|
|
Дуслашыйк,
язышыйк!
Безнең адрес: Omet79@mail.ru
(№110)
22 сентябрь, 2005ел
Юлык
авылының пар бизәге
Күптәннән,
бик күптәннән барып күрү теләгебез бар иде Юлык авылын.
Ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты — Баймак районының бердәнбер
татар авылы Юлыкның хозур табигатенә сокланып, күркәм
урамнары буйлап атлыйбыз. Менә генә бер тыкрыктан гармунлы
Хәлил, чишмә буеннан сыгылмалы көянтәсен күтәреп Галиябану
килеп чыгар төсле. Күңел кылларына ниндидер таныш моң,
илһам нуры сарыла...Тулысынча...
(№111)
24 сентябрь, 2005ел
Бәхетле
булырга нидер җитмәде
Булган
хәл
Мин
матур табигатьле Башкортстаныма үземнең бергә укыган
студент дусларым белән очрашырга кайттым. Тәтешле төбәкләренең
берсендә яши Әнисә дустым — яшьлек дустым. Егерме биш
ел буе тынгы бирмәгән бер соравымны бирдем аңа: «Очраштыгызмы
соң Айзат белән?» Күңелчән, һәрчак елмаюы йөзеннән китмәгән,
сөйкемле Әнисәмнең алсу йөзләре сүнде, «юк» дигәнне
аңлатып баш кына чайкап куйды. ...Балалыктан да чыкмаган
13-14 яшьлек кызлар идек без Уфа педучилищесына укырга
кергәндә. Әнисә белән бик тиз уртак тел таптык. Ул көлеп
сөйләшә торган, шундый чибәр, шаян холыклы кыз булды.
Группада бик күңелле иде. Әнисә минут эчендә шигырь
дә яза, такмаклап татарчага биеп тә җибәрә, кызыклар
сөйләп көлдерә дә. Кышкы каникулдан күбәләктәй очып
кына йөри торган булып килгән. Яшереп тормады, «Мин
гашыйк булдым, кызларкаем! — дип ярып та салды. «Ул
менә шундый, ул менә мондый», дип сөйләп туя алмый Айзаты
турында. Авылларына 10 классны гына бетереп килгән укытучы
егет икән ул. Уфа — Тәтешле юллары хатлар аша якынайганнан-якыная
бара. Хат артыннан хат, фотолар һәм открыткалар ява.
Айзаты бик чибәр: кара бөдрә чәчле, коңгырт кара күзле.
Сөйкемле, тыйнак та күренә Әнисә сөйләве буенча.Тулысынча...
Әхлак
Язмышлар
һәм ялгышлар
Бүген
суд булды. Шәрифәнең кызы Нәзирәне өч баласына аналык
хокукыннан мәхрүм иттеләр. Ирен чәнчеп тә бернинди җәза
күрмәгән кызыннан өч баласын тартып алгач, шаңкып калды
Шәрифә түти, беравыз тынсыз торды. Аякларын чак сөйрәп,
суд бүлмәсеннән чыкты. Чыгуына ук Нәзирәсенең яңгыратып
көлүен ишетте. — Нәрсә кайгырасың, әни, кайгырма. Боларын
алсалар, тагын табам мин. Яшем үтмәгән, чишмәм корымаган
әле. Дөньяда ир заты да бетмәгән. Хәзер дүртенче баланы
тапсаң, акчаны да мулрак бирәләр икән. Бөтенесенә үч
итеп, рәхәтләнеп эчәрбез, әни, сиңа да өлеш чыгарырмын,
ха-ха-хай!! Бу кадәр дә моңсыз булыр икән?! Суд ишегеннән
чыккан утырышчылар, нәфрәтле күз карашларын Нәзирәгә
төбәп, дәшми генә таралышканда алар да ишетсен, дип,
юри кычкырып әйтте бу сүзләрен Нәзирә. Шәрифәтти, хәлсезләнгән
буыннарын язарга теләп, якында урнашкан парктагы эскәмияләрнең
берсенә барып утырды. Утырды да авыр уйларының йомгагын
сүтәргә кереште. Нигә аның белән генә шулай?! Күршедәге
яшь килен әйткәнчә, нужәли бөтен бәхетсезлек бер рюмка
аракыдан башланды?.. Күрше киленгә (ул шәфкать туташы
булып эшли) моң-зарларын сөйли-сөйли дә ул, гел бер
җавап ишетә: — Бөтен бәхетсезлекнең башы, Шәрифә апакаем,
шул бер рюмка аракы инде. Күрше килен акыллы шул, бер
рюмка да эчми, артыгын да сөйләшми, кем авырса, шуңа
бара, кем зарланса, шуны тыңлый, кыска-кыска гына киңәшләрен
бирә, Шәрифә түтинең ничә оныгын инде үлемнән алып калды.
Аның да бит әтисе күп эчеп, чирләп үлгән иде. Бер энесе
бар, ул да бик акыллы, хәмерне авызына якын да китерми,
юкса, авылда эретеп ябыштыручыга йомышлары төшеп кенә
тора. Тегесен ямыйсы, монысын. Әниләре ничә ел инде
түшәктә, икесе дә, гаиләләре белән бергәләп, яшь бала
урынына әниләрен карыйлар. Ә Шәрифә чирләп китсә, кызларыннан
ни өмет? Берсендә бер инабат юк бит. Я, Хода?! Олы кызы
Рәхилә 10нчы класста укып йөргәндә командировкадагы
шофер егеттән авырга узды. Әтисе дә исән иде әле ул
чакта. Ярый, өйләнүен өйләнде тегесе, үзе янына алып
китте. Рус егете иде. Хәбәрләре ишетелеп тора. 4 балалары
бар инде хәзер... Ире эшләп йөри, ди, дә. Тик Рәхиләсе
1 ай эшләсә, 1 ай эчә, ди, шул. Кайта алганнары да юк.
Узган елдан алда бугай моннан «бүләк» итеп алып киткән
кызы Рида кайткан иде, 15 көнләп эчеп-тартып йөрде дә
китте. Юкса, әтисе, рус кияве, авыл җирендә төзәлмәс
микән диебрәк кайтарган иде дә, хатка шулай язган иде.
Исерек кызны ни, җәй буе авылның әле теге, әле бу сәрхүш
егете озатып йөрде.Тулысынча...
(№112) 27 сентябрь,
2005ел
Күрше
хакы
Фатир алырдан элек күршеңне
сатып ал, диеп әйтәләр. Ул юкка гына әйтелмәгән сүз
бит. Барыбыз да күршеләр белән яшибез. Шуның өчен, телисеңме-теләмисеңме,
кем булып күршең туры килә — шуның белән торырга туры
килә. Ярый әле, бәхетең булып, үзеңә ошаган күршеләр
туры килсә. Ә килмәсә? Өй алдында сөйләшкәндә дә, кычкырып
сөйләшмик — күршеләр ишетер, диеп кисәтсәләр, яисә кемгәдер
ризалык белдермәү турында үзара сөйләшкәнгә су өстәп,
араны тагын да ныграк бутау өчен «салам телефоны» булган
күршеләр булса? Мондый хәлләр бигрәк тә авылда күп очрый.
Мәсәлән, ике кодагыйның тату яшәве өченче кешегә ошамаган,
һәм ул аларның арасын бутаган. Ә кодагыйлар, имеш-мимешкә
ышанып, араларын өзгәннәр. Кодагыйлар, югыйсә, олы кешеләр
бит инде, аларга кеше сүзе белән түгел, ә үзләренчә
яшәргә кирәк тә соң... Без Уфа шәһәренең Минһаҗев урамында
сигез фатирлы, ике катлы агач өйдә тордык. Күршеләр
арасында олы пенсионер апалар да, күптән түгел өйләнешкән
яшь гаиләләр дә булды. Бәләкәй генә бүлмәләрдә торсак
та, бик тату яшәдек. Туган көннәрне, яңа ел бәйрәмнәрен
бергә үткәрдек. Шатлыкларны уртаклаштык, кайгыларны
бүлештек. Бәхеткә каршы, безнең өйне җимергәч, Дим бистәсенә
күчеп килдек, барыбыз да бер тугыз катлы өйдә яши башладык.
Шуның өчен яңа җирдә тору безгә бер уңайсызлык та китермәде,
тиз ияләштек. Элгәре, яшь вакытта, бәләкәй бүлмәләрдә,
газсыз һәм җылы сусыз торганнарны, «без дә шәһәрдә яшәгәнбез
икән», диеп искә алабыз. Белеп булмый, бәлки, шул авырлыкларны
бергә күргәнгә, барыбыз да туганнар кебек бер зур гаилә
булып яшәгәнбездер. Шул көннәрдә, Чишмә районы Яңавыл
авылында әнинең бертуган сеңлесе үлгәч, җирләргә бардык.
Гадәттәгечә, бөтен туганнар җыелды. Апаны авылда нык
хөрмәтлиләр иде. Гомер буе, пенсиягә чыкканчы, китапханәдә
мөдир булды, авыл Советы депутаты, агитатор булды.Тулысынча...
|
|