|
Телләре хакында борчылалар
Германиядә немец теленең язмышы шулкадәр борчылу тудырган ки: чит ил эшләре министры Гидо Вестервелле “Немец теле – идеяләр теле” кампаниясен башлаулары хакында игълан иткән. Аңа ярашлы, немец теле чит илләрдә популярлашырга һәм аның халыкара статусы ныгырга тиеш.
Мондый эшкә тотынуның сәбәбе шунда: 2005 елдан башлап, немец телен өйрәнүче чит ил гражданнары саны 2,5 миллион кешегә кимегән, ягъни 17дән 14,5 миллионга калган. Хәтта көнчыгыш Европа илләрендә дә бу телнең абруе төшә бара. Ә бит анда, Германия берләшкәннән соң, немец теле төп чит тел дип санала. Әлеге вакытта немец телен иң күп өйрәнүчеләр Польша һәм Русиядә яши. Моннан тыш, телләрнең хокукый тигезлеге турында рәсми игълан ителүгә карамастан, ЕСның власть структураларында, инглиз һәм француз телләре белән чагыштырганда, немец теле азрак кулланыла. Еврокомиссия түрәләренең 20 проценттан азрагы гына немец телен белә. Бу да Берлинда ризасызлык тудырган. Сан ягыннан караганда, ЕС блогында яшәүче 500 миллион кешенең 100 миллионы туганнан алып немец телендә сөйләшә. Ә чит тел буларак, ул бары инглиз теленнән генә калыша.
Гидо Вестервелле инде берничә тапкыр немец теленә ярдәм итү турында сүз кузгатты. Аның инглиз телендә мөрәҗәгать иткән журналистка җавап бирүдән баш тартуы да зур шау-шу тудырган иде. “Без Германиядә, – диде ул. – Монда немец телендә сөйләшү гомум кабул ителгән”. Ул чакта күпләр Вестервелле инглиз телен белмәвен яшерер өчен шулай итте дип фаразласалар да, соңыннан аның бу телдә яхшы аралашуы билгеле булды. Шулай да Мюнхенда үткән халыкара конфе-
ренциядә ул немец телендә чыгыш ясады. “Мин чит ил эшләре министры буларак, чит илләрдә немец телен үстерүгә ел саен 300 миллион евроны өемдә немец теленнән баш тартыр өчен бүлмим”, – ди ул.
АКШ һәм Канаданы читләткәннәр
Латин Америкасы һәм Кариб бассейны илләре яңа төбәк блогы төзергә ниятли. Анда АКШ һәм Канадага урын булмаячак. Бу хакта 32 ил вәкиле Мексиканың Канкун шәһәрендә үткән саммитта сөйләште.
Шуны әйтергә кирәк: Латин Америкасының чираттагы саммиты әлләни яңалык алып килмәс дип көтелгән иде. Чөнки Көньяк Америка һәм Кариб бассейнының 23 дәүләтен берләштерүче “Рио төркеме” – бу төбәктә иң таркау оешмаларның берсе. Аның даими секретариаты да, штаб-фатиры да юк. Әмма әлеге саммит хуҗасы – Мексика президенты Фелиппе Кальдерон чара киң колач алсын өчен бар көчен салды: Канкунга берьюлы 32 ил вәкиле килде, аларның күбесе президентлар иде. Бу үзе үк сөйләшүнең үтә дә җитди буласын күрсәтте. Чынлап та, Ф.Кальдерон чыгышын: “Без барыбызны да берләштергән һәм Латин Америкасын тиңләштергән яңа блок төзергә тиеш. Ул безнең уртак карашны халыкара аренада якларга тиеш”, – дигән сүзләрдән башлады. Аның идеясен шунда ук күтәреп алдылар. Исем дә уйлап таптылар: ул Латин Америкасы һәм Кариб дәүләтләре берләшмәсе дип аталачак. Әлегә аның максаты һәм форматы ахырынача билгеләнмәде. Ләкин ул сәяси һәм икътисади юнәлеш алачак, “Рио төркемен” тулысынча алмаштырачак һәм Латин Америкасы һәм Карибларның АКШ белән Канададан кала бар илләрен дә берләштерәчәк. Шулай итеп, яңа оешма Вашингтон яклавында булган Америка дәүләтләре оешмасының (АДО) көндәше булачак. Чөнки Венесуэла президенты Уго Чавес яки Куба башлыгы Рауль Кастро кебек радикаль лидерлар коллегаларын яңа оешма төзелү белән АДОдан чыгарга чакырдылар. Фелиппе Кальдерон ише урталыкта торган сәясмәннәр әлегә ике оешманың да дустанә яшәве яклы. Ә АКШның Көнбатыш ярымшар илләре буенча дәүләт секретаре урынбасары Артуро Валенсула, әгәр яңа оешма АДОны алмаштырырга омтылмаса, Вашингтон аны проблема кебек кабул итмәячәк, дип хәбәр итте.
Тик менә яңа оешманың төзелүен аның булачак әгъзаларының үзара бәхәсләре тоткарларга мөмкин. Уго Чавес белән Колумбия президенты Альвар Урибе Канкунда ук сүзгә килешеп алды. Шулай да экспертлар фикеренчә, төбәк илләренең АКШтан бәйсез оешма төзергә теләве аларның үзара үпкәләшүләреннән өстен булачак.
Әйткәндәй, яңа оешма тышкы уенчыларга үз позицияләрен Латин Америкасында ныгыту өчен уңайлы булырга тиеш. Бу Русиягә дә кагыла. РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавровның яңарак кына әлеге төбәккә барып, Куба һәм Никарагуада гына түгел, ә Мексика белән Гватемалада да булуы Русиянең яңа партнерлар эзләргә әзер икәнен күрсәтте.
Курил утраулары кемнеке?
Япониянең премьер-министры Таро Асо Көньяк Курилларны “законсыз басып алынган территорияләр” дип исәпли.
РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин 12 майда Токиога барган иде. Очрашу вакытында яклар стратегик партнерлык бәйләнешләре төзергә әзер икәнлеген белдерделәр һәм Азия-Тын океан төбәгенә бәйле проблемаларны бергә хәл итәргә кирәк дигән фикергә килделәр. Атап әйткәндә, японнар 2012 елда Владивостокта Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек саммитын оештыруда Русия белән тыгыз элемтәдә булу теләген җиткерделәр. Шулай да ике ил арасында тынычлык килешүе булмау мөнәсәбәтләрнең үсешенә киртә булып тора дип нәтиҗә ясады яклар. Аны бетерү өчен дүрт төньяк утравының кемгә каравын ачыкларга кирәк. Япон премьеры әйтүенчә, моны булган документ һәм килешүләр нигезендә хәл итәргә тиешләр. “Дүрт төньяк утравы беркайчан да чит территория булмады, алар борыннан килгән япон җирләре, – ди Таро Асо. – Утраулар 60 елдан артык законсыз оккупациядә тора, бу бик үкенечле”.
Куриллар – Русиянең Камчатка һәм японнарның Хоккайдосы арасындагы вулканлы утраулар тезмәсе. Русия белгечләре аларны Камчатка шельфы өлеше дип исәпли, ә японлылар Хоккайдо шельфында урнашкан дип дәлилли. Токио аларны үзенең күптәнге “төньяк территорияләре” дип бара һәм Кунашир, Шикотан, Итуруп һәм кеше яшәми торган Хабомаи утрауларын кайтарырга тырыша. Алар Икенче бөтендөнья сугышыннан соң 1945 елда Мәскәү контрольлегенә күчкән иде. 1956 елда СССР сугыш нәтиҗәләре буенча тынычлык килешүенә кул куйганнан соң, Шикотан һәм Хабомаины бирергә әзер икәнен белдергән. Әмма Токио, Көньяк Курилны тулысынча кайтарырга теләп, баш тарткан.
Соңгы елларда японнар бу мәсьәләне еш кузгата башлады. Апрель аенда Япония хөкүмәтенең “төньяк территорияләр” проблемасы буенча вәкиле Сиотаро Яти Көньяк Курилны Русия белән тигез бүләргә тәкъдим итте. Әмма Таро Асо әйтүенчә, алар бар утрауларның да кире кайтуын көтә.
Израиль
пошаманга калды
Бу атнада Израиль премьеры Биньямин Нетаньяху АКШта булып кайтты. Сәфәр нәтиҗәләре Израиль халкын борчуга салган.
Америка президенты Барак Обама Б. Нетаньяхудан оккупацияләнгән гарәп территорияләрендә яһүт биләмәләре төзүдән баш тартырга һәм палестинлылар белән сөйләшүләрне яңар-
тырга кушкан. Моннан тыш ул ким дигәндә бу елның азагына кадәр Иранның атом-төш проблемасын сугыш алымнары белән хәл итәргә тырышуны тыйган. Израиль бу проблеманы үзенең хәвеф-
сезлеге өчен куркынычлы дип исәпли.
АКШта – демократлар, Израильдә “Ликуд” партиясе җитәкчелек иткәндә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бик яхшы булмаган чорын кичерә. Израильнең бү-
генге премьеры мондый мөнәсәбәтне 1996 елда ук үз җилкәсендә таты-
ды. Ул вакыттагы АКШ президенты Б. Клинтон сөйләшүләрдән соң ачу белән: “Израильне су-
пердәүләт дип, Не-
таньяху үзен әллә кемгә куя”, – дигән иде.
Барак Обама хаки-
мияте дә Израиль хөкүмәте сәясәтенә үз карашын белдереп килде. Алар палестинлылар белән сөйләшүләр алып баруны таләп итә. АКШның дәүләт сәркатибе ярдәмчесе Роуз Геттемюллер Израильгә атом-төш коралын таратмау турындагы килешүгә кул куярга кирәк дип тә ассызыклаган. Әмма күзәтүчеләр әйтүенчә, бу 1969 елда төзелгән Америка-Израиль килешүенә каршы килә. Серле документ буенча, АКШ Израильнең атом-төш коралы булуын “искә алмаска” вәгъдә биргән, ә Израиль үзендә аның барлыгын беркайчан да танымады.
Биньямин Нетаньяхуның Америка җитәкчелеге белән әлеге очрашуы Израиль өчен хәвефне тагын да арттырды. Премьер әйтүенчә, Израиль палестинлылар белән “иңгә-иң терәп” яшәргә әзер. “Ләкин нинди дә булса килешү төзү палестинлыларның Израильнең яһүт дәүләте буларак яшәү хокукын кабул итүләренә бәйле булачак”, – дигән ул.
Эстоннарда яңа бәйрәм
Эстония хөкүмәте юсти
ция министрлыгының “Бәй
рәмнәр һәм билгеле даталар турындагы” законга үзгә
решләр кертү тәкъдимен кабул иткән. Хәзер аларда 23 август Нацизм һәм сталинизм корбаннарын искә алу көне булачак.
1939 елда шушы көндә Советлар Союзы белән Германия арасында һөҗүм итмәү турында килешү төзелә. Ул Молотов-Риббен-
троп пакты дип тә йөртелә. Килешүнең серле беркет-
мәләренә ярашлы, Көнчы
гыш Европа нацист Германия һәм Советлар Союзы арасында мәнфәгатьләр буенча бүленә. Эстония СССР йогынтысы астына эләгә. Әлеге закон проектын-
да “Пакт төзү бәйсез дәүләтләрне көчләп тартып һәм басып алу өчен нигез салган. Сталинизм һәм ницизм җинаятьләре башка-
рылуга китерүче вакыйгалар тезмәсе тудырган” диелә.
Русиядә бу атнада Президент Д. Медведев “Ру-
сия мәнфәгатьләренә зыян китереп, тарихны бозып күрсәтергә тырышуларга каршы тору буенча Русия Федерациясе Президенты карамагындагы комиссия турындагы” указга кул куйды. Закон проекты да әзерләнә. Аның буенча, Гитлерга каршы коалициядә катнашкан илләрнең гамәлен җинаять дип белдергән өчен җаваплылык кертелә. Элекке СССР республикаларының тарихын бозып күрсәтү дипломатик дәрәҗәдә җәзага тарттырылачак. Совет армия-
се гамәлләрен җинаять дип белдерү исә илчеләрен илебездән чыгарып җибәрүгә һәм дипломатик мөнәсәбәт-
ләрне өзүгә кадәр барып җитәргә мөмкин дип хәбәр итә үзәк матбугат.
Сомали камау алдында
Көнчыгыш Африканың алты дәүләте БМОдан һава һәм диңгездән Сомалига камау игълан итүен сорый. Моны алар илнең законлы хөкүмәтен бәреп төшерергә тырышкан исламчыларга корал ташуны туктату кирәклеге белән аңлата.
Әлеге карар үсеш буенча хөкүмәтара агентлык вәкилләренең Аддис-Абебадагы сөйләшүләре вакытында кабул ителгән. Агентлыкка Сомалидан тыш Эфиопия, Джибути, Судан, Кения һәм Уганда керә. Очрашу тиз арада оештырылган, чөнки Сомалидагы исламчыларның активлыгы көчәю күрше дәүләтләрнең хәвефсезлегенә дә яный.
Соңгы ике атнада гына Сомалида йөздән артык кеше үлгән, 43 меңе йортларын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган. Шуңа Көньяк Африка блогына кергән илләр Сомали хөкүмәтен кораллы көчләр белән сакларга чакыра. Ләкин 2009 ел башында гаскәрләрен бу илдән чыгарган Эфиопия гына контингентын яңадан җибәрергә теләми.
Моңа кадәр Африка союзы җитәкчелеге БМОга Сомалига тынычлык урнаштыручы миссия кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Әмма БМОның хәвефсезлек Советында илдә сугышлар дәвам иткәнлектән, миссия өчен шартлар юк дип исәплиләр.
Сомалида гражданнар сугышы 1991 елдан бирле бара. 2004 елда биредә халыкара берләшмә ярдәмендә күчмә хөкүмәт төзелде. Ләкин ул илнең зур өлешен контрольдә тота алмый. Хәтта илнең башкаласы Могадишода власть контроле шәһәрнең бар районнарына да таралмый.
Язгөл ЮНЫСОВА әзерләде.
Глобаль
җылыну яныймы?
Һава торышы хакындагы телевизион тапшырулар кешене гаҗәпләндерерлек
аномаль вакыйгалар калейдоскопын хәтерләтә башлады.
Мисал артыннан ерак йөрисе дә юк: узган җәйдә генә республикабызда
котырган давыл аркасында күпме каза күрдек. ә бит ураганнар
безнең җиргә хас күренеш түгел. Мондый хәлләр бөтен
дөнья буйлап кабатлана: штормнар, су басулар, кайдадыр,
мәңге булмаганны, ишеп кар яуган, ә кайдадыр челлә,
корылык, шуның нәтиҗәсендә янгыннар... Һава торышы хәзер
кискен үзгәрүчән, җәе — җәй, кышы — кыш түгел дигәндәй...
Ни өчен шулай соң бу?
Галимнәрнең күпчелеге бу хәлләрне глобаль җылыну белән
бәйли. Чынлап та, соңгы гасыр эчендә Җирнең температурасы
1 градуска күтәрелгән. Иң тиз күтәрелеш соңгы 15 елда
булган. Төрле фаразлар буенча алдагы 50 елда температура
шкаласы тагы 3-5 градуска югарырак үрмәләячәк әле. ә
бит дөньяда климат 1-2 градуска гына тайпылса да, бөтен
экосистема үзгәрә дигән сүз. Фаразлар чынга ашып һава
торышы тагы да җылынса, кешелек дөньясына әйтеп бетергесез
зур афәт киләчәк. ә дәлилләүче фактлар күп. Мәсәлән,
Көньяк Уралда нарат урманнарының чиге урнашкан. Галимнәр
тикшеренүе күрсәтүенчә, соңгы 5 елда наратлык катастрофик
рәвештә юкка чыгып бара, чөнки яшь үсентеләр җылы һавада
үсә алмый. Төньяк полюс бозлары да елдан-ел ныграк эри.
Инде 1996 елда Антарктидадан 3 мең кв м мәйданлык боз
кителеп төшкән иде. 2002-2005 ел эчендә боз эрүдән дөнья
океаны суы 1,5 ммга арткан.
Сәбәпләргә килгәндә исә, әлбәттә, кояш активлыгы һәм
космик нурланыш та климат җылынуына тәэсир итә. әмма,
Оксфорд университетының тирә-як үзгәрүне өйрәнүче төп
белгече Ядвиндер Мали фикеренчә, һавадагы углекислый
газ концентрациясе башка факторларга караганда күпкә
көчлерәк йогынты ясый. "Глобаль җылынуның 90% кеше
аркасында", дип саный ул. Углекислый газ пыяла
кебек билгеләргә ия — һавада тупланып кояш нурларын
планетага кертә, ә җирдәге җылыны кире космоска чыгармый.
Шуңа күрә җир җылына, дип фаразлана. Автомобиль һәм
завод торбаларыннан чыккан төтен аркасында атмосфера
ел саен 22 млрд тонна углекислый газ белән зарарлана.
XVIII гасыр белән чагыштырганда бу газ концентрациясе
— 31%, ә метан 149% арткан. Бу артуларның яртысы 1965
елдан соңгы чорга туры килә. Совет чоры белән чагыштырганда
ил икътисады түбәнәюенә карамастан, Русия атмосферага
зарарлы матдәләр чыгару күләме буенча өченче урында
тора (2 млрд тонна). Атмосфераны иң нык пычратучы илләр
— АКШ (елына 7 млрд тонна) һәм Кытай (5 млрд тонна).
Соңгы арада бу проблема кешелекне чынлап торып борчый
башлады. Шуңа күрә 1997 елда БМО тарафыннан Киот протоколы
төзелде. Аңа ярашлы һәрбер ил атмосферага зарарлы матдәләр
чыгаруны киметергә тиеш.
Ни белән яный соң климат үзгәрүе? Океан биеклегеннән
астарак яки бертигез урнашкан илләр су төбендә калачак.
Якынча исәпләүләр чынга ашса, 46 млн кеше җирсез торып
калуы мөмкин. Шторм, давыл кебек афәтләр дә көчәячәк.
Ләкин күп галимнәр фикеренчә, Русиягә (шулай ук Канада,
Швеция, Финляндия һәм Скандинавия илләре) глобаль җылыну
иң аз югалтулар, хәтта яхшы якка үзгәрүләр китерәчәк.
Беренче чиратта, бу авыл хуҗалыгы культуралары уңышы
арту белән бәйле. Бигрәк тә икътисадчылар, оптимистлар
уйлавынча, төньяктагы мәңгелек туң яраксыз җирләр уңдырышлыга
әвереләчәк.
Бер яхшының бер яманы дигәндәй, бездә дә проблемалар
бихисап булачак. Шуларның берсе — климат җылынуы аркасында
төрле инфекцион чирләр таралу. Медицина фәннәре докторы,
Демография һәм кеше экологиясе үзәгенең төп фәнни эшлеклесе
Борис Ревич: "Климат җылырак булган саен, явым-төшем
күбрәк була, шуңа күрә төрле сазлыклар, күлләвекләр
мәйданы артачак. Бу үз чиратында малярия һәм башка куркыныч
чирләр таратучы бөҗәкләрнең үрчүенә сәбәп", — ди.
Дөнья температурасының күтәрелүе безнең илгә климат
мигрантларын алып килүе мөмкин. Зур-зур илләрне су баса
башласа, Аллам сакласын, җир өчен дөнья сугышы да башлануы
ихтимал. Туң Себер җирләре аша бик күп газ һәм нефть
торбалары үтә. әгәр дә ул җир эри башласа, сәнәгатькә
генә зыян килеп калмыйча, зур экологик проблемалар булуы
да мөмкин. Ләкин бу фаразлар климат 2,5 градуска гына
күтәрелсә тормышка ашачак. ә ныграк җылытса... Монысын
уйлау бөтенләй куркыныч.
Глобаль җылынуның без уйлап бетермәгән нәтиҗәләре дә
булуы ихтимал, шуңа күрә Киот протоколына елдан-ел күбрәк
илләр кушыла, ел саен диярлек БМО (Берләшкән Милләтләр
Оешмасы) тарафыннан халыкара саммитлар уза. Ләкин ни
өчен АКШ һаман да бу килешүгә кул куймый? Чөнки ул сәнәгать
һәм транспорт үсешен чикләячәк. Кайбер галимнәр фаразы
бөтенләй икенче төрле булуын да истән чыгармаска кирәк.
Бигрәк тә Русия галимнәренең күбесе глобаль җылыну фикерен
хупламый.
Башкорт дәүләт университетының география факультеты
деканы, доцент Япаров Имбир МөхәмәдовиЧ та алар ягында:
— Җир шарында җылы дәверләр бозлык дәверләре белән алышынып
килә. Иң соңгы Валдай бозлыгы моннан 10-12 мең ел элек
булган. Ни өчен алышынганы өйрәнелеп бетмәгән әле, монда
космосның, галактиканың да тәэсире бардыр. Ләкин климат
үзгәрүе цикл буенча килә, монысы факт. Шушы күзлектән
карасаң, без җылылык чорының нәкъ уртасында яшибез.
Нәкъ уртасы булгач, ул иң җылы вакыт булырга тиеш. ә
киләчәктә климат әкренләп суына башлаячак, дип фаразлана.
Һава температурасының күтәрелүе һәм төшүе кояш активлыгы
белән бәйле. Гомумән, монда кеше тәэсире бик бәләкәй,
табигать кешедән барыбер көчлерәк. ә атмосферада углекислый
газ артканга һава җылына диюләре белән мин килешмим.
Бер Боинг самолеты Атлантик океанны кичеп чыкканчы гына
35 тонна кислород яндыра. ә бит ул самолетлар күпме?!
ә сәнәгать объектларын, транспортны санап китсәң, бөтенләй
саннар коточкыч булыр иде. Ләкин елларны чагыштырып
карасаң, атмосферадагы углекислый газ микъдары бик күп
артмый. Табигать бит үзен-үзе чистартырга сәләтле, яшел
үсемлекләрнең углекислый газ белән сулавын һәркем белә.
Бәлки, хәзер яшеллекнең күп булуы нәкъ углекислый газ
артуындадыр да?
Бозлавыклар эрүе дә була торган хәл. Аларның берсе дә
гомерлек түгел, боз гомере 11 ел гына. Таулыклар булып
урнашкач бозлык елына 500 метр чамасы шуыша һәм эри
бара. Шуңа күрә еш алышынып, яшәреп тора, — ди ул.
Хаклык ике якта да бар. әгәр дә климат җылыну углекислый
газ чамадан артык булуында икән, димәк, безгә кичекмәстән
сәнәгатьне җайга салырга, транспортны башка зарарсызрак
ягулыкка күчерү мотлак. ә әгәр сәбәп башкада — кояш
активлыгында булса, сәнәгать үсешен киметү кирәкмидер
дә, чөнки бу ил икътисадына аяк чалачак. Шуңа күрә илебез
галимнәре иң яхшы фикергә килде: 2008 елның июнендә
глобаль җылынуның сәбәпләрен ачыклау максатында "Коронас-Фотон"
космик аппараты Русиядән Кояшка таба җибәреләчәк. Икенче
елның ахырында галәмгә планетаара магнит кырларын һәм
кояш җилләрен өйрәнүче тагын бер космик аппарат очырылачак.
Бу гамәл Киот протоколына алдагы елларда да кул куяргамы,
әллә юкмы икәнлеген хәл итәр, дип көтелә.
ә әлегә галимнәр арасында бәхәсләр дәвам итә. Бәхәсләш-
сеннәр, бәхәстә хакыйкать туа, диләр бит.
Лилия ШакирҖанова. |