|
|

«Өмет» гәзите Русия каталогына кертелгән. Аңа илебезнең бар төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.
52-53, 8 май, 2010 ел.
Җиңү белән кайтты
Муллаяр абый белән Рәвилә апа Талиповлар тыныч
тормышның һәр мизгеленә шатланып яши
1941 елның 22 июне зур планнар белән яшәп яткан илебез халкының тормышын астын өскә китерә. Бер мизгелдә бар да үзгәрә, асыл ир-егетләр дошманны тиз көннәрдә үз өнендә җиңү ышанычы белән фронтка юл ала, бар мәшәкать – фронтны тукландыру, корал белән тәэмин итү, тылны ныгыту бурычы карт-коры, хатын-кызлар һәм үсмерләр иңенә торып кала. 1418 көн һәм төн дәвам итә Бөек Ватан сугышы. Ул арада сугыш башланганда малай гына булганнар да үсеп яу кырына, ата-агалары эзеннән фронтка юл ала…
Яңавыл районының Ямады авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер кичерүче сугыш ветераны Муллаяр Талип улы Талиповка да сугыш башланганда нибары 16 яшь була. Әтисе һәм өч абыйсы тәүге көннәрдә үк сугышка алына, йортта Муллаяр әнисенә һәм туганнарына бердәнбер терәк булып кала.
– Бөтен эш бездә иде, олылар фронтка китеп бетте. Көндез урак урасың, төнлә ашлык сугасың, заманы шул иде, җиңү өчен дип җан атып эшләдек, – ди ул бүген.
1942 елда Муллаяр ат җигеп Уфага машина моторын ремонтка алып китә. Җитди төзәтү кирәккән күрәсең, аларның атна-ун көнгә дип киткән сәфәре ике атнага ук сузыла. Юлы да нинди бит: әле 30-40 градус салкыннар какча гәүдәләрне үтәли туңдыра, аннан көчле буран чыгып, юлларга көрт сала… Җитмәсә, Бөре шәһәренә кереп, тагын да запас частьлар төйиләр.Тулысынча...
Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов ил җитәкчелегеннән Бөек Җиңүнең
65 еллыгы уңаеннан котлау хатлары алды.
Русия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның телеграммасында: “Җиңү көне – Русия граждан-нары өчен изге бәйрәм. Без авыр хәрби сынауларда бирешмәгән, Ватанны һәм дөньяны нацизмнан азат иткән әтиләребез һәм картәтиләребезнең каһарман-лыгын тирән хөрмәтлибез”, дигән юллар бар.
Русия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинның котла-выннан: “Кораллар тавышы туктаган һәм кешелек тарихындагы иң аяусыз сугыш тәмамланган онытылмас җиңү маена 65 ел үтте. Әмма Бөек Ватан сугышы герой-ларының – фронтта кыю сугышканнар-ның, алмашсыз хезмәт вахтасын тотучыларның – батырлыгы патриотлык, әхлак, бурычка тугрылыкның югары үлчәме булып һәрвакыт хезмәт итәчәк”.
Кадерле Бөек Ватан сугы-шында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәрен Башкортстан Республикасы Президенты М.Рәхимов котлады.
“Бүгенге язгы гүзәл көннәрдә чагыштыргысыз патриотизм, каһарманлык һәм батырлык күрсәтеп, кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандаш-ларыбыз буыны каршында бөтен дөнья баш ия.
Бүгенге көн – күпмилләтле халкыбызны данлау, җиңүчеләрнең батыр, герой буыны – фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренә карата мәңгелек хәтер һәм чиксез рәхмәт көне.
Җиңүче-солдат һәм тыл хезмәтчәненең якты образы, аларның хәрби һәм хезмәт даны, гүзәл традицияләре, аларның Туган илне кайнар сөю үрнәге, халыклар дуслыгы һәм тугандашлыгы – теләсә кайсы замана өчен бәяләп бетергесез казанышыбыз. Без бөек азатлык сугышында катнашучылар каршында улларча баш иябез, фронтлардагы канкойгыч сугышларда һәм тылдагы авыр сынауларда какшамас түземлек һәм рух ныклыгы күрсәткән, чиктән тыш зур сынаулар кичереп, Бөек җиңүне яулаучыларның барысын да данлыйбыз.
Без туган Башкортстан казанышларында яу кырларында һәм хезмәт фронтларында үз-үзен аямаган өлкән буын өлешен күрәбез. Республиканың ышанычлы үсеше – яшьләрне патриотик тәрбияләү, ата-бабаларыбыз батырлыгын халык хәтерендә саклау, ветераннар турында кайгырту буенча изге эш өчен төпле нигез. Һәм бу – халкыбызның, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә, хезмәт коллективлары һәм җәмәгать оешмаларының изге бурычы.
Безнең Бөек җиңүебез турындагы истәлек гасырлардан гасырларга ныгысын. Туган ил өчен гомерләрен биргәннәргә мәңгелек дан! Ветераннарыбызга сәламәт-лек, озын гомер, тынычлык, шатлык һәм бәхет!
Бәйрәм белән, Җиңү көне белән, кадерле дуслар!”
Җиңү парадына киттеләр
Башкортстанның бер төркем ветераннары Мәскәүдә үтәчәк Җиңү парадында һәм Санкт-Петербург, Волгоград, Курск шәһәрләрендәге тантаналы чараларда катнашачак. Ветераннарны бу тарихи парадка һәм изге сәфәргә зур хөрмәт күрсәтеп озаттылар.
Башкортстан ветераннары делегациясенә исемнәре киң билгеле шәхесләр – генерал-майор Ростислав Имам улы Сибәгатуллин, Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин, Марат Сабит улы Мулла-
галләмов, Владимир Сергеевич Тараторкин кергән.
– Бөек Җиңүнең әһәмияте еллар узган саен арта гына. Чөнки ул дөньяны фашизмнан азат итте һәм халыкларга имин тормыш китерде, шуңа да безнең гомер бушка үтмәде, – диде сәфәргә кузгалучы хөрмәтле ветеран Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин.
Һәр өченче танк, һәр бишенче самолет безнең нефтьтән эшләнгән ягулыктан файдаланган. Авыллар да үзләре җитештергән бар азык-төлекне фронтка озатып торды. 278 Советлар Союзы герое, Дан орденының 37 тулы кавалеры, орден-медальләргә лаек булучы 200 меңнән артык яуги-
ребез башкорт-
станлыларның каһарманлыгы турында сөйли, – диде делегация җитәкчесе, күренекле дәүләт эшлеклесе Марат Муллагалләмов үз чыгышында.
Исән-сау йөреп кай-тыгыз, хөрмәтле ветераннар!
Гөлара Арсланова.
Бүләк
ияләрен
тапты
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм эчке эшләр органнарының ветераннар оешмалары смотр-конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы үтте.
Бүгенге көндә министрлык буенча 257 Бөек Ватан сугышы ветераны, шулай ук 318 тыл ветераны (шуның 112се Хөкүмәт бүләкләренә ия), сугышта һәлак булганнарның һәм гарип кайтканнарның 185 тол хатыны исәптә тора.
Бөек Ватан сугышы башланганда эчке эшләр органнарында 3085 кеше хезмәт итә. Башкортстаннан 175 милиция хезмәткәре сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган.
Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының 7 хезмәткәре – Советлар Союзы Герое, 2се Дан Орденының тулы кавалеры исеменә лаек була. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә бер Советлар Союзы Герое – Александр Степанович Пикунов, Әбҗәлил районында Дан Орденының тулы кавалеры Вәлиәхмәт Гимал улы Сөләйманов яши. 21 сугыш ветераны Кызыл Йолдыз Ордены, 34е – «Хәрби хезмәтләре өчен» медале, 22се – «Батырлык» медале, 7се – «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнгән.
Эльвира Әсәдуллина.
|
|