерылып тора.
Сүзгә килешү – кагыйдә буларак, буш урында, ягъни бер дә юктан пәйда була. Һич уйламаганда сезгә берәр танышыгыз яки хәтта бөтенләй таныш булмаган кеше (мәсәлән, автобуста) бәйләнә башлый һәм шул рәвешле ызгышу барлыкка китерә. Мондый «провокаторга» сезнең эмоциональ реакциягез кирәк. Гауга куптару һәм оятсыз, тупас мөнәсәбәт ысуллары да шул ук категориягә керә.
Зарлану – сезнең дустыгыз яки ахирәтегез (танышыгыз, коллега-
гыз) һәрвакыт үзенең ничек авыр яшәве хакында сүз кузгата, тормыш авырлыгыннан зарлана, киңәшләр сорый, әмма үзе шул ук вакытта хәлен яхшырту өчен бертөрле дә реаль адым ясамый. Гаҗәп тә түгел, чөнки аңа бит сезнең киңәш түгел, ә игътибарыгыз, вакытыгыз һәм сезнең шул тема белән мавыгуыгыз гына кирәк.
Көнләшү (чиргә әйләнгән, чиге булмаган хәлдәге). Көнләшүче кеше барыннан да бигрәк ышанмаучан һәм шикләнүчән була. Алар үзләренең яраткан кешеләрен, берөзлексез сорау алу һәм гаепләүләре белән тәмам арытып, яшәү энергиясеннән мәхрүм итә.
Үпкәләү (әгәр ул гадәткә кереп китсә) – аның ярдәмендә якыннарыңнан энергия суыру бик җиңел. Чөнки үпкә бик тә көчле манипуляция – хәйлә ул. Үпкәләп, ул кеше безне бу хакта уйларга, үзеңне гаепле тоярга, гафу итүен сорарга мәҗбүр итә. Үпкәчел кеше шуның белән үзенә энергия туплый.
Өзлексез телефоннан сөйлә-
шүләр – туктаусыз телефон төбендә утырган туган-тумача, танышлар яки дуслар шул рәвешле әңгәмәдәше исәбенә үзенең проблемаларын хәл итә.
Төрттереп әйтүләр – грим астында яшерелгән оятсызлык. Гадәттә безнең энергияне әнә шулай итеп якын танышлар үзенә тартып ала. «Син шулкадәр ябык, арыган һәм йончыгансың», «Кем сиңа шундый тузга язмаганны әйтте» һ.б. шуның кебек сүзләр әйтеп, алар башкаларның җитеш-
сезлеген китереп чыгарырга, безнең әйткәннәрне шик астына куярга тырыша.

Кемнәр вампирга әйләнә?

Вампирлык сәләте нәселдән килә торган түгел, мондый сыйфат-
ларны кешеләр акрынлап яшәү барышында үзләш-
терә. Мәсәлән, әгәр балачакта балага аз игътибар бирелсә, аны кимсетсәләр, яратмасалар, физик рәнҗетүләр, җәза бирүләр булса, үсә килә ул бар нәрсәне дә контрольдә тоту тиешлеге мөһим дип санаган һәм бар кешедән дә шик-
ләнүчән кешегә әйләнә.
Ул гына да түгел, мондый кеше тормышта бар нәрсәне дә (мәхәббәт, дуслык, игътибар) үзеңә табарга һәм алырга (өстәвенә көчләп) кирәк икән дигән ышаныч белән үсә.
Шулай ук гаиләдә йомырка эчендәге сары кебек кенә үскән, теләсә кайсы теләген ата-анасы белеп һәм тормышка ашыруына күнеккән иркә бала да энергетик вампир булучан. Авырлыклар хакында берни дә белми һәм күрми үскән бала башкаларның теләге һәм кызыксынуы белән исәпләшми торган кешегә әйләнә.

 

 

¹

Күгәрек - шулай ук бик куркынычмы ул?

Азык-төлекне бозылмасын һәм искермәсен өчен хәзер һәркем суыткычта саклый. Ләкин күгәрек дигәнең кайвакыт хәтта анда да үтеп керергә күп сорамый. Шуңа күрә һәр хуҗабикә белә: әгәр азыкны дөрес сакламасаң, анда мотлак күгәрек пәйда була. Полиэтилен капчыкта тоткан ипи шунда ук яшькелт төс белән күгәреп чыга, сыр һәм каймак өсләре көпшәк ак элпә белән каплана, варенье өсләрендә дә акрынлап күгелҗем таплар барлыкка килә башлый. Хәер, азыкта гына да түгел, дымлылык зур булган һәр җирдә «оялап» өлгерә ул. Шулай ук хәтта өй эчендә дә.
Кыскасы, күгәректән берничек те качып булмый! Әгәр вакытында чара күрмәсәң, ул безне һәр тарафта сагалый! Бервакыт үзәк телевидение каналларының берсендә күрсәтелгән «Плесень» дип аталган фильмда бөтенләй шаккатарлык фактлар да китерелгән иде. Баксаң, менә шушы кечкенә гөмбәчекләр космостагы орбиталь корабльдә дә үзләрен бик яхшы хис итәләр, ә радиациянең тәэсире исә аларга файда гына икән! Шулкадәр дә үлемсез булган күгәрек кеше өчен ни дәрәҗәдә куркыныч соң?

Ә сездә күгәреккә аллергия юкмы?
Кагыйдә буларак, бронхиаль астма һәм сулыш алу юллары системасындагы башка хроник авырулар белән интегүче кешеләрнең 50-60 процентында аллергик антитәнчекләр барлыгы ачыклана. Ә сездә ул юкмы – моны белер өчен аллерголокка мөрәҗәгать итеп, канда нинди дә булса аллергенга карата аерым антитәнчекләр булу-булмавын ачыкларга мөмкин.

Күгәрек – ул органик субстратлар өслегендә үзенә генә хас таплар яки элпәләр барлыкка китерүче микроскопик гөмбәләр.
* * *
Иң агулысы булып сары күгәрек исәпләнә. Ул бик көчле һәм актив рәвештә афлатоксин агуын бүлеп чыгара һәм продуктның эченә үк үтеп кереп тарала. Бу матдәнең тәме дә, исе дә юк. Әмма 1 кг. җисемдә аның 2 мкг. дозада гына булуы да афлатоксикоз дигән бик куркыныч чир барлыкка китерүе мөмкин.
Галимнәр төрле күгәрек гөм-бәчекләре тарафыннан бүленеп чыгучы 100гә якын агулы матдәләр барлыгын ачыклаган. Шулар арасыннан иң нык таралганы – афлатоксиннар. Организмда акрын-лап җыелып килеп (кайвакыт дистә еллар дәвамында) бу матдәләр бавырда яман шеш барлыкка китерергә мөмкин.

Күгәрек белән ничек көрәшергә?
* Өйдә күгәрек барлыкка килүенә сәбәп була торган дымлылык чыганагын бете-регез.
* Бозылган азыкларны һич кызганусыз ташлагыз.
* Дымлы өс һәм аяк киемнәрен җыеп куярдан элек яхшылап җилләтегез.
* Суыткычны һәм азык калдыкларын җыя торган чиләкне ешрак юыгыз, суыт-кычка махсус киптерү җайлан-масын урнаштыру да яхшырак булыр иде.
* Аш бүлмәсе һәм ваннада почмаклар дымлануына юл куймагыз.
* Күгәрек хасил булган урыннарны махсус чаралар белән, һич югында сабын эремәсе белән чистартыгыз.
* Кер юу машинасында юеш әйберләрне озак тотмагыз.
* Ванна чыбылдыгын һәм плитәсен күгәрекне үтерә торган махсус чаралар белән юыгыз.
* Ваннада кер юу маши-насында юып була торган палас кулланыгыз.
* Душ кергәннән соң чыбылдыкны таратып куегыз – аның бөкләнгән урыннарында күгәрек барлыкка килмәсен.

Гаҗәеп гөмбәчекләр
Микробиологлар фикеренчә, гөмбәләр, гомумән, безнең планета-дагы иң серле затлар. Аларның әйтерсең лә юктан гына да берничә көн яки сәгать эчендә пәйда булу сәләте гаҗәпләндерә. Әмма алар арасында шундыйлары да бар: күпчелек гөмбә төрләренең барлыгын да белми кешеләр. Чөнки аларны лупасыз күрү мөмкин түгел. Кайвакыт алар юка гына элпә яки күпереп торган порошоксыман катлам рәвешендә пәйда була. Бозылган ашамлык өсләрендә, күксегән яфракларда, черегән агачларда без алар белән һәрвакыт очрашып торабыз. Көнкүрештә исә бик игътибар итмичә, санламый гына «күгәрек» дип йөртәбез.
Ә үсемлекләрдән ничек аерыла соң алар? Кагыйдә буларак, үсемлекләр углекислы газ һәм минераль матдәләрдән «туклана». Әмма күгәрек гөмбәләре кояш энергиясен куллана белми һәм һавадан углекислы газ белән туклану сәләтенә ия түгел. Тереклек итү өчен күгәрек гөмбәләренә, хайваннар кебек үк, әзер органик матдәләр кирәк икән. Һәм алар комсыз рәвештә «юлында очраган» һәрнәрсәне ашый, әгәр алар тәэсиреннән сакланылмаган булсалар.

 

Күгәрек безнең эчебездә?..
Шәһәрдә яшәүче кешеләр ябык бүлмәләрдә 80-90 процент-ка якын вакытын үткәрә, дип билгели социологлар һәм гигиенистлар. Ә андый ябык бүлмә эчендәге һавада гаять күп санда микроорганизмнар мыж-гып тора. Һәм шуларның күпчелеге кешенең үпкәсендә тоткарланып кала. Бу исә төрле сырхауларга китереп җитке-рергә мөмкин. Чит ил матбугатында хәтта ул махсус термин белән билгеләнә – «ябык бинаның начар тәэсире синдромы». Аңа югары сулыш алу юлларындагы ялкынсыну һәм аллергик авырулар керә. Шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары авырулары да. Һавада бик күп санда булган күгәрек гөмбәләренең споралары һәм чүпрә күзәнәкләре сәламәтлек өчен аеруча зыянлы булып исәпләнә. Билгеле, гади күз белән аларны күрү мөмкин түгел, шуңа күрә үпкәләргә һава белән бергә үтеп керүен берничек тә сизә алмыйбыз Ә алар үпкә тукымасына бик тирәнгә үтеп керергә сәләтле.
Ничек үрчи алар?
Күгәрек гөмбәләре бүлмә эчендәге һава температурасында теләсә кайда да актив үрчиләр. Бетонда да, штукатуркада, агачта, пластик җисемдә, резина-да, ленолиумның тукыма-лы ягында да, буялган өслекләрдә, келәмнәрдә, китапларда һ.б. мохит-ләрдә. Аеруча нык дымлы һәм тиешенчә җилләтел-мәгән һава шартларында тиз үрчи алар.
Гөмбәнең үрчүе һәр-вакытта да күгәрек рәвешендә күзгә күренеп тормый, әмма ничек кенә булмасын, аның белән зарарланган әйбер без сулый торган һаваның күгәрек белән пычранган булуының иң беренче билгесе булып тора. Ә аларның барлыгын һәм күпме күләмдә булуын бары тик махсус квалификациясе һәм техник җиһазлары булган белгечләр генә билгели ала.
Ә бозылган азыкларны нишләтергә?
Кемгә дә сер түгел, күгәргән азык-төлеккә без гамәлдә битарафлык күрсәтәбез. Өстендәге күгәрек катламны алып ташлап, берни булмагандай, вареньесын ашап бетерәбез. Ә бит өстендә күгәрек барлыкка килгән тәм-томны һич жәлләүсез ташларга кирәк. Чөнки күгәрек эшчәнлегенең калдыклары үтә агулы. Һәм иртәме-соңмы, алар яман шеш барлыкка килү өчен уңайлы җирлек булып хезмәт итәргә мөмкин. Вареньены яңадан кайнатып алырга кирәк, дисезме? Әйе, күпләр шулай итә дә. Әмма кайнаткан очракта да күгәрек бүлеп чыгарган агу барыбер дә үлми икән, чөнки кайнау вакытында алар таркалмый. Аеруча күгәргән чикләвекләр һәм кипкән җиләк-җимешләр хәвефле. Шуңа күрә күгәрек хасил булган барлык ашамлыклардан да үкенечсез арынырга кирәк. Бу кагыйдә бер генә азыкка кагылмый – сырны ашарга мөмкин, ләкин начар җирен ким дигәндә бер сантиметр киңлегендә кисеп ташласаң гына.
Вәсилә КАМАЛЕТДИНОВА әзерләде.

 

Картлык 27 яшьтән башлана?

Һәрхәлдә, кайсыбер чит ил галимнәре шулай дип раслый. Алар биргән мәгълүматларга караганда, шушы яшьтән үк картая башлауның тәүге җитди билгеләре … баш миендә пәйда була.

Ә чынында ничек икән соң? Медицинада мәгълүм булуынча, чынлап та, баш мие 23-24 яшьләр тирәсенә кадәр формалаша, гади генә итеп әйткәндә, төп буразналар салынып бетә. Ә менә 25 яшьтән исә баш миенең функциональ үсеше башлана. Ягъни монда инде сыйфат мәсьәләсе хәл ителә. Һәм ул бары тик кешенең үзеннән генә тора. Никадәр күбрәк белсә, күбрәк хәтерендә калса, баш мие дә шулкадәр яхшырак эшли башлый, дип аңлата белгечләр. Шуңа күрәдер дә, барлык бөек ачышлар да уртача 33-35 яшьләрдә башкарыла, күрәсең. Ә гомумән баш мие бик яхшы сыгылмалылык үзенчәлегенә ия һәм ул тәмам картаеп, үлем хәленә җиткәнгә кадәр функциональ үсеш дәвам итәргә мөмкин.


Кайсы орган тизрәк картая?
Русия Медицина фәннәре академиясенең Геронтология һәм биорегуляция институты белгечләре организмдагы картаю процесслары 20 процентка диярлек генетика белән бәйле дип раслый. Картаю гены барлыкка килү исә кешенең яшәү рәвешенә (никадәр хәрәкәт күбрәк һәм режим булса, ул шул кадәр соңрак формалаша), яшәү мохитенә (шәһәрдә, мәсәлән, тизрәк барлыкка килә), стрессларга, иммун системасына һ.б бәйле.
– Дегенератив процесслар һәр организмда төрлечә үтә, – дип аңлата медицина фәннәре кандидаты, табиб-невролог Виктор Косс. – Шулай ук тагы да милләткә һәм илнең кайсы географик киңлектә урнашкан булуына да карый. Мәсәлән, Африкада чирләр арасында беренче урында – тән тиресендә яман шеш авыруы тора, ә Япониядә ул – ашказанында, безнең илдә исә – сөт бизләрендә һәм үпкәләрдә. Ләкин русиялеләрнең төп үлү сәбәбе – инфаркт һәм инсультлар.
Барыннан да иртәрәк нәкъ менә кан тамырлары картая башлый икән. 40 яшьләргә инде кан тамырындагы атеросклероз бөтен кешедә дә диярлек бар. Ә тәнебездәге кан тамырлары «магистраленең» хәле никадәр начаррак булган саен, баш мие дә начарая бара – хәтер бетә, реакция тизлеге акрыная һ.б.
Аннары кызыл төстәге җелек (костный мозг) һәм кимерчәк тукымасы (хрящевая ткань) картая башлый. Ә инде остеоартроз, остеохондроз – 40-45 яшьләрдән узган барлык кешеләрнең дә диярлек юлдашына әйләнә.
55 яшькә җиткәндә организмдагы су тоткарлануы һаман начарая бара. Һәм әгәр сабый бала организмының 90 проценты судан торса, 55 яшьтән соң инде ул 65-70 проценттан да артмый. Иң беренче булып аның тәэсире күрү функциясендә – күзнең мөгез катлавында һәм күз ясмыгында (хрусталик) сизелә.
Безнең төп бурычыбыз нәсел үрчетү булганга, бу процесска катнашы булган органнар барыннан да соңрак картая. Хатын-кызларның аналык бизләре 55 яшьләрдә зәгыйфьләнсә, ир-атлар нәсел үрчетү функциясен уртача 65ләрдә югалта. Шуннан башлап организмда кире процесс – картаю башлана.


Һәркемнең дә «йомшак яклары» була
Галимнәр теле белән әйткәндә, картаю ул – организмның биологик төзелешенең эшләре начараюы. 35-40 яшьләрдән соң барлык органнарның һәм тукымаларның да нигезе булган күзәнәкләрдәге аксым синтезы кими, матдәләр алмашы процесслары бозыла. Ә хәзер иң «аз гомерле» органнар арасыннан «лидер»ларны – беренче урында торучыларны да билгеләп карыйк.
1. Йөрәк-кан тамырлары сис-темасының резервлары арыклану – 40 яшь тирәсендә.
2. Остеопороз – авырулар саны күрсәткечләре буенча икенче урында. 50 яшьтәге хатын-кызларның 30 проценты һәм 75-80 яшьләрдә 50 проценттан артыграгы остеопороз белән интегә (сөяк тукымасының тыгызлануы кимү белән характерлы дистрофик авыру).
3. Иммун системасы функциясе кимү – йогышлы һәм ялкынсыну авыруларыннан өзлегү, организмда шешләр үсүе сәбәбеннән.
4. Шикәр чире һәм гепатит авырулары да җитди өзлегүләр барлыкка китерә. Алар да шулай ук вакытыннан иртә картаюга булышлык итә.

 

Дәваханәләрнең хәвефсезлеген саклыйк

Һәрхәлдә, кайсыбер чи
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 7 апрельне Бөтендөнья сәламәтлек көне дип игълан иткәннән алып, һәр елны ул билгеле бер девиз астында үтә. Һәм дөньякүләм җәмәгатьчелеген шул рәвешле сәламәтлек саклауның аеруча мөһим мәсьәләсенә җәлеп итүдә зур көч булып тора.т ил галимнәре шулай дип раслый. Алар биргән мәгълүматларга караганда, шушы яшьтән үк картая башлауның тәүге җитди билгеләре … баш миендә пәйда була.

Быелгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау көненең төп темасы – медицина учреждениеләренең хәвефсезлеге һәм көтелмәгән хәлләрдә каза күрүче кешеләргә ярдәм итү өчен медицина хезмәткәрләренең һәрвакыт әзер торуы алгы планга куелды.
Бу юктан гына түгел. Узган ел җир йөзендә төрле бәла-казаларның аеруча күп булуын искә алыйк. Җир тетрәүләр нәтиҗәсендә, мәсәлән, Венчуанда, Кытайда 11000 медицина учреждениеләренә зур зыян ясалды – шул сәбәпле дистә меңнәрчә кешеләр медицина ярдәмен алу өчен зур кыенлыклар кичерергә мәҗбүр булды. Быелгы кризислар сәбәпле Газа секторында һәм Эфиопия илләрендә беренчел медицина-санитария хезмәтләренең иммунизация үткәрү эшләре өзелеп калды һ.б.
Ләкин көтелмәгән хәлләр очрагында да бит тормыш дәвам итә: иммунизация үткәрелү, хроник чирлеләргә ярдәм күрсәтү, бала табу һ.б. – барыбер дә ярдәм итәргә кирәк.
Быел шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм аның халыкара партнерлары төрле куркыныч-хәвефләргә каршы торуга һәм мохтаҗ кешеләргә кичекмәстән ярдәм оештыруга сәләтле булган сәламәтлек саклау инфраструктурасын булдыру мөһимлегенә басым ясый. Һәм халыкның бу хакта хәбәрдар булуы өчен дә бик яхшы мөмкинлек бирә.
Кыскасы, нинди генә көтелмәгән хәлләр килеп туганда да, тиешенчә ярдәм күрсәтә алырлык система булдыру шарт. Быел медицина учреждениеләрен менә шуңа чакыру күз уңында тотыла.

 

 

 

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 53-25-22,
53-63-31

GISMETEO.RU: погода в г. Уфа