Республика яшьләре гәзите  
   

Приоритетные национальные проекты

Өмет

Реклама

 

Алло <Өмет> тыңлый

Билгеле билгесез дөнья

Танышулар тактасы

Ерактагы якын кардәшләр

Хәлең ничек, авыл?

Конкурслар

Сихәт

Елмаеп алыйк әле

Мин - яшь!

«Өмет»кә соравым бар

Язмыш

Сезнең хатлар

 

 

 

138, 1 декабрь, 2009 ел.

 

Унөч ел көткән бәхет

Башкалабыз Уфада яшәүче Гүзәл һәм Әлфир Насыйровлар гаиләсендә берьюлы өч сабый туды!

Изге уй-ниятләр белән матур гаилә корып җибәргән һәрбер яшь пар зур түземсезлек белән бәби үстерергә хыяллана. Әмма кайберәүләргә газиз нарасыйны кысып сөю бәхете тиз генә насыйп булмый шул. Бу шатлыклы мизгелне еллар буе көтәргә туры килә. Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәүче яшь гаилә – Гүзәл һәм Әлфир Насыйровларга шушы көннәрдә, 13 ел көткәннән соң, ниһаять, сабыйларын кулга алу бәхете тиде. Берне генә дә түгел, өчне! Тулысынча...

 

 

 

 

 

Безнекеләр булдыклы!


Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары яхшы белемнәре һәм уңганлыклары белән Германия фермерларын шаккатырган.

Ветеринария медицинасы факультеты студенты Елена Хәмзина APPOLLO программасының практика нәтиҗәләре буенча Херршин фермерлар мәктәбенә укырга чакыруга лаек булган. Ә Динара Сәмигуллина исә «ЭКОНива» немец-рус агрофирмасының махсус белем стипендиясен алачак. Агрономия факультетында белем алучы Лилия Хәбибрахмановага исә практикасын 2010 елның язына кадәр озайтырга тәкъдим ясаганнар.
Чит илләрдә практика узган 36 студент бүген инде университетта укуларын дәвам итә. Чит ил партнерлары белдерүенчә, БДАУның барлык студентлары үзләрен югары уку йортының лаеклы вәкилләре итеп күрсәткән. Гөлара Арсланова.

 

 

 

 

 

Икенчегә шартлаттылар

Кеше гомеренең күпме өлеше юлда үтә торгандыр, билгесез. Ләкин аз түгел икәне хак. Мәскәү – Санкт-Петербург арасында йөрүче “Невский экспресс”та әллә күпме кешеләрне кирәкле урыннарына алып барып җиткерә. Ләкин үткән атнада 26 кеше өчен ул соңгы тукталыш булды. Бу – бүгенге Русия тарихында тимер юлга ясалган террор һөҗүмнең иң зуры.
Мәскәүдән Санкт-Петербургка барган “Невский экспресс” җомга көн кич Новгород һәм Тверь өлкәләре чигендә бәлагә очрады. Шартлау нәтиҗәсендә 14 вагонлы поездның арттагы дүрт вагоны рельслардан чыгып китеп, аларның берсе тулысынча җимерелде. Соңгы мәгълүматларга караганда, 26 кешенең гомере өзелде, 2 кеше хәбәрсез югалган дип санала, 100дән артыгы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәләргә озатылды.
Әле һәлакәт сәбәпләре тикшерелә. Федераль хәвефсезлек хезмәте “Невский экспресс” поездының чыннан да шартлатылуы турында рәсми рәвештә белдерде. Бу хакта ФСБ башлыгы Александр Бортников Русия Президенты Дмитрий Медведевка хисап биргәндә әйтте. Аның сүзләренчә, поезд 7 кг. тротил куәтендәге бомбадан шартлаган. Тикшерү эшләре барышында тагын бер шартлаткыч шартлады. Эксперт-лар фикеренчә, икенче шартлат-кычның нәкъ тикшерү өчен тәгаенләнгән булуы ихтимал. Гомумән, бу һәлакәт алдан нык уйлап эшләнелгән. Җомга кич, вагоннарда бер буш урын да юк вакыт, шартлау урыны кешеләр яшәгән пунктлардан ерак урнашкан... Шуңа ярдәм дә 1,5-2 сәгатьтән генә килеп җитә ала.
Прокуратура “террорчылык” һәм коралларның законсыз әйләнеше” маддәләре нигезендә җинаять эше ачты. Шик төшкән кешеләрнең якынча фоторәсемнәре ясалган. Җинаятьчеләрнең кем булуы әлегә төгәл билгеле түгел. Терактны махсус әзерлек үткән һәм хәрби хәрәкәтләр тәҗрибәсе булган кешеләр баш-карганы көн кебек ачык. Хокук саклау органы хезмәткәрләре тәү чиратта законсыз коралланган формирование-ләрнең барысын да тикшерәчәк. Экспертлар билгеләвенчә, гадәттә ике тапкыр шартлатуны Төньяк Кавказ боевиклары куллана, шуңа шик әле аларга төшә.
Исегезгә төшерәбез, “Невский экспресс”ны соңгы ике елда икенче тапкыр шартлаттылар. Мондый шартлау 2007 елның августында булган иде. Ул вакытта үлүчеләр булмады, 60 кеше зыян күрде.
Әле каза булган җирдә поездлар хәрәкәте тергезелгән. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә һәм каза күрүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

 

 

 

 

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.


Русиядә СПИДны иң беренче булып Ерак Африкада тәрҗемәче булып эшләп кайткан К. тарата башлый. Ул 22 кеше белән элемтәгә керә. Беренче тикшеренүләрдән соң ук 5 кешедә ВИЧ барлыгы беленә. Бу 5 кешегә тагын 24 партнер туры килә. Бу кешеләр җенси юл белән генә түгел, чирлеләргә кан биреп тә, иммуноглобулин, альбумин ясау өчен кан тапшырып та чир тарату процессын тизләтәләр.

Бу чирне 21нче гасырның чумасы дип йөртсәләр дә, аңлатма бирүчеләр бик аз.
Иммунодефицит – организмның вирус белән көрәшә алмавы, аның тукымасын, күзәнәкләрен яңадан тергезә алмый башлавы билгесе. Иң башта бизгәк башланып, лимфа төеннәре зурайгач, ангина, тәндә сыткылар күбәя. Берничә айдан исә канда каршы тәнчекләр барлыкка килә. Ә инде ВИЧ билгеләре булып эч китү, ябыгу, югары температура тора. Тагы да шуны истә тотарга кирәк, чирнең «ябык чоры» да бар. Ул берничә атнадан алып берничә елга кадәр барырга мөмкин.
Медиклар фикеренчә, вирус үзе генә үрчи алмый, моның өчен аңа кеше күзәнәгенә үтеп керүе, күзәнәк төшенең аксымнар урынына вирус үрчетүе кирәк. Яңа вируслар күзәнәкнең тышчасын ерталар һәм кан тамырларына үтеп керәләр, анда яңа күзәнәкләрне зарарлыйлар. Зарарланган күзәнәкләр иртәме, соңмы үлә. Вирус иммун системасы күзәнәкләрен генә файдаланырга мөмкин, шуңа күрә иммун системасы барыннан да күбрәк зыян күрә. Кешедә иммунодефицит шулай барлыкка килә.
Чирне йоктырган кешегә нинди җәза бирелә икән дигән сорау белән юридик факультет студентларына мөрәҗәгать иттек. РФ Җинаятьләр Кодексының (13 июнь, 1996) 122нче маддәсенә ярашлы, чирле кешене, белә торып, СПИДны таратып йөргәне өчен 5 елга төрмәгә утыртып куярга мөмкиннәр. Әгәр дә авыру балигъ булмаган партнерына чир йоктырса, аны 8 елга да ирегеннән мәхрүм итәчәкләр.
Интернеттан алынган мәгълүматлар буенча, ВИЧ белән авыручыларның саны җир шарында 1 миллионнан артык дип билгеләнә. Бу санны СПИДка каршы көрәш үзәгенең җитәкчесе Вадим Покровский әйтә. Русиядә чирдән азапланучылар саны 495 меңгә якын булса, Башкортстанда исә 9 меңнән артык кеше чирле дип табылды. Теркәлгәннәр санын 3кә тапкырларга кирәктер, чөнки ул артканнан-арта бара: һәр көнне 100 кешегә өстәлеп тора.
Ә ВИЧлы кешеләр белән нишлиләр соң? Аларны дәвалыйлар. Дөресрәге, кыйммәтле дәвалау терапиясе белән нормаль яшәргә ярдәм итәләр. Шундый бер терапия 10 мең доллар тора, ләкин наркоман булмаган пациентларга ул бушлай. Әлбәттә, беренче чиратта балаларны, балигъ булмаган балаларның ата-аналарын дәваларга ашыгалар табиблар.
ВИЧлы кешенең гомер озынлыгы бик күп факторларга бәйле: 2-3 елдан алып 15 елга кадәр сузылырга мөмкин. ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең 70 проценты наркотик куллану аркасында чирләүчеләр. Чөнки энә очындагы бер генә тамчы кан да вирус йоктыра ала. Җенси мөнәсәбәт вакытында, ана сөте аркылы да күчә ул. Ә менә үбешү вакытында СПИД эләктереп булмый, чөнки вирус тиредә яшәми, төкерек вирус яшәү өчен җитәрлек түгел. Бу чирне тулаем дәвалап бетереп булмый, бары тик кешенең гомерен бераз озайтырга гына мөмкин. Шулай булгач, бу якты дөньяда күпме гомер кичерәчәгебез тик безнең кулда. Ләйсән Мөэминова.

 

 

 

 

Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
  1 4 3 4 5 1
2 8 4 10 6 12 8
9 15 11 17 13 19 15
16 22 18 24 20 26 22
23 29 25 31      
 

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 253-25-22,
253-63-31

Хат алышу


статистика посещений