Республика яшьләре гәзите  
   

Приоритетные национальные проекты

Өмет

Реклама

 

Алло <Өмет> тыңлый

Билгеле билгесез дөнья

Танышулар тактасы

Ерактагы якын кардәшләр

Хәлең ничек, авыл?

Конкурслар

Сихәт

Елмаеп алыйк әле

Мин - яшь!

«Өмет»кә соравым бар

Язмыш

Сезнең хатлар

 

 

 

100, 27 август, 2009 ел.

Тәртип аларга да кагыла!


18 августтан Башкортстан җирлегендә яшәүче чит ил гражданнарын тикшерү башланды. Һәм… шул арада 600 кешене җаваплылыкка тарттырырга да өлгергән хокук сакчылары.


Бер атна эчендә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә, көнкүреш хезмәте фкүрсәтү, транспорт һ.б. өлкә объектлары тикшерелгән. Атап әйткәндә, башкаланың Киров, Октябрь, Орджоникидзе районнарында, Уфа районының Зубово авылындагы төзелеш объектлары, «Затон», «Северный», «Сакмар» базарлары, Чишмә районының «Овражки» бакча берләшмәсе тикшерелгән.
РФ административ хокук бозулар турындагы Кодекс матдәләренә ярашлы, хокук бозучыларга 2 меңнән алып 5 меңгә кадәр штраф салынган. «Легаль булмаган мигрант» операциясе республикада 28 августкача дәвам итәчәк.
Гөлара АРСЛАНОВА.

 

 

«Ихлас»тагы ихласлык


Бар мөселман дөньясы белән көтеп алган Рамазан аена кердек. Бу изге айда халкыбызда элек-электән бер-берсенә күңелле итеп ифтар мәҗлесләренә йөрешү йоласы яши. Бермәбер арта барган мәчетләребездә, мәдрәсәләрдә дә ул хәзер матур бер гадәти күренешкә әйләнде. Хәллерәк кешеләрнең хәтта кафе, ашханәләрдә дин-кардәшләрне җыеп авыз ачу табыннары үткәрүе беркемне дә гаҗәпләндерми. Чөнки Рамазан ае ул – бәйрәм. Бәрәкәт һәм сынау, сабырлык һәм кешенең үз нәфсесен җиңү ае.

Һәр елдагыча, башкалабызның «Ихлас» мәчете бик матур ифтар мәҗлесе үткәрде. Имам-хатыйб Мөхәммәт хәзрәт Галләмов бу юлы да дин кардәшләребез өчен чын мәгънәсендә бәйрәм оештырды. Мәчетнең конференция залында, аерым «балконда» – хатын-кызлар өчен, аста ир-атлар өчен бай нигъмәтләр белән өстәлләр әзерләнгән. Ишек төбендә «Хуш килдегез!» дип, һәркемне үзе каршы алды Мөхәммәт хәзрәт.
Бик җылы, матур үтте ифтар мәҗлесе. Һәм шушы мәчетне бүгенгедәй дәрәҗәгә җиткерү өчен үз хәләл көчен керткән шәхесләр һәм башка зыялыларыбыз да чакырылып, чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылган иде биредә. Ә инде башкалабызда гына түгел, республикабызда да танылып өлгергән «Илаһиләр» иҗат берләшмәсе килгән кунаклар күңелен күреп, Пәйгамбәребезгә мәдхия һәм башка мөнәҗәтләр бүләк итте. Пәйгамбәребезнең, коралга караганда җыр-моң гайрәтлерәк, дигән сүзләрен куәтләп, халкыбыз күңеленә илаһи нур салуда аларның дәгъвәте дә, һичшиксез, зур, дияр идем. «Ихлас» мәчетендә хезмәт итүчеләр кешеләрне рухи тәрбияләүдә һәм динебезгә хезмәт итүдә Аллаһы Раббыбызның рәхмәтендә булып, һәркемгә дә шундый ихласлык һәм иман насыйп итсә иде, дигән теләктә догада булыйк.
Вәсилә Камалетдинова.

 

Халыкны социаль яклау – изге бурыч

– Быел БРның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министр-лыгының эшчәнлеге Кризиска каршы чара-ларның комплекслы программасында куел-ган бурычларны тор-мышка ашыруга юнәл-телгән. Бу чараларның төп максаты булып бө-тендөнья кризисының тәэсире нәтиҗәләрен йомшарту һәм тот-рыклы үсеш проекториясенә чыгу тора, – диде БР хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында.
Утырышта күпсанлы мәсьәләләр каралды: министрлыкның беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре, киләчәккә бурычлар, мәшгульлек өлкәсендә кризиска каршы чаралар һ.б.
Фидус Ямалтдинов әйтүенчә, беренче яртыеллыкта хезмәт һәм халыкны социаль яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен тормышка ашыру өчен 5,2 миллиард сум акча бүленгән. Халыкны социаль яклауга юнәлтелгән барлык финанс бурычлар да үз вакытында һәм тулы күләмдә үтәлә.
Бүген министрлык алдында торган иң төп бурыч – хезмәт база-рындагы хәлләрне җайга салу, хезмәт законнары норма-ларының үтәлешен контрольдә тоту һ.б.
– Халык кеременең төп чыганагы булып хезмәт хакы тора. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрү – агымдагы елның 1 гыйнварыннан яңа түләү системасына күчерелде, – диде министр. – Гыйнвар-июнь айларына дәүләт учреж-дениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 24,7 процентка, ә муниципаль оешмаларда 22,9 процентка үскән.
Киңәшмәдә сүз шулай ук күп балалы гаиләләргә ярдәм, кереме аз булган гражданнарга, ветераннарга торак-коммуналь түләү-ләрдә субсидияләр бирү һ.б. мәсьәләләр хакында да барды.
Утырыш ахырында ведомст-воның уңышлы эшләгән хезмәт-кәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Гөлара АРСЛАНОВА.

 

 

“Сездә матур
яшиләр”

Республикада адвокатура институты 1922 елның 1 сентябрендә оештырыла. Әнә шул вакыттан бирле бу көн һәр елны билгеләнелә. Башкортстан адвокатурасы бәйрәмендә катнашыр өчен Уфага Русия адвокатлары федераль палатасы президенты Евгений Семеняко килде.
Йөк машинасы тиешле тизлекне арттырган һәм алдан барган транспорт белән аралыкны да сакламаган, дип хәбәр итә хокук сакчылар. Көчле бәрелеш аркасында йөк машинасы әйләнеп китә һәм бу мизгелдә автобус көтеп басып торган кызны бәреп, юл читенә тәгәри.
Автобуста бу минутта 50ләп пассажир була.
Әлеге вакытта тикшерүчеләр авариянең төгәл сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.

 

 

Шома
юлларны кемнәр сала?

«Уфа» аэропорты юлы янында «Автодор» предприятиесенең асфальт-бетон җитештерү корылмалары эшли. Әлеге корылмаларда заманча технологияләр буенча асфальт-бетон кушылмасы җитештерелә. Аның эше белән республика җитәкчесе Мортаза Рәхимов танышты.
Бөтен ил буенча гомум кулланылыштагы иң озын автомобиль юлы Башкортстанда – якынча 25 мең километр ул. Юлларның 90 процентка якыны каты катлам белән түшәлгән. Автомобиль юлларында 1700 күпер һәм юл үткәргечләр салынган. Һәм алар шоссе юллар кебек үк даими игътибар таләп итә.
Көзге сыман шома юллар салу өчен камил техника да кирәк. «Автодор» предприятиесе югары җитештерүчәнле юл-төзү техникасына һәм автотранспортка ия. Аларның саны 300дән артып китә. Алар чит илләрдән сатып алынган.
Бүгенге көндә бар куәткә уңышлы эшләүче асфальт-бетон корылмалары 1991 елда Президент Мортаза Рәхимов инициативасы белән булдырыла. Предприятие республикада беренчеләрдән булып асфальт җәюнең уникаль технологиясен куллана. Ул технологияләр берничә. Аларның барысы да юл салу сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

 

Әтисенең уң кулы

Фәхретдиновларны Сафар авылында гына түгел, Учалы районында да яхшы беләләр. Гаилә башлыгы Сәгыйть Сабит улы районда бердәнбер дирбияче (сбруячы) буларак дан тоткан оста. Останың бизәлгән, яхшы сыйфатлы сбруяларын күргән кешеләрнең бик сирәге генә җемелдәп торган тимер заклепкаларны аның унҗиде яшьлек кызы Ләйсән эшләве турында белә.

Мөлаем кыз әтисенең эш серләренә кечкенәдән өйрәнеп үсә. Шушы кәсепне үзләштерүе аңа Кырмыскалы авылында узган республика «Шәҗәрә» бәйгесендә җиңү яуларга ярдәм иткән дә инде.
– Республика мәктәп укучылары өчен Туган тел көне үтәчәге турында башкорт теле һәм әдәбияты укытучысыннан белдем, – дип хәтерли Ләйсән. – Рәмзилә Әнвәр кызы доклад әзерләүдә ярдәмләште. Алтынчы буынга кадәр нәсел җебемне белгәнгә күрә баштарак шәҗәрә әзерләү уе туган иде. Соңрак «Халык кәсепләре» номинациясе барлыгы турында ишеткәч, киңәшмәдә катнашу-чыларны әтиемнең яраткан эше белән таныштырырга булдым.
Оста куллары ясаган сбруя, ияр, камытлар комиссия әгъзаларын чиксез сокландыра. Халык кәсебен энәсеннән җебенә кадәр үзләш-тергән яшь кыз да жюри әгъзаларын таң калдыра. Дистәләрчә бәйгечеләр арасында Ләйсәнгә тиңнәр табылмый. БР мәгариф министры урынбасары Артур Сурин булдыклы кызны бүләкләгәндә, әгәр гран-при каралган булса, һичшиксез, ул аны Сафар мәктәбе укучысына тап-шырган булыр иде дип әйткән.
Фирүзә ЗАРИПОВА.
Учалы районы.

 

 

Кичәгене уйлап, иртәгәне юрап


Язның ташкыны үтеп, су ярларына кайту белән әнием елгага төшеп вак ком белән җиз самоварын һәм батмусын ышкып ала торган иде. Гомумән, яз – самоварның юшкыннан, киртә-кураның кышкы тизәктән тазарыр-арыныр мәле. Кеше күңеле дә һәр яз саен яңарып, кайгы-хәсрәттән, хәбәр-гайбәттән сафланып калган-дай. Алкын су яр буе чүп-чарын агызып алып киткән шикелле, заман җилләре йөрәкләребезне золымлык-тан, ялганлыктан, куркаклыктан котылдыра. Акрынлап, хаталар һәм чигенүләр аша, без асылыбызга, гомумкешелек кыйммәтләренә әйләнеп кайтабыз.
Тулысынча...

 

Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
      1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 253-25-22,
253-63-31

Хат алышу


статистика посещений