|
|

150, 31 декабрь, 2009 ел.
Юлбарыс - көч вә җитезлек билгесе
Туып килгән ел безне авырлыклардан, хәвефләрдән саклар дип ышаныйк!
Әле яңа гына, зур өметләр баглап, Үгез елына аяк баскан идек. Әмма үгезе генә кирерәк булды шикелле, бер урында тапанудан ары китә алмады. Шуңа ел да авыр килде. Һәрхәлдә, күпләр шулай, ди. Ләкин бөтенләй үк борынны төшерерлек түгел. Һәркем өчен елның шатлыклы минутлары да байтак булгандыр әле, мөгаен. Ә алдагы ел куанычлы мизгелләргә, һичшиксез, бай булырга тиеш. Чөнки юлбарыс – көчлеләр затыннан һәм ул кризис, чир кебек каршылыкларга гына бирешеп тормас.
Көнчыгыш халыклары өчен Юлбарыс – иң яхшы билге. Кытайда ул көч-гайрәт, кыюлык һәм җитәкчелек итә белү сыйфатлары белән бәяләнә. Табигать тә аны хәрәкәттә, югарыга омтылучан итеп яраткан. Максатына ирешү өчен ул ут аша да, су аша да сикерә. Һәм Юлбарыс елында илебез дә, республикабыз да алга зур сикереш ясар дип өметләнәбез.
Хуш киләсең, Яңа ел! Дөньяга иминлек, тыныч көннәр, аяз иртәләр, үзара дуслык һәм мул табыннар гына алып кил!
Очабызмы? Очабыз!
Уфа шәһәренең уртасында – Карл Маркс урамында «Уфа» халыкара аэропорты авиапассажирларын хезмәтләндерү буенча офис ачылды. Элекке шәһәр транспорты агентлыгы урнашкан бинаны ремонтлаганнан соң, хәзер заманча җиһазландырылган уңайлы офис барлыкка килде. Монда билетларга заказ бирергә (электрон рәвештә дә мөмкин), башка транспорт хезмәтләре хакында мәгълүмат алырга була.
«Уфа» халыкара аэропорты Ру-сиядә иң яхшылардан санала. Башкортстанда һава транспортын үстерү программасына ярашлы «Аркаим» авиакомпаниясе оеш-тырыла. Аның өчен Чехиядән 19 урынлы ике самолет сатып алынган. Беренче рейс – Сибай шәһәренә булачак. Әлеге вакытта Сибай һәм Нефтекама аэродромнарында ремонт эшләре бара. Якын арада Идел буе федераль округы шәһәрләренә дә рейслар оча башлаячак.
Аэропортның генераль директоры С.Кутушев республика Хөкүмәтенә авиациягә булган игътибары, «Аркаим» авиакомпаниясе оеш-тырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. 300дән 500гә кадәр яңа эш урыннары барлыкка киләчәк.
«Уфа» халыкара аэропорты зур һава транспортын хезмәтләндерә алырлык техник базасы булган дүртенче аэропорт.
Шулай ук «Уфа» аэропорты Русиядә пассажирларны теркәү һәм электрон авиабилет сатып алу өчен «УMUSE» системасы куелган беренче авиапредприятие. Уфа аэропортыннан Төркиягә, Үзбәк-станга, Әзербайҗанга, Әрмәнстанга турыга очып була. Чехия, Кытай, Австрия, Израиль һәм башка чит ил шәһәрләренә рейслар ачу турында сөйләшүләр алып барыла.
Үтеп баручы ел шатлыклы вакыйга да китергән – Русия Президенты Дмитрий Медведев Указы белән федераль милектә булган «Уфа» халыкара аэропорты ачык акционерлар җәмгыяте Башкортстан-ның шәхси милегенә күчерелгән.
Эльвира Әсәдуллина.
Рәхәтләнеп карыйк!
Барыбызны да озын кышкы каникул көннәре көтә. Балалар белән бергәләп ял итәсе бар әле. Хәлбуки, ял планнары төрледән булса да, бу көннәрдә телевизорлар да сүнеп тормаячагы шиксез.
Моны күзаллап, Башкортстан теле-видениесе хезмәткәрләре тамашачы-ларның ялын бизәп җибәрү чарасын алдан хәстәрләгән. Шул уңайдан, БСТның иҗтимагый-сәяси тапшы-рулар иҗади берләшмәсе баш мөхәррире Гәүһәр Батталова чират-тагы Яңа 2010 елны каршылаучы бөтен Башкортстан халкына кол-лективның изге теләкләрен җит-керде. Яңа ел кичендә тамашачы-ларга «Таныш һәм таныш түгел» (проект авторы Л.Фаршатова), «Гомер мизгелләре» (авторы Г.Хис-мәтуллина) һәм «Күк белән җир арасында» (авторы Г.Батталова) тапшыруларын күздән ычкын-дырмаска киңәш итте. Сәгать төнге 12не суккач үзенең биш яшен билгеләгән «Бәллүр сандугач-2009» җыр-моңга гашыйкларны экраннар ал-дына җыяр. Яңа елның беренче көне – 1 гыйнварда балалар өчен «Тылсымлы койрык» исемле әкият шәп бүләк булачак. Ә өлкән тамашачылар өчен әзерләнгән «Байык» бию конкурсының Гала-концерты шулай ук рухландыргыч күчтәнәч булыр.
А.Төхвәтуллина.
.
Алар Юлбарыс елында туган
1. 2009 ел кайсы ягы белән хәтердә калды?
2. 2010 елга нинди уй-хыяллар белән аяк басабыз? Тулысынча...
.
Вәт, эчәбез!
әй эчәбез дә соң! Күпме эчкәнебезне санаган гына юк. Шулай да исерткеч эчемлекләрнең федераль һәм төбәк базарларын тикшерү үзәге якынча санап караган һәм фаразлары шаккатырлык: эчкәч тә эчәбез икән! Алда торган Яңа ел бәйрәмнәрендә ил халкы бер миллиардтан артык шешә исерткеч эчемлек эчәчәк. Яңа ел символы булган шәмпан шәрабы 100 миллион шешә эчелсә, гади шәраблар 80 миллион тирәсе булачак. Әмма сырага җитми инде. Алар 800 миллион шешә эчеләчәк. Аракы исәбенә 250 миллион шешә язылачак. Коньяк 10 миллион шешә булса, ром, джин, текила, виски кебек эчемлекләр “нибары” 1,5 миллион шешә генә кулланылачак. Безнең халыкта бит әле көмешкә дигәне дә бар. Менә анысының исәп-хисабын бөтенләй билгели алмаганнар. Шул билгесезләрне дә кушсаң...
.
Юлбарыс парлы булырга өнди
Көнчыгыш календаре буенча 2010 ел Ак юлбарыс елы буларак билгеләнә. Ерткыч та, хәйләкәр һәм гаҗәеп серле дә булган бу хайванның игътибар-илтифатын яулар өчен елны ничегрәк каршыларга соң? Тулысынча...
Изге гамәлләре югары бәһаләнде
Русия Президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдә РФ мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдинны Почет ордены белән бүләкләде.
Тәлгать Таҗетдин дөньяга тынычлыкны, илдә конфессия һәм мәдәниара килешүне ныгыту өчен күп эшләр башкарды. Югары мөфти төрле диннәрнең рухи әйдәүчеләре арасында нәтиҗәле диалог булдыруны, бөтен Русия мөселманнарының берләшүләрен яклап бик күп чыгышлар ясады. Тәлгать Таҗетдинның хезмәтләре дәүләт һәм дөньяның дини вәкилләре тарафыннан да күптапкырлар билгеләнде. Мәсәлән, быелның декабрь аенда ул чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның өченче Бөтендөнья конгрессында II дәрәҗәдә Мәскәү кенәзе изге Даниил ордены белән бүләкләнгән иде.
.
|
|