Республика яшьләре гәзите  
   

Приоритетные национальные проекты

Өмет

Реклама

 

Алло <Өмет> тыңлый

Дөнья

Ерактагы якын кардәшләр

Хәлең ничек, авыл?

Конкурслар

Сихәт

Елмаеп алыйк әле

Мин - яшь!

«Өмет»кә соравым бар

Язмыш

Сезнең хатлар

 

 

 

«Өмет» гәзите Русия каталогына кертелгән. Аңа илебезнең бар төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.

 

 

49-50, 1 май, 2010 ел.

 

Йөрәктә май балкышы

1 май – көтеп алынган һәм сизелми үтеп китә торган бердәнбер үзенчәлекле бәйрәмдер ул. Календарьнең күпсанлы кызыл битләре арасында бүгенгесе аерым урын алып тора. Шәһәрләрдә «Беренче май» проспекты, авылларда «Беренче май» урамы бар. Без майның үзен дә шул беренче көне өчен көтәбез төсле. Тик нинди бәйрәм соң әле ул? «Тынычлык. Хезмәт. Май.» Йөрәкләргә сеңеп калган шушы өч сүздән артык тагын нәрсә әйтә алабыз без аның турында?

Май бәйрәменең тарихы без уйлаганнан ераккарак китә икән ул. 3 мең ел элек борынгы Италия халкы җир һәм уңыш алласы Майяга табынган. Нәкъ аның хөрмәтенә язның соңгы аен «май» дип атаганнар да инде. Ә беренче көнендә күңел ачулар Майядан язгы хезмәтнең бушка китмәвен, мул уңыш сорауга бәйле булган. Бәйрәм тиз колач җәеп бик күп илләрдә үткәрелә башлаган. Әмма Европада христиан дине таралган саен, чиркәү әлеге мәҗүси бәйрәм белән катырак көрәшкән һәм XVIII гасыр азагына тыйган.
Яңа төсмер белән бәйрәм XIX гасыр ахырында кайткан. 1886 елның 1 маенда АКШ һәм Канаданың социалистик, коммунистик оешмалары эш көнен 8 сәгатькә әйләндерүне таләп итеп, демонстрациягә чыкканнар. Җыелган халыкны тараткан вакытта Чикагода алты кеше һәлак булган. Полициягә каршы протест белдереп чыгышлар башланган. Шартлату нәтиҗәсендә 8 полицейский һәлак булган. Аларның үлемендә 4 эшчене гаепләп кулга алганнар һәм үлемгә хөкем иткәннәр. Шуннан соң II интернационалның Париж конгрессында хөкем ителгән эшчеләрнең истәлегенә 1 майны Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне дип игълан итәләр. Бу 1889 елда була.
Русиядә исә 1 май беренче тапкыр 1890 елда билгеләп үтелә. Алдагы елда Петербургта беренче маевка – эшчеләрнең яшерен җыелышы үтә. Ә 1897 елдан демонстрацияләр үтә башлый.
1917 елда беренче тапкыр рәсми рәвештә бәйрәм итәләр. 1 май бәйрәме кызыл төс ала һәм күп еллар Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. Тик тора-бара бәйрәм сәяси эчтәлеген югалта. 1990 елда СССР һәм КПСС җитәкчелеге соңгы тапкыр Беренче май демонстрациясен сәламләп трибунага менә. 1992 елда инде бу көн Яз һәм хезмәт бәйрәме буларак үткәрелә. Тулысынча

 


Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән якты Яз һәм Хезмәт бәйрәме – Беренче Май белән котлыйм! Ул безнең өчен тиздән бөтен кешелек дөньясы 65 еллыгын билгеләячәк Бөек Ватан сугышында җиңү белән дә мәңгелеккә бәйләнгән!
Соңгы дистә елларда нәтиҗәле хезмәт һәм табигатькә хас яңару Башкортстанның стратегик үсеш курсы нигезе булды дип ышанычлы расларга мөмкин. Республикада яшәүче һәркемнең киеренке эше белән аның икътисадтагы, социаль һәм мәдәни-рухи өлкәләрдәге бөтен планнары һәм матур казанышлары, халык яшәешенең дәрәҗәсе һәм сыйфатының өзлексез үсеше бәйләнгән. Безнең уңышларыбыз төзүчеләр, игенчеләр, терлекчеләр, укытучылар, табиблар, инженерлар, эшчеләр, иҗади интеллигенция һәм идарәчеләр, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар коллектив-
ларының көндәлек хезмәтләреннән гыйбарәт.
Һәм Республика елы билгесе астында үтүче бу ел да башкаларыннан аерылмый. Һәр көн ниндидер мөһим яңалык алып килә. Торак йортлар, мәктәпләр, дәваханәләр, шифаханәләр, мәдәният сарайлары, социаль хезмәтләндерү учреждениеләре, физик культура һәм спорт объектлары, юллар һәм күперләр, газ челтәрләре һәм телекоммуникацияләр төзелә. Шәһәрләр һәм авылларыбыз яңара, бөтен республика ямьләнә. Аны юкка гына Русия Федерациясенең энҗесе димиләр! Башкортстан әйдәүче төбәкләрнең берсе буларак илнең күпьяклы үсешенә, аның дөньяда тоткан урынын ныгытуга лаеклы өлешен кертә.
Бездә хезмәт кешесен, новаторларны, производство алдынгыларын, хезмәт гаиләләре һәм династияләрен хөрмәтләү, данлау буенча гүзәл традиция яши. Алар киләчәктә дә игътибар үзәгендә булачаклар. Республикада дәүләт власте, профсоюзлар һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең яхшы социаль партнерлыгы, үзара эшчәнлеге оештырылган. Хезмәт-
чәннәр, ветераннар һәм инвалидлар, яшьләрнең нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге, законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен шартлар тудырыла.
Республикада яшәүче һәркемнең хезмәт тырышлыгын берләштереп, иҗади омтылыш, югары активлык һәм җаваплылык күрсәтеп, без икътисадның инновацион үсешен һәм конкуренциягә сәләтен, социаль өлкәне ныгытуны, халык иминлеге һәм яшәү сыйфатын күтәрүне тәэмин итәбез.
Бу язгы бәйрәмдә сезгә ныклы тазалык, яхшы кәеф, изге башлангычларыгызда уңышлар телим! Гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет телим!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

Башкортстан Республикасы Президенты
М. Рәхимов.

 

 

 

 

Беренчелек –
“Безлеләр”дә

Билгеле, кешеләрнең гел яшь булып каласылары килә. Ә һәрчак яшь булуның гади генә сере бар –тормышта елмаеп-көлеп, яхшы кәеф белән атласаң, күңелләр гел 18дә була ул. КВНчылар бу серне беләләрдер, мөгаен. Чөнки алар ел саен башкорт һәм татар командалары арасында көлке һәм юмор республика фестиваленә җыелалар.
“Шаян уен” көлке һәм юмор фестивале быел 6нчы тапкыр үтте. Башка елларда командалар саны шактый булса (2008 – 22, 2009 – 11 иде), быел бирегә 7 (3се татар, 4се башкорт) команда җыел-
ды. Стәрлетамактан 2 – “Страйк” һәм “Баста”, Чакмагыштан “Безлеләр”, Кушнаренкодан “Рәхәт”, Мәләвездән “Ипотека”, Әбҗәлилдән “Ох, эй!” һәм башкалабызның Ф.Мостафина исемендәге 20нче санлы башкорт гимназиясенең “XX централ” командалары җыелды.
Барлыгы ике конкурс: “сәламләү” һәм “разминка”да көч сынашты уенчылар. Исландия вулканы, тулай торак, ир белән хатын хыянәте, Укытучылар елы, имтиханнар вакытында ришвәт бирүләр, Республика елына , тормыш-көнкүрешкә бәйле шаярулар яңгырады фестивальдә. Көнүзәк тема – Дим базары ябылуы да читтә калмады. Әйткәндәй, бу командалар “Шаян уен”да гына түгел, башка КВНнарда да еш чыгыш ясыйлар. Еш кабатланган көләмәчләр дә булгалады. Шулай да Кушнаренко районының “Рәхәт” командасының чыгышы үзенчәлекле булды, минемчә. Гламурлы “Страйк”лар телевидениедә барган интерактив уенны кызык итеп сурәтләде, “Ипотека”ның “Гайбәтче ирләр аноним клубы” хакындагы шаярулары яңалык булды. Тик бертуктаусыз хатын-кызлардан көлүләре генә ошамады. Әбҗәлил командасына тизлек, экспрессия җитмәде төсле. Ә менә “XX централ”ның чыгышы студент шулпасын чөмергән студент-
ларныкыннан кайтышрак иде.
Нәтиҗәдә Гран-при “Безлеләр”дә, I урын – “Ипотека”, II урын – “Ох, эй!”, III урын – “XX централ” командаларында. Калган командалар төрле номинацияләрдә билгеләнде.

Әлфия Бикмурзина.

 

 

 

Демографик проблемалар

Уфада “Башкорт халкының демографик үсеш проблемалары” исемле “түгәрәк өстәл” үтте. Бөтендөнья башкортларының III корылтае алдыннан оештырылган бу чара зур әһәмияткә ия, дип ассызыкланды анда. Чөнки халыкның бүгенге демографик үсеше аның киләчәгенең күп аспектларын билгели. Әйткәндәй, корылтайның бер секциясе дә шушы темага багышланачак.

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе демографик процесслар турындагы чыганакларның җайлап югалуы башкорт халкының торышына кагылышлы хәлне, аның үрчүен дөрес билгеләүдә кыенлыклар тудыра дип ассызыклады.
Бүген башкорт этносының демографик үсеше башлыча урбанизация һәм аңа бәйле процесслар: затлар нисбәтенең үзгәрүе, ассимиляция процессларына дучар булу, гаиләләрдә балалар саны кимү һәм башка күренешләр белән билгеләнә. Боларга үлүчеләр санының артуы, гомер озынлыгы кыскалыгы да өстәлә. Икенче яктан, башкортларның күпчелеген авыл халкы тәшкил итә. 2002 елга халык санын алу мәгълүматлары буенча бу күрсәткеч 57,6 процент булган. Ә авыл җирендә, сер түгел, социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе сизелерлек артта, эшләрнең күбесе авыр физик көч таләп итә, шәхескә үз сәләтен ачу өчен мөмкинлекләр чикле. Шуңа яшьләр шәһәргә китүне хуп күрә, һөнәр үзләштергәннәре дә кайтырга ашкынмый. Нәтиҗәдә буыннар арасында зур аерма барлыкка килә, авыл җиренә кадрлар җитми, буйдаклар саны арта. Хезмәт яшендәге ир-атларның эчкечелеккә сабышуы, үзенә үзе кул салуы да – бүгенге проблемаларның берсе. Алар, билгеле, демографик күрсәткечләрдә чагыла.
Чара соңында резолюция кабул ителде. Анда башкорт халкының демографик проблемаларын хәл итүгә, аның милли үзаңын үстерүгә һәм туплауга юнәлтелгән тәкъдимнәр телгә алынды.
Язгөл ЮНЫСОВА.

 

 


 

Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
 
2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31  

Безнең адрес: Революционная 167/1; телефоннар: 253-25-22,
253-63-31

Хат алышу


статистика посещений