|
|

62, 28 май, 2009 ел.
Вакыт белән санлашмаган авыл
Авыллар да шәһәргә якынаеп бетеп бара: газ-су кергән, кайсыберләре канализациягә кадәр ясап куя. Һәр гаиләдә җиңел машина диярлек, ире генә түгел, хатыны да выжылдап кына кайтып туктый. Шуңа берничә ел элекке кебек “кем машинасы булды соң бу?” дип тәрәзәдән яки койма ярыгыннан кызыксынып караган башлар да күренми. Кыскасы, авыл булдыра алганча шәһәрләшә бара.
Кырмыскалы якларына командировкага баргач, Иске Бәпеч авыл биләмәсе башлыгы Иштуганова Нурия Хәсән кызы: “Әйдәгез, мин сезгә чын авылны күрсәтим әле”, – дип алып китте. 18 яшеннән руль артыннан төшмәгән Нурия ханым безне асфальт төсе күрмәгән юлдан “ә” дигәнче алып барып җиткерде.
Тәрәзәләрдән төбәлгән караш
ларга ымлап: “Эш машинасы ремонтта иде, монысын танымый торалар шикелле”, – диде. Урам уртасына җитү белән, тимер атын туктатты да, чыгып, сызгырып җибәргән иде, шуны гына көтеп торгандай, капкалардан чыгучылар күренә башлады. Исәнлек-саулык сорашып, хәл-әхвәл белешеп алдылар. Нурия Хәсән кызы монда олысын да, кечесен дә исемләп белә. Авыл халкы, фотога төшерәчәге
безне белгәч, “матуррак киенеп килик әле” дип өйләренә тара
лышты. Без аңарчы авыл белән танышып алдык.Тулысынча...
Газ. Нефть. Технологияләр-2009
26 май көнне Уфада Русия нефть һәм газ сәнәгатьчеләренең сигезенче Конгрессы башланды. Шушы ук көнне башкаланың Спорт сарае каршында «Газ. Нефть. Технологияләр-2009» уникенче Халыкара махсус күргәзмә дә ачылды. Күргәзмәгә Русия, Германия, Чехия, Швейцария, Белоруссия, Казахстан һ.б. илләрнең нефть һәм газ тармагындагы соңгы казанышларына урын бирелде.
– Кризис җилләренә кара-мастан, республиканың нефть һәм газ тармагы үсештә, – дип билгеләде күргәзмәне ачу тантана-сында БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Сәнәгать һәм тышкы икътисади бәйләнеш-ләр министры Юрий Пустовгаров.
Русия Нефть һәм газ сәнә-гатьчеләре союзы президенты Геннадий Шмаль күргәзмәләрнең нәкъ кризис чорында аеруча кирәк булуын билгеләде. Вакыт-лыча гына булган кризис күренешләре проблемалар гына тудырмый, ә бәлки, үз көчеңне дөрес бәһалау, авырлыкларны җиңүнең нәтиҗәле юлларын эзләргә мәҗбүр итә.
Геннадий Шмаль зур форумның пленар утырышында тармактагы кризис күренешләрен җиңү буенча үзенең тәкъдимнәрен ишеттерде. Аның фикеренчә, тармакта кризис башлана гына әле. Авыр хәлдән чыгу юллары рецепты әлегә беркемдә дә юк. Русия нефть һәм газ сәнәгатьчеләре март аенда үзләренең чираттагы съездын үткәргән иде. Анда да кризисның тискәре йогынтысы дәвам итүе билгеләнде. Нефть табу 40 ел эчендә, ягъни 1960-2000 елларда 51дән 28 процентка кадәр төшкән. Бүгенге көндә җир астында 70 проценттан күбрәк нефть запасы бар.
Нефть табу буенча яңа җирләрне үзләштерү мөһимлеге турында әйтте Геннадий Шмаль. Моның өчен илгә Көнчыгыш Себердә нефть табу һәм эшкәртүне оештыру буенча комплекслы программа кирәк булачак.Тулысынча...
Халыкның тынычлыгын саклап…
Узган атнада Башкортстан депутатлары беренче укуда «пиротехниклар», ягъни төнге тынычлыкны бозучыларга каршы закон проекты кабул итте. БР Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары Рафаил Диваев аңлатуынча, бу закон проекты «халык арасында һәм предприятиеләрдә пиротехник чараларның күпләп таралуы белән бәйле» булуы аркасында барлыкка килгән.
Төнлә халыкның тынычлыгын бозган гамәлләр өчен закон проектының авторлары юридик һәм җаваплы шәхесләрне БРның «Административ хокук бозулар турында»гы Законның 44нче матдәсенә ярашлы, җаваплылыкка тарттырырга чакыра.
Төнге вакытта (кичке 11дән иртәнге 6га кадәр) тавыш, яктылык, яну продуктлары исләре чыгару белән бәйле булган пиротехника чараларын контрольсез куллануга чик куелыр һәм бу гамәлләр җәмәгатьчелектә тәртип булдыруга, халыкка эшләү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыруга булышлык итәр, дип көтелә.
Гөлара Арсланова.
«Игътибар, балалар!»
18 майдан 14 июньгә кадәр Уфа шәһәрендә искәртү операциясе үтә
Менә балалар да, ата-аналар да зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар килеп җитте. Бер яктан караганда, нинди иркенлек: мәктәпкә ашыгасы да, парта артында утырасы да юк. Ә икенче яклап…
2009 елның ел башын-нан алып 14 майга кадәр Уфа шәһәрендә 50 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Анда 1 бала һәлак булган һәм 50се төрле дәрәҗәдәге тән ярасы алган. Аварияләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда ким-рәк, ләкин бу әле тынычланырга дигән сүз түгел.
Русиядә уку йортларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен (ЮХК) өйрәтүне йөкләтүче күп кенә норматив доку-ментлар булса да, нәти-җәләр шуны күрсәтә: юл-транспорт вакыйгаларының яртысыннан күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар һәм үсмер-ләр гаебе белән килеп туа.
Бүген шуны әйтергә мөмкин: аварияләрнең күп санлы булуы балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә белмәве һәм юлларда югалып калулары турында сөйли.
Күпчелек юл-транспорт вакыйгаларының җәйге каникуллар чорына туры килүе бәхәссез. Бар балалар да җәйге лагерьләр һәм ял йортларында ял итми һәм күпләр көн буена үзенә-үзе хуҗа булып, урам гизә. Нәтиҗәдә, машина астына эләгүчеләр саны арта…
«Игътибар, балалар!» дип аталган операция кысала-рында җәмәгатьчелек ор-ганнары да, ата-аналар, хокук сакчылары да бәхет-сезлек очракларын искәртү өчен бергәләп көч салыр дип ышанам.
Мәгариф органнары, юл хәрәкәтенең яшь инс-пекторлары отрядлары һәм оешмалар һәм ве-домстволар белән берлектә, 1 июньдә Бөтендөнья ба-лаларны яклау көненә багышланган акция үткәрә-чәк. Аның кысаларында «Светофор» агитбригада-лары, «Балачакның хәвеф-сез юлы» дип аталган КВНда һ.б. чаралар үткәрү каралган.
Операция кысаларында шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы бала-лар һәм үсмерләрне ачык-лау өчен махсус рейдлар да үткәреләчәк.
Балалар гомере, сәламәт-леге өчен бар төр ысуллар да яхшы. Иң мөһиме – алар эшләсен генә!
Ф.Р. Хәмәдиев,
Ленин районы Эчке эшләр бүлегенең ЮХХДИ начальнигы.
Сабантуй батыры
Егерменче гасырның илленче еллары – Иске-Сүлле авылында Сабантуе. Мәйдан гөр килә, уйнау-шаяру, гармун тавышлары яңгырый. Атлар чабышканнан соң, халык көрәш мәйданына җыела. Күрше авылдан бик оста көрәшче килгән икән, авыл батырларын берәм-берәм җиңә. Ир-егетләрнең күңеле төшә. Шуны да җиңә алмыйсыз, җебегәннәр, дип хатын-кызлар да канга тоз сала. Шулчак Сабантуйны алып баручы, «Фазлетдин агайны алып менәргә кирәк, ләкин ат белән төшегез, ул җәяү менмәс», дигән әмер бирә. Иске-Сүлле авылында Фазлетдин исемле тирә-якта дан тоткан, атаклы көрәшче бар, ләкин ул Сабантуйларга, күңел ача торган урыннарга йөрергә яратмый икән. Озак үтенгәч, ат белән мендереп, Сабантуй беткәч төшереп тә куярбыз дигәч, Фазлетдин агай риза була.
Менә ике батыр мәйдан уртасына чыга, халык тып-тын кала. Акрын гына атлап йөргән, авыр холыклы Фазлетдин агай көрәш мәйданында ут кебек җитез булып чыга, күрше авыл батырының табаннары гына ялтырап кала, аны чирәмгә күтәреп тә суга. Сабантуй шау-гөр килә, Фазлетдин агайны күккә чөяләр. Шулчак Фазлетдин агай:
– Туктагыз әле, көрәшү ул әллә ни авыр эш түгел, сез мине ат белән төшереп куясызмы? – дип сорый. Кешеләр көлешә-көлешә:
– Фазлетдин агай, авылның данын җибәрмәдең, без сине ат белән түгел, кулга күтәреп тә төшереп куярбыз, – диләр, һәм арбага тәкәне дә салып, Фазлетдин агайны өенә илтеп тә куялар.
Бу вакыйгадан соң бик күп еллар үтте. Фазлетдин агай да инде күптән мәрхүм. Ә Иске-Сүлле авылында Сабантуйлар әле дә гөрләп үтә. Шунысы куанычлы: Фазлетдин агай кебек атаклы көрәшчеләр әле дә бар.
Әдип Шәнгәрәев.
Ярмәкәй районы,
Иске-Сүлле авылы.
|
|