Республика яшьләре гәзите
Безнең кушымталар  
Өмет
Редакция
Фотогалерея
Кунакханә
Конкурслар
Архив

Безнең конкурс

 

«Нәзирә Бәширова исемендәге премия»нең положениесе
«Өмет» гәзите шушы елның 1 гыйнварыннан билгеле журналист, гәзи-тебезне дөньяга чыгаручыларның берсе, гомеренең соңгы сәгатенә кадәр «Өмет» гәзитенең баш мөхәррире урынбасары булып эшләгән Нәзирә Ахунҗан кызы Бәширова исемендәге премия булдырды. Бу премия журналистларның, шулай ук штаттан тыш авторларның иҗади активлыгын үстерүгә юнәлтелә.
1. «Нәзирә Бәширова исемендәге премия» журналистларга, штаттан тыш авторларга әдәп, әхлак темасына язылган төрле жанрдагы эшләре өчен тапшырыла.
2. Премиягә тәкъдим ителүче эшләр һәр елның 10 декабренә кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләргә диплом,
1 урын өчен – 10 мең сум,
2 урын өчен – 7 мең сум,
3 урын өчен – 5 мең сум
акчалата бүләк тапшырыла.
Премия фонды иганәчеләр ярдәме белән тупланачак. Хөрмәтле эшкуарлар, хуҗалык, предприятие җитәкчеләре, сезне әлеге изге эшнең иганәчеләре булырга чакырабыз!

 

 

«Өмет» гүзәле

 

Башкортстаныбыз гүзәлләргә бай. Безнең чибәр туташларны һәркайда беләләр, аларның матурлыгын, уңганлыгын, максатчанлыгын һәркайда югары бәһалыйлар.
Менә шул хакта киңәштек тә, яңа елда яңа конкурс игълан итәргә булдык, дуслар! «Өмет» гүзәле дип атадык без аны! Әлеге исем астында үзләре гүзәл дә, нәфис тә, күңелләре-рухлары бай, уйлары якты булган чибәр туташларның фоторәсемнәре атна саен «Өмет»тә дөнья күрәчәк. Һәр ай саен нәтиҗә ясалып, ай гүзәле билгеләнәчәк. Ә инде ел ахырында 12 гүзәл арасыннан иң-иңе сайланып алынып, ел җиңүчебез «Өмет» гүзәле-2010» призына ия булачак.

Катнашырга әзерсезме?! Әгәр сезгә 16-30 яшь икән, конкурска дип аталган фотосурәтегезне һәм үзегез турында кыска гына мәгълүматны (исем-шәриф, кайда яшәвегез, шөгыль-мавыгуларыгыз һәм киләчәккә планнарыгыз) безнең адреска салып җибәрегез.

Игътибар!

Фотосурәтләрнең зурлыгы 9х12 см.дан да ким булмаска, яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Иң лаеклы дип табылганнары гәзит битләрендә дөнья күрәчәк. Фотосурәтләрне туташларның якыннары да җибәрергә мөмкин.

 

Миякә районы Җилдәр авылында туып-үскән Айгөл Шәрифҗанова киләчәктә табиб-кардиолог булырга хыяллана. Нәкъ шушы хыял аны Башкорт дәүләт медицина университетына алып килә. «Кеше өчен иң мөһиме – йөрәк. Аны сакларга кирәк», – ди Айгөл.
Айгөл бары тик яхшы билгеләренә генә укудан тыш (ул республикабыз Прези-денты стипендиясенә лаек булган) көрәшнең дзюдо төре белән шөгыльләнә, матур итеп сурәт төшерә. Җилдәр мәктә-бендә художество мәктәбен тәмамлаган. Кешеләрдә яраткан сыйфатлары – әдәплелек, кешелеклелек, пөхтәлек.

 

 

 

 

 

 

 

Минем исемем Гөлшат. Мин Караидел районы Тегермән авылында туып-үстем. БДУны тәмамлап Башкортстан дәүләт телерадиокомпа-
ниясендә продюсер булып эшлим. Тормыштагы девизым: “Без үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, әмма кем була алырыбызны белеп бетермибез”.
Бу У.Шекспир сүзләре.

 

 

 

 

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 53-25-22,
53-63-31

GISMETEO.RU: погода в г. Уфа