Республика яшьләре гәзите  
   

Приоритетные национальные проекты

Өмет

Реклама

 

Алло <Өмет> тыңлый

Дөнья

Ерактагы якын кардәшләр

Хәлең ничек, авыл?

Конкурслар

Сихәт

Елмаеп алыйк әле

Мин - яшь!

«Өмет»кә соравым бар

Язмыш

Сезнең хатлар

 

 

 

«Өмет» гәзите Русия каталогына кертелгән. Аңа илебезнең бар төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.

 

 

51, 6 май, 2010 ел.

 

Яңавыллар, Тәтешлеләр
“Өмет”не үз итә

Яңавыл районында «Өмет»нең дуслары байтак. Гәзитебез чыга башлаган көннәрдән алып биредә безне укыйлар, хатлар язалар. Дустанә мөнәсәбәтләр бүген дә дәвам итә.

Район халкы элек-электән гәзит-журналларны күп укучылар исемлегендә кала бирә. Мәсәлән, 2009 елның икенче яртыеллыгында Яңавыл республика буенча 9 урында булган. Һәр мең кешегә биредә 909 данә вакытлы матбугат (район гәзитеннән тыш) туры килүе күп нәрсә хакында сөйли.
Яңавыл районы почтамтында вакытлы матбугатны кабул итү, эшкәртү һәм укучыга илтеп җиткерү максатында йөздән артык хезмәткәр тырышлыгын сала. Районның почта маршруты буенча көн саен 600 чакрымнан артык юл үтелә.
Бүген почта зур үзгәрешләр чорында яши. Оптимизацияләү максатында районнарның почта бүлекчәләре берләштерелгәч, Тәтешле районы да Яңавыл почтамтына карый.

Оптимизацияләүнең максаты нидә һәм ул үзен аклыймы дигән сорауны без Яңавыл почтамты начальнигы Борис Владислав улы Сабирҗановка бирдек.
– Һәр предприятие табыш алу максатында эшли. Әлегә кадәр почта хезмәте социаль юнәлештә генә эшләде. Бездә чыгымнар белән исәпләшү, гомумән, булмады: ягъни, бер хатны илтеп тапшыру, бер хат ташучыны тоту күпме тора – моңа игътибар бүленмәде. Шуңа да бүгенге көндә оптимизацияләүне кирәкле адым дип исәплим. Безнең үзебездә бүген эшләгән кешене кыскарту хакында сүз, гомумән, алып барылмый. Ә менә күп кенә вазыйфаларны үзара бүлешеп башкару уңышлы булуын сиздерә.
– Күп кенә якларда почта хезмәте басмаларны вакытында укучыга илтеп җиткерми. Хат ташучылар санын киметү эшнең сыйфатына зыян китерә дигәнне аңлатмыймы бу?
– Соңгы чорда халык хат язуны онытты, гәзит-журналларга да бик язылып бармыйлар. Чөнки барсының да кулында телефон. Яшьләр Интернет аша аралашуны хуп күрә. Безнең Яңавыл районында гына да, мәсәлән, 1800 Интернет кулланучы бар. Районда 49 мең кеше яшәгәнен исәпкә алсак, бу 20 мең чамасы гаилә дигән сүз. Ике меңләп гаилә инде хәбәрләрне гәзит басмалары аша түгел, ә Интернет аша ала, димәк…
– Ә виртуаль дөнья рухиятне, тәрбияне бирә аламы соң укучыга?
– Интернет, нигездә, хәбәрләр белән тәэмин итә. Ә менә рухи төшенчәләрне, фикерләүне, тәрбия-әхлак үрнәкләрен, минемчә, нәкъ менә гәзит-журнал, китаплар бирә. Ләкин яшьләр бүген виртуаль дөньяны сайлый. Безнең бурыч – яшьләрне әхлакый рухи яктан тәрбияләүче матбугат басмаларына тарту.
– Соңгы тикшерүләр шуны күрсәткән: Англиядә наданнар саны арткан икән. Андагы балалар дөрес итеп язуны, хәтта укуны да оныта башлаган... Чөнки бөтен җавапны алар Интернеттагы бер төймәгә генә басып табарга өйрәнгән. Безнең илебезгә дә янамыймы бу куркыныч?
– Куркыныч бар һәм булачак. Шуңа да балаларны укытып үстерергә кирәк. Укыган бала хатасыз да яза, тирән фикерли дә белә. Бу юнәлештә барыбызга бергә тырышырга туры киләчәк.
ххх
«Өмет» гәзитен бүген Яңавылда – 504, ә Тәтешле районында 617 гаилә укый. (Киләчәктә бу күрсәткеч үсәр әле дигән өметтәбез, чөнки бу районнарда мөмкинлекләр зур).
«Өмет»не иң күп алдыручы авылларга килгәндә Күрдем, Мәсәгуть, Ямады, Ялгызнаратны атарга буладыр.
– «Өмет»не халкыбыз яратып укый, хәтта башка гәзитләргә күчеп караганнар да сагынып, сезгә кире кайтты, – дип күңелебезне күтәрде очрашуда Күрдем почта бүлекчәсе начальнигы Рәйлә Кәшфуллина. – Кыскасы, күрдемнәр «Өмет» белән яши.
Гөлара АРСЛАНОВА.

 


Хөкүмәт
сүзендә тора

«Шәхси ихата» программасы кысаларында Хәйбулла, Аскын, Уфа һәм Белокатай районнарыннан 9 кеше «Беларус» тракторы алды. Билгеле булуынча, республика Хөкүмәте авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу өчен аерым шартлар тудырды. Беренче взнос күләме 10 проценттан артмый, ә калган сумма ун ел дәвамында түләнә.

Программа буенча техника сатып алучылар белән Премьер-министр Раил Сарбаев шәхсән очрашып, сәгатьтән артык сөйләште. Хөкүмәт җитәкчесе авылны саклау мөһимлеген ассызыклады, ә моның өчен шәхси ихаталар ныклы булырга тиеш. Очрашуда катнашучылар эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән беррәттән, шәхси ихата хуҗалыкларына да субсидия һәм дотация бүлүне тәкъдим итте. Раил Сарбаев бу фикерне хуплап, мәсьәләнең актуальлеген билгеләде. «Тик бу очракта,—диде Премьер-министр,—җитештерелгән продукция, файдалануда булган авыл хуҗалыгы мәйданы һәм техника санын исәпкә алырга кирәк булачак. Субсидияне гомум күләмдә һәм продукция берәмлегенә бирергә кирәк. Шул чакта һәркем уңыш һәм терлекчелек продуктлылыгын күтәрү белән кызыксыначак.
Раил Сарбаев авыл кешесенең кирәкле яңалыклар белән бик хәбәрдар булмавын искә алды. Авыл хуҗалыгы әйләнешендәге җирләр белән файдалану буенча проблемалы районнар бар. «Без кешеләргә бар мәгълүматны җиткерергә, шулай ук кирәкле документларны рәсмиләштерергә ярдәмләшергә тиешбез»,—дип белдерде ул.
Резеда Кадикова.


 

“Молодежная
газета” призына

8 май көнне башкалада үтәчәк җиңел атлетика эстафетасы Җиңүнең 65 еллыгына багышлана.

Шушы уңайдан «Молодежная газета» башкала халкын һәм килгән кунакларны күркәм спорт бәйрәменә чакыра. Һәрбер катнашучы төрле ярышларда үз көчен сынап карый, кызыклы шәхесләр белән аралаша, таныша, яңа дуслар таба ала.
– Эстафета кысаларында башкаланың популяр музыкаль коллективлары, «Нечто», «Елан елы», «Никола Стасюк», «Калипсо», «Funky house band» төркемнәре чыгыш ясаячак, – диде әлеге чара турында «Молодежка»ның баш мөхәррире Ярослава Голобородько. – Рок-музыкантлар үзләренең хитларын гына түгел, сугыш еллары җырларын да башкарачак. Чарада катнашучылар парады сәгать 11дә башлана. Эстафета Бөек Җиңү уңаеннан хәтерләрдә озак сакланыр, буыннардан буыннарга тапшырылыр дип өметләнәм. Бу спорт бәйрәме – хөрмәтле ветераннары-
бызга тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтү мөмкинлеге.
Чыннан да, Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә үткәрелүче бу эстафета буыннар өчен – матур традиция, чөнки анда башкаланың барлык уку йортларының укучылары катнаша.
Р. Хәсәнова.

 

 

 

 

Бәйрәм түрендә – ветераннар

Уфада Бөек Җиңүгә багышланган хәрби парадта 770 ветеран катнашачак. Аларның 500ләбе Уфадан булса, калганы республиканың районнарыннан.

Һәр елдагыча төп вакыйга 9 Май көнне башкаланың Ленин исемендәге мәйданында барачак. 11 сәгать 30 минутта биредә ветераннар очрашачак. Сәгать телләре нәкъ уникене сукканда мәйданга хәрби байрак чыгарылачак. 12 сәгать 21 минутта ике зур экранда Русия Президенты Дмитрий Медведев котлавы башланырга тиеш. 12 сәгать 21 минутта хәрби парад ачылып, анда ике меңнән артык хәрбинең катнашуы көтелә. Уфа гарнизоны, республика көч структуралары подразделениеләре, ветераннар оешмалары һәм патриотик клуб колонналарының тантаналы маршыннан соң, Бөек Ватан сугышының ретро- һәм бүгенге көн хәрби техникасы парады үтәчәк. Парадта хәтта Т-34 танкының да катнашуы көтелә. Парад ахырында Җиңү көне атрибутикасы белән бизәлгән вертолет очып үтәчәк. Бәйрәмне театрлаштырылган тамаша дәвам итәчәк.

 

 


 

Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
 
2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31  

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 253-25-22,
253-63-31

Хат алышу


статистика посещений