|
|

139, 3 декабрь, 2009 ел.
Яшьләр – зирәк һәм тапкыр
халык
Чакмагыш авылында шаяннар һәм тапкырлар клубының татар лигасы үтте. Рәхәтлә-неп көлдек, уйнадык, шаярдык. Юмор һәм көлке кичәсен Башкорт-стан Республи-касының Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры урынба-сары Салават Сәгыйтов ачты.
Шаяннар һәм тапкырлар клубында Илеш районының «Аська», Шаранның «Шаран бродягалары», Кушнаренконың «Рәхәт», Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең «Баста» һәм Чакмагышның «Безлеләр» командалары зирәклектә көч сынашты.
Беренче конкурс – «Сәламләү». Сәхнәдә смайликлар төшерелгән футболкалардан «Аська»лар пәйда булды. Бүген яшьләр телефоннан аерыла да алмый. Таныша да, кавыша да, хәтта хатлар алыша. Бер хәлдә дә аптырап калмас, җор һәм шаян илешлеләр Чакмагыш белән аерылмас дуслар булуын белдерде. Тулысынча...
әлеге дә баягы
хатын кызга...
Икътисади кризис иң элек хатын-кызларга кагылган.
– 2008-2009 елларда без күзәткән хәлләр 1998 елны хәтерләтә, ди бу уңайдан белгечләр. – Мәсәлән кри-зис чорында теркәлгән эшсез хатын-кызлар саны ир-атларга караганда сизелерлек югары. Бу аларның икъти-сади киеренкелек чорында көндәшлеккә аз сәләтле булуларын һәм зур киерен-келек кичерүен дәлилли.
Шунысы да билгеле, эштән җибәрү мәсьәләсендә «Кемне калдырырга» дигән сорау килеп туса, гадәттә, «Ирләргә гаиләсен туендырырга кирәк» дигән сылтау белән, көчле затны калдыралар. Нәтиҗәдә, гүзәл зат эшсез кала һәм икенчел һәм формаль булмаган хезмәт секторына барып эләгә. Бу күбрәк базарларда, сәүдә комплексларында, маркетинг челтәрләрендә сату эше. Мондый мәшгульлекнең нәтиҗәсе – чикләнмәгән эш вакыты, артык эшләгән сәгатьләрнең түләнмәве, конверттагы хезмәт хакы, «больничный» түләнмәү.
Икътисади кризис ир-ат һәм хатын-кыз хезмәт хакы аермасын да үстерде. Мәсәлән, 1998 елда Русиядә хатын-кыз ирләр эш хакының 78,5 процентын алса, бүген әлеге күрсәткеч 46-50 процент чамасында тибрәлә.
Гөлара Арсланова.
«Сабый йөрәгенә кагылып үт»
Башкортстан Президенты карарына ярашлы, республикада «Сабый йөрәгенә кагылып үт» дип аталган Бөтенрусия иганәчелек акциясе үткәрелә.
Акция барышында академик А.Н.Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни үзәгенең әйдәүче белгечләре Башкортстанда тумыштан йөрәк авыруына дучар булган балаларны җентекләп тикшерәчәк. Хирургик дәвалауга мохтаҗ балаларга иганәчеләр һәм гражданнар биргән хәер акчаларына бу фәнни үзәктә операцияләр ясалачак.
2009 елның 12 декабрендә «Приозерный» физкультура-сәламәтләндерү комплексында акциягә нәтиҗәләр ясалачак, Русия футболы йолдызлары һәм йөрәгенә операция кичергән балалар катнашлыгында күрсәтмә футбол уены һәм гала-концерт булачак.
Акчаны түбәндәге реквизитларга күчерергә мөмкин:
Министерство финансов РБ
(ГУЗ РКД л/с 02110040170)
ИНН:0274033103
КПП: 027401001
р/с: 40603810700003000314
В Филиале ОАО «УралСиб» в г. Уфа
к/с: 30101810600000000770
БИК: 048073770
КБК: /3039902002/854/0000/180.
Республика
елы
Киләсе 2010 ел бездә шундый исем астында үтәчәк
Әлеге карарны Президент Советы
кабул итте.
– Киләсе 2010 ел вакыйгаларга бай булачак, – диде Президент Советында чыгыш ясап, БР Президенты карамагындагы Дәүләт советнигы Сергей Лаврентьев. – Планлаштырылган барлык чараларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен безгә бик тырышып эшләргә туры киләчәк. Җиңүнең 65 еллыгы – ветераннарның гына түгел, ә барлык халык бәйрәме. Бәйрәмгә әзерлек барышында бүгенге көндә исән булган 12 мең хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм 90 мең тыл ветераннарына карата барлык кабул ителгән йөкләмәләрне үтәү мөһим.
Русия Президенты Указы белән илебездә киләсе ел Укытучы елы дип игълан ителде. Башкортстанда Укытучы елын үткәрү буенча беренче адымнар инде эшләнгән, шул исәптән – республика Укытучылар форумын үткәрү турындагы карар.
Русиядә Франция елын үткәрү дә республиканың иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышында чагылыш табачак. Бу исә Европадагы партнерлар белән аралашу өчен яңа юллар ачылуга этәргеч бирәчәк.
Республикада ел тематикасы, традиция буенча, иң көнүзәк социаль мәсьәләләрнең берсен хәл итү белән бәйле булачак дип ассызыклап үтелде. Башкортстан соңгы 20 елда халкының тормышын яхшыртуда зур уңышларга иреште. Шул ук вакытта, республикабыздагы нәтиҗәле социаль сәясәт, нигездә, көчле икътисади ресурсларга таяна. Ә аның сакланып калуына һәм тагын да үсешенә без Президентыбыз Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге Башкортстан хакимиятенең алдан күрә белү сәясәте аркасында ирештек.
– Соңгы 20 елдагы тарих шуны күрсәтте: бары тик системалы дәүләт сәясәте булганда гына төбәкнең тотрыклы үсеше мөмкин, – диде Сергей Лаврентьев.
Быел Башкортстан РФ составында үз автономиясенең 90 еллыгын билгеләде. 1990 елның октябрендә, республика үзаллыгы турындагы Декларация кабул ителү белән, Башкорт-
станның демократик Русия Федерациясе составында заман-
ча үсеш чоры башланды.
Без һәрвакытта да һәр халык, һәр кеше үз тарихы белән горурланганда һәм илнең киләчәге өчен үзенең җаваплылыгын тойганда гына илнең үсеше мөмкин дигән идея яклы булып калабыз.
Шуларны исәпкә алып, Президент Советы 2010 елны Башкортстанда Республика елы дип игълан итәргә һәм аны Башкортстанның узган 20 еллыгына нәтиҗә ясарга һәм республика халыклары тормышында дәүләт ролен актуальләштерүгә багышларга кирәк дип хәл итте.
Гөлара Арсланова.
Төп максатыбыз – ярдәм итү
1992 елдан алып 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителде.
Ул инвалидларның проблемаларын игътибарга алуга, хокукларын яклауга, аларны сәяси, икътисади, мәдәни тормышка җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Шушы уңайдан без Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы җитәкчесе Акшенцов Юрий Николаевич белән сөйләштек.
– Юрий Николаевич, бу җәмгыять кайчан башлангыч алды?
– 1925 елның декабрендә оештык. 2010 елда 85 еллыгыбызны үткәрәчәкбез, Аллаһы боерса. Безнең җәмгыятькә 18 яшьтән әгъза булып керәләр. Балалар белән дә эшлибез, ләкин алар оешманың әгъзасы дип исәплән-
миләр.
– Оешманың төп максаты нинди?
– Реабилитацияләү, мөмкин-
лекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү. Интернатны тәмамлагач, аларга кайдадыр эшләргә кирәк, без аларга эшкә урнашырга булышабыз. Башкортстан респуб-
ликасында сукырларны эшкә алу юнәлешендә 4 предприятие эшли: Бәләбәй, Белорет, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләрендә. Әмма шуны әйтеп үтәргә кирәк, кризис аркасында безнең предприятиеләр бүген авыр хәлдә. Элек 1300 кеше эшләсә, хәзер 351 кешенең генә эш урыны бар.
Шулай ук безнең оешмада күрү сәләтен югалтучылар өчен «сөйләшә торган компьютер», китапханә, музей бар.
– Сукыр инвалидлар арасында сәләтле кешеләр дә күп була…
– Бар, әлбәттә. Музыкантлар, укытучылар, спортчылар, юрист-
лар, хәтта эшкуарлар да бар. Салават Низаметдинов безнең интернатны бетереп, БР композиторлар союзы рәисе булып эшләде. Сафин Булат Әнвәр улы – юрист. БДУның юридик факуль-
тетын тәмамлап, аспирантурада укый. Спортчылардан Рима Баталова, Сергей Себастьянов, Елена Паутова (җиңел атлетика), Стронин Андрей, Михаил Зимин (йөзү) – җыелма команда әгъзалары. Шулай ук түгәрәкләр, хорлар эшләп килә бездә.
Башкорт медицина колледжында инвалидлар өчен төркем бар. Анда өч ел укыйлар. Массажчы һөнәре алып чыгалар. Бездән 42 кеше укый. Сукырларны урамда йөртер өчен махсус өйрәтелгән этләр бар. Алар сукыр инвалидларга чират буенча бирелә. Киләчәктә яшьләр оешмасын төзергә җыенабыз.
Айгөл Әминева.
Көчегезне
сынап карагыз!
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә БР Президенты грантларына конкурс игълан ителде.
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иҗади проектларга ярдәм күрсәтү максатыннан, БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы тарафыннан Башкортстан Республикасы Президенты грантларына конкурс игълан ителде. Ул БР Президенты Мортаза Рәхимовның «БР мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтү турында»гы Указына ярашлы үткәрелә.
Гариза документларын тутыру һәм тапшыру тәртибе белән БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының сайтында (www. mknprb. ru) танышырга мөмкин.
Барча конкурс материаллары министрлыкка 2010 елның 1 февраленә кадәр, «грантлар конкурсы» билгесе белән, конвертта тәкъдим ителергә тиеш.
Агымдагы елда 100 мең сум күләмендәге Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге БР Президенты гранты белән 25 кеше бүләкләнгән иде. Тагын да 5 иҗади төркем 300 мең сумга лаек булды.
Гөлара ХАММАТОВА
|
|